Алабуга нуры

Тукай – язның умырзаясы ул

Бөек шагыйрь экология фәнен өйрәнмәсә дә, яшәү йортыбыз булган җир һәм анда яшәүчеләрнең тормышы өчен борчылган. Тукай фикеренчә, кеше табигатьне яратырга, сакларга, аның белән хозурланырга, аның кочагына омтылырга тиеш.

Габдулла Тукай язгы ташулар вакытында дөньяга килгән һәм беренче тургайлар сайраганда мәңгелеккә күчкән, ә арада нибары 27 еллык кыска гына гомер. Шуның 8 елын ул иҗатка багышлаган, дүрт йөздән артык шигырь, 9 поэма һәм 50 биткә якын проза әсәре язып калдырган.

Тукай иҗаты күпкырлы. 26 апрельдә шәһәр үзәк китапханәсендә үткән чара Габдулла Тукай иҗатында экология темасына багышланды. Кичәбезнең кунаклары - Алабуга шәһәрендә эшләп килүче "Чулман" әдәби берләшмәсе вәкиле, мәгариф отличнигы, балаларга биология фәнен укыткан (бүген лаеклы ялда), берничә шигырь китабы авторы Тәслимә Каримова, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Гөлзадә Әхтәмова булды.

Габдуллла Тукай яшәгән һәм иҗат иткән заманнарда кешеләр бүгенгедәй экологик катастрофа алдында тормаган. Җир йөзендәге һәр җан иясенең сәламәтлеге, табигатьнең матурлыгы турыдын-туры экологиягә бәйле. Җирнең матурлыгын, һаваның сафлыгын саклау мәсьәләләре Габдулла Тукайны да бик борчыган, ул бу турыды уйланган. Шагыйрь фикеренчә, дөнья матур, шул матурлыкны күп вакыт кеше үзе үк бетерә. Аның иҗатында кеше яшәгән бердәнбер урын буларак, җир күпмегә түзәр икән дип хафалану да чагыла. Шулай да Габдулла Тукайның табигатькә, туган ягына багышланган шигырьләре аның саф табигатькә дан җырлаудан гыйбарәт. Кырлай урманнарының матурлыгы, сихри тылсымы аның күңелендә мәңгелеккә уелып калган. Табигатьнең бөтен гүзәллеген ул Кырлай авылында тойган, урманында җиләк җыйган, болынында аунаган, суында коенган. Аның "Чыршы" шигырен генә алсак та, ул табигатьнең мәңге яшел булуын дәлилләүче образ буларак бирелә. "Җир йокысы", "Валлаһи", "Буран", "Яңгыр", "Яз хәбәре" кебек шигырьләрендә автор кабатланмас бизәкләр белән бөтен табигать мизгелләрен күз алдында җанландыра. Яз фасылы аныңча "матур кыз, "гөлләр патшасы" була. Яңгыр ява дип язмый, ә алтын төшә дип яза.

Габдулла Тукай иҗатында табигатькә ямь өстәүче, аны җанландыручы кошларга да зур урын бирелә, аларны ул гөнаһсыз фәрештәләргә тиңли. Балаларга эстетик тәрбия бирү үзәге укучысы Алия Әзхәбиева башкарган "Фатыйма белән Сандугач" шигырендә автор балаларны кечкенәдән үк кошларны яратырга, аларга мәрхәмәтле булырга өнди. Иң кечкенәләр өчен язган "Бала белән күбәләк" шигыре дә балага гомер буе үгет-нәсихәт булырлык.

Тәслимә Каримованың иҗатында да, Габдулла Тукайныкы кебек үк, табигатькә, экологиягә багышланган шигырьләр күп.

- Гомерем буе укытучы булып эшләдем. Һөнәрем буенча химик-биолог, табигать турында шигырьләр булмаска мөмкин түгел. Мин табигатькә гашыйк һәм табигатькә игътибарлы кеше, - ди ул.

"Каеннарның зифа сыннарына, мин сокланып туя алмыйм кабат,

Ак бәс сырган купшы каеннарда якты хатирәләр эленеп калган" - дип язган ул "Ностальгия" исемле шигырендә.

Аның Тукайның үзенә багышланган шигырьләре шактый, мәсәлән, "Умырзая", шулай ук бәйрәмдә Габдулла Тукайга багышланган өр-яңа "Азга гына" дигән шигырен безгә бүләк итте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: