Алабуга нуры

Тукай

Тукай бөек, бу - хакыйкать. Бу сүзләрне без шул хәтле еш кабатлыйбыз, мәктәпләрдә балаларга сеңдерәбез, инде өйрәнеп беткәнбез, хәтта бөеклекнең нәрсәдә икәнен уйламыйбыз да. Шигъри осталык, эчтәлекнең фәлсәфи тирәнлеге җәһәтеннән Тукайдан да югарырык торганнар бардыр бәлки. Ләкин нәкъ менә Тукай халык күңеленә юл таба алган, нәкъ менә Тукайны инде ничәмә...

Болар буш сүзләр түгел, ул чыннан да шулай. Шагыйрь иҗатын тирәнтен өйрәнгән галим Ибраһим ага Нуруллин вафатыннан соң Тукайны күмү турында болай яза: "Мондый тамашаны Казан урамнары беркайчан да күрмәгәндер... Озатучылар агымы кушылып торучылар хисабына буйга озыная, иңгә киңәя бара. Печән базарына җиткәндә, урам ерып йөргесез хәлгә килә".
Шагыйрьнең вафаты бөтен халык кайгысына әйләнә... "Бу көнне - дип дәвам итә Ибраһим Нуруллин - нәшриятларның, китап кибетләренең, редакцияләрнең ябылуы; мәдрәсәләрдә укуларның тукталуы; газеталарның бер атна буе Россиянең төрле почмакларыннан килгән кайгы телеграммаларын игълан итүләре - болар бар да әнә шул турыда сөйли иде". ( Нуруллин И. Тукай. Казан: 1979).
Менә ул - Тукайның бөеклеге. Ул халык гамен кайгыртып яшәгән. Шул гамь белән үзен яндырган. Тукай, бүгенге кайбер шагыйрьләр кебек "минем йөрәгем яралы", "йөрәгемне яраладылар" дип шәхси хисләр белән генә яшәми, ул хәтта үз күңел тибрәлешләрен дә җиһан белән, дөнья белән бәйли:
Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңелем кошы,
Шат яратса да, җиһанга ят яраткан раббысы.

Әнә шуның белән Тукай татар шагыйре генә булудан туктый. Ул инде Россиянеке генә дә, хәтта төрки халыкларныкы гына да түгел - ул бөтен дөньяныкы. Чөнки аның иҗатында татар халкы мәнфәгатьләре генә түгел, ә гомумкешелек кыйммәтләре урын алган. Шагыйрь үзе дә тар милли омтылышлар белән генә яшәмәвен, ә җир йөзендәге халыклар белән яшәвен, үз милләтенең дә алар арасында лаеклы урын алырга хокуклы һәм тиеш дип билгели. Аның өчен шигъри сүз һәм шигърият шул юлдагы бер чара. Шуңа күрә ул Пушкинга болай дип мөрәҗәгать итә:
Тиңдәшсез шагыйрь булдың (афәрин!) Пушкин Александр!
Минем дә дәртем - теләгем нәкъ синең дәртең белән бер.

"Тукай шигърияте - дип яза Тәлгать Галиуллин - җиһанга ямь, яктылык бөркеп торучы, туң катлауларны эретеп, җиргә, күңелләргә җылылык бирүче кояш кебек үзенә бер илаһи көчкә ия. Чөнки аның иҗаты тар кысаларга сыймый, халкыбызның "хәсрәт көен көйләп", авыр үткәне белән саубуллашып, киләчәк өчен көрәшергә өйрәтә, шуңа чакыра". ( Галиуллин Т. Шигърият баскычлары. Казан: 2002).
Бервакыт диплом яклауда утырам. Төгәл хәтердә түгел, ләкин бер язучының иҗатында әхлак мәсьәләләренең куелышы дигәнрәк темага язган икәнлеге истә. Әйбәт сөйли, матур сөйли, комиссия рәисе сорый: "Хезмәтеңнең актуальлеге нәрсәдә?" Кыз ык-мык итә. Мин уйлыйм, " И, Алла, моннан да җиңел сорау юк бит инде. Җавап бер генә - әхлак, мәңгелек кыйммәт буларак, һәрвакыт актуаль. Ул беркайчан да искерми". Тукай иҗаты да шулай - космик заманда, компьютер, интернет патшалыгында, финанс пирамидалары коллыгында яшәсәк тә, кеше күңеле уннарча йөз мең ел элек нинди булган, шундый булып кала. Иң авыр вакытта кеше элек тә, хәзер дә Аллага сыена, күңеле тулганда әнисен исенә төшерә, ямь табар өчен табигатькә чыга... Бүген, һәр җирдә террорчылык куркынычы янаганда, фашизм янәдән башын калкытканда, аерым финанс группалары мәнфәгатьләре бөтен дөнья халыкларын бер-берсенә дошманлаштырганда, Тукай иҗаты яңадан укуны, яңадан өйрәнүне таләп итә. Яшь буынны да, өлкәннәрне дә без шагыйрь яшәеше мисалында, аның мәңге искерми торган иҗаты ярдәмендә дә тәбияләргә тиеш.
Шагыйрь өчен аерым халыклар юк. Ул берсен дә яманламый да, мактамый да. Ләкин, үзебезенең күркәм сыйфатларны күрә белү лязем, моның өчен исә бүтән халыклар тәҗрибәсенә мөрәҗәгать итү, кулга-кул тотынышып яшәү кирәк:
Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам,
Әкрен-әкрен югарыга үрләп барам;
Тау башына менеп кычкырмакчы булам,
Биек җир бит, егълырмын дип шүрләп калам.

Тукай рус иҗат әһелләренә мөрәҗәгать иткәндә аерымлыкларны да күрә, чөнки рус әдипләренең дәүләтчелеге бар, мөмкинлекләре зуррак, моны инкарь итеп булмый, шуны истә тотып, шагыйрь болай ди:
Хәзрәти Пушкин авылда язды үз "Евгениен"
Мин исә җырлыйм фәкать монда бәрәңгенең көен.

"Әлбәттә, - дип күрсәтә Тәлгать Галиуллин - "бәрәңге көе" - шартлы алым, метафора, аны туры мәгънәсендә кабул итәргә ярамый. Тел төбеннән гади халык тормышына, аның моң-зарына, шатлык-кайгысына кынлык фикере сизелә" (Галиуллин Т. Шигърият баскычлары. Казан: 2002).
Тукай иҗаты - үзе бер дөнья. Иманым камил, аны һәр чор, һәр буын укыячак, ул һәрвакыт изгелеккә, татулыкка өндәүче шигърият булып калачак. Аның дөнья әдәбиятындагы лаеклы киләчәк буын әле билгеләячәк, үз сүзен әйтәчәк.
Гомәр ДАУТОВ

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: