Алабуга нуры

Тузган челтәрләр җылылыкны күп ашый

Алабугада җылылык челтәрләренә караган торбаларның 72 проценты тузган. Аларны, һичшиксез, алыштырырга кирәк. Бу мәсьәлә кайчан һәм ничек хәл ителер? ПТС директоры Рафаил Габдрахманов дүшәмбе киңәшмәсендә әнә шул турыда сүз алып барды.

Көзге-кышкы чор башландымы, алабугалылар алдында мәңгелек тема - җылылык, кайнар су өчен түләү мәсьәләсе килә дә баса. Хәер, бу безнең өчен генә түгел, ил күләмендә һәммә кешене борчый торган проблема, чөнки озак еллар дәвамында торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре читтә калып килде, аны җайга салу өчен җиң сызганучы табылмады. Шул сәбәпле инженерлык челтәрләре тәмам тузып, ул безнең кесәне кимерә башлады. Мәсәлән, узган елда гына да 26,2 процент җылылык энергиясе юкка чыккан, ягъни без һава җылытып ятканбыз (ә норматив буенча ул 12 проценттан артык булырга тиеш түгел). Җылылык һәм кайнар су өчен түләүләрнең югары булуы халыкның сабырлыгын төкәндерде, чөнки хезмәт хакы, пенсияләр түбән булганлыктан, аның яртысыннан күбрәге ТКХ түләүләренә китеп бара. Менә шуларны искә алып, Алабуга хакимияте «КЭР-Холдинг» компаниясе белән килешү төзеде һәм алар Алабуга җылылык предприятиесе белән берлектә җылылык системасын реконструкцияләү һәм модернизацияләү буенча инвестиция программасы кабул итте. Әлеге проект нигезендә яңа энергетик куәтләрне гамәлгә кертү күздә тотыла. Шунысын да әйтергә кирәк, проект ТР хөкүмәте тарафыннан расланып, дүрт ел дәвамында гамәлгә ашырылачак.

Моның өчен беренче чиратта зыянга эшләүче котельныйларны ябу, тупиклы челтәрләрне бетерү, ике контурлы казаннар урнаштыру күздә тотыла. Болай эшләгәндә, озак еллар эшләп тузган һәм нәтиҗәсез челтәрләрдән котылып, энергияне янга калдырып булачак.

Икенче этапта челтәрләрдәге температура режимын күтәрү, тузган кайнар су челтәрләрен, квартал эчендәге челтәрләрне алыштыру (5,6,8,12 нче микрорайоннар), җылылык пунктлары һәм җылылык энергиясен исәпкә алу һәм көйләү приборлары урнаштыру максат итеп куела.

Шәһәрнең һаман саен үсә баруын исәпкә алып, яңа микрорайоннарда инженерлык челтәрләре төзү дә шушы проектка кертелгән. Шулай ук үзәк котельныйда реконструкцияләү эшләре дә төгәлләнәчәк, диде докладында Рафаил Габдрахманов.

Бурычлар кулдан тота

Бәйрәмнәрнең озакка сузылуы һәм банк, элемтә бүлекләренең ТКХ хезмәтләре өчен түләүләрне кабул итмәве, шулай ук намуссыз гражданнарның күрсәтелгән хезмәтләр өчен вакытында түләмәмве сәбәпле, 2011 елның декабре өчен генә дә алабугалыларның бурычы 41,6 миллион сумм тәшкил иткән. Ә халыкны ПТСка тулаем әҗәте 86 миллион сумга җиткән. Әнә шул сәбәпле, халыкны һәм предприятиеләрне җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итүче ПТС кулланылган газ өчен акча түли алмый. Предприятие эштә өзеклек тумасын өчен, бурычларны кичектереп түләү турында газчылар белән килешү төзергә мәҗбүр булган. Әгәр түләү графигы үтәлмәсә, газ бирү чикләнәчәк, ди ПТС директоры Рафаил Абдрахманов.

Кулланылган хезмәтләр өчен явызларча түләмәүчеләр белән даими эш алып барылса да, әлегә аның нәтиҗәсе күренми.

-Ни өчен без бер урында таптанабыз? Бу юнәлештә ниләр эшләнә?- дип кызыксынды район башлыгы Геннадий Емельянов.

- Намуссыз гражданнар белән озак еллар көрәштек, хәзер инде хәлиткеч чараларга керештек: кайберәүләрне кайнар су, электр энергиясеннән аерырга туры килде. Бу юнәлештә башка шәһәрләр тәҗрибәсен дә өйрәнәбез,- ди директор.

Ш.Задә

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октябрь 2017 - 14:24
    Защити себя!
Ночной режим