Алабуга нуры

Тыл ветераны Кәшифә Шәйхуллина: Бүгенге көнемә шөкер кылам

Дөньяда искитмәле кешеләрнең яшәвенә сокланып куясың. Саф күңеллелеге, гадилеге белән үзенә тартып тора алар. Бу язмамда шундый шәхесләрнең берсе — Кәшифә Вәлиәхмәт кызы Шәйхуллина турында сүз барачак.

Тыл ветераны, дөньяның ачысын-төчесен күп күргән, шулай да мөлаемлыгын югалтмаган Кәшифә апа Башкортстанның Ярмәкәй районы Абдулла авылында туып үсә. Әтисе Вәлиәхмәт белән әнисе Дөрлеҗинан 9 балага гомер биргән, ләкин шуларның бишесе кечкенә вакытта ук дөнья куйган. Исән калганнары дүртәү: Габделвахит, Мәмдуха, Сәкинә һәм Кәшифә.

Гаиләдә өлкән бала булган Кәшифә 4 еллык үз авыллары мәктәбендә белем ала. Сигез чакрым ераклыктагы Иске Турай урта мәктәбендә белем алырга туры килми аңа. Авыл советы урнашкан бу авылга бик аз авылдашларының гына балаларына укырга барырга мөмкинлек булган.

Яшүсмер кыз колхозда төрле эшләрдә эшли башлый. Җәй көне бәрәңге утырту, көзгә — көлтә бәйләү, ел әйләнәсендә мал карау — авыл баласының гадәти эш тәртибенә әверелә. Җәй көне бер төрле эшләр белән мәшгуль булса, кышка башкалары белән алышына.

— Үскәндә урман кисәргә йөрдем. Ягарга егермешәр кубометр утын кисү — норма иде, — дип искә ала Кәшифә апа бу елларны.

Энесе Габделвахит Тагил шәһәренә китә, шунда төпләнеп кала. Пенсиягә чыккач, вафат була. Гаилә өчен бу югалту җиңелләрдән булмый.

Сеңлесе Мәмдуха Сөярмәт авылына тормышка чыга, шунда гомер итә.

Икенче сеңлесе Сәкинә үз авылларында яши... Туганнары турында шуларны сөйләп алды Кәшифә апа.

Үзләренә тормыш биргән газиз әтисе һәм әнисе турында да күңел түрендә иң олы хисләрен саклый ул:

— Гомерләре буе авылда колхозда эшләделәр. Тормышыбыз яхшы иде. Колхозга кергәндә, аты, сыеры белән керделәр. Сугышка кадәр әтием мулла булырга укыды. Сугыш башлангач, «Трудовой фронт» белән Свердловск шәһәренә җибәрделәр. «Уралмаш» заводында дүрт ел хезмәт итте. Аннан соң бөтен гомере авылыбызда үтте: эшләде дә эшләде. Бик тәртипле кеше иде.

Мине торф чыгарырга җибәргәч тә, яныма җиде тапкыр килеп китте. Юлда йөрүләре бик кыен, бала белән берәр нәрсә була күрмәсен, дип курка иде. «Синең өчен йөрәгем алынып тора», — дип әйтә иде әти. Юлда төрле вакытлар булды. Вагон түбәсеннән егылып та, атылып та вафат булганнар да булды ул чорларда, чөнки вагон түбәсендә дә йөриләр иде. Бервакыт безгә дә вагон "подножка«сында барырга туры килде. Әниемне кояш сукты. 63 яшенә кадәр ул да колхозда эшләде.

Август ае иде. Колхоз печәненә ике кеше барырга тиеш булган. Әти шунда китте. Ул көнне әни бармады. Икенче көнне печәнгә барып, таратып йөргәндә, бүсере борчый башлаган. Шуннан чирли башлады. Көянтә белән чишмәдән суны алып кайта да эчә. Януга түзәрлеге калмый. Шулай җәфаланды, терелә алмады, 70 яшендә вафат булды. Аннан соң әти өч ел авылдагы сеңлем Сәкинә тәрбиясендә яшәде.

Әйе, газиз кешеләрең беркайчан истән чыкмый. Кәшифә апаның сөйләгәннәре йөрәкләргә үтеп керерлек эз сала...

Кабат үз тормышына әйләнеп кайтабыз.

— Сугыш башланган вакыт. Кешеләрне фронтка алалар. Әтине хезмәт армиясенә алдылар. Мин дә торф чыгарырга киттем. Безнең теләк бер генә иде: сугыш туктар, кайчан да булса бер рәхәт күрербез. Авылда — ачлык, үгез белән сабан сөрәләр, сыерлар белән тырмалыйлар. Авылда калган кешеләргә дә авыр, киткәннәре үз вазифаларын үтәп йөри... — дип сүзен дәвам итә Кәшифә апа.

44нче елда торф эшенә җибәрәләр аны. Апрель ае. Эш авыр. Җирне ваттыралар. Өске катламын алалар. Аннан соң сары төстәге торфны чыгара башлыйлар. Берсеннән-берсе тырыш авыл кызлары 32 килограммлы туфракны күтәреп ташый. Торф таулары өелә. Болар барысы да — кул хезмәте.

Җәй көне дә шунда эшли алар. Көзгә авылга кыр эшенә кайтаралар. Бер айдан кире торф чыгарырга чакырып алалар. Кыш салкын. Үз нормаңны тутырырга кирәк.

— Торфны печән эскерте кебек күтәрәбез. Биек булып өелә. Эштән кайтканда, барактагы галанкага ягарга да алып кайтабыз. Иртәдән кичкә кадәр эштә идек. Ашарга да вакыт калмый. Кичкә без кайтуга, ике кыз ашарга алып кайтып куя. Шуны ашыйбыз. Караңгыда китәсең, караңгыда кайтасың. Эш авыр булгач, ашап та булмый иде. Үлүчеләр дә булды. Бервакыт бер кызны торф тутыручы машина тураклады. Аның үзәк өзгеч тавышы бик озак колакларда яңгырап торды... Кышын кар күп яуганлыктан, торф өемнәренең өстен көри идек. Аннан аны вагоннарга тутырырга кирәк. 31нче декабрь көн иде, кәрҗингә торф тутырам. Иптәш кызым шуны алды да китеп барды. Шул вакыт өстемә кар ишелеп төште, аста калдым. Өстәгеләр минем юклыкны бик тиз күреп алган. Өстемдә йөриләр, кайсы төштәлегемне чамалап билгеләделәр. Көрәк табып килеп, мин яткан җирне чукып казып, ике иптәшем ике яктан кулымнан тотып, тартып чыгардылар. Аннан култыклап йөрттеләр дә баракка алып кайтып урынга салдылар. Бригадир больницага барырга кушкан иде. Урысча белмәгәнгә, бармадым. Бер көн яттым да, кабат эшкә чыктым. Күкрәгем шуннан кысылып калды. Аллаһ гомеремне биргәч, исән калдым: үз гәүдәмне үзем йөртәм, — дип сөйли ул.

Җиңү көнен торф яланында каршы алалар. «Безгә килеп әйттеләр. Кызлар белән шатлыктан сикерешә башладык. Аннан азрак ял иттек тә, кабат эшкә керештек», — дип сугыш беткән көнне хәтереннән уздыр Кәшифә апа.

Кемне дә гаепләү юк. Язмышына да үпкәләми. Шулкадәр сабырлыкны бирсә дә бирә икән Аллаһ үз бәндәсенә.

Ул сөйләгәннәрне исем китеп тыңлап утырам. 32 килограммлы торфны күтәргән кулларына карап куям. Ул кулларда — бүген дисбе. Биш вакыт намазын да калдырмый Кәшифә апа. Гомере буе уразасын тота. Хәзерге авырулары гына бу изге гамәлне үтәргә ирек бирми башлаган шул.

Торф чыгарудан кайткан елны март аенда кияүгә чыга ул. Үз тормышын кора. Ире — 6 ел сугышта булып, исән-сау әйләнеп кайткан кеше, авылларында электрик булып эшли. Бер генә бала булганлыктан, биана һәм

биата белән бергә яшиләр. Өч уллары тугач кына, башка чыгалар. Ире итекче һәм балта остасы булганлыктан, үз нигезен кора башлый. Җыйнак кына салам түбәле өй, утырткан читәннәр барлыкка килә.

Гаиләдә бер-бер артлы дөньяга килгән сигез бала шул йортта үсә: Кәшиф, Әдип, Нәҗип, Назыйм, Илдус, Илгизәр һәм ике кыз — Хәнифә белән Әнисә.

— Балаларны тату үстердек. Ирем, кулы белгәч, бик җайлы эшләде. Бөтен нәрсәне үзе башкарды. Бик акыллы да булды үзе. Кулыннан килмәгән эше дә юк иде. Өч йорт торгыздык. Балалар, үсә төшкәч, кул арасына керә башладылар.1987 елда калай түбәле яңа йорт төзедек. Күршеләребез белән бик тату яшәдек, әйбәт кешеләр иде, — дип өсти Кәшифә апа.

Инде гаиләнең сигез шатлыгы да, сигез терәге дә булган балалар язмышына тукталып китик. Уллары Кәшиф Яр Чаллы шәһәрендә йортлар төзи. Олыгайгач, авылларына кайта, тракторда эшли. Әдип — шофер. Октябрьск шәһәрендә автобус йөртә. Кызлары Айгөл бүгенге көндә шифаханәдә шәфкать туташы булып эшли. Нәҗип — һөнәре буенча зоотехник. Умарталар карау белән шөгыльләнә. Районнары буенча умарта кортларының сәламәтлеге өчен көрәшүгә күп көч куя. Назыйм армия хезмәтен тәмамлап, авылларында эшли башлый... Илгизәр Ижау шәһәрендә яши. Шофер булып эшли. Гаиләдә ике ул үсә: Марсель һәм Руслан. Марсель — полициядә, Руслан заводта эшли.

Илдус — гомерен Алабуга шәһәре белән бәйли. Әнисенең төп тәрбиячесе дә ул. Рамил исемле бик тә акыллы ул үстерә. Үзе Себергә йөреп эшли.

Мине дә Рамил каршы алды. Татарча исәнләште, сөйләште. Аның чиста татар сөйләме мине таңга калдырды. Ул 1нче гимназиянең 11нче сыйныф укучысы. Имтиханнарын яхшы гына биреп, азык-төлек технологы булырга хыяллана. Казанда КХТИ да белем алырга тели. Җәйгә машина һәм мотоциклда йөрү хокукына ия булачак. Спорт белән шөгыльләнә. Көрәш, дзюдо, авыр атлетика — аның сәламәтлек баскычлары. Шигырьләр дә иҗат итә Рамил. Рафис Заһидуллин җитәкләгән журналистлар түгәрәгенә дә йөргән. Тәмле итеп ашарга пешерә белә ул. Нинди генә ризыклар әзерләми! Әтисе эштә вакытта әбисенә дә ул пешереп ашата.

— «Әбием» диеп кенә тора — дип оныгы турында Кәшифә апа. — Тавышын күтәреп тә эндәшкәне юк. Мин укырга киттем, кайттым, әбием. Нәрсә ашарга әзерлим, — дип кенә тора.

Ничек сокланмыйсың мондый балага? Бәхете генә булсын.

Кәшифә апаның икенче терәге — кызы Хәнифә. Ул да Алабуга шәһәрендә яши, ветеринария табибы булып эшли. Ике бала үстерә. Аны күрергә насыйп булмады, кызы Альбина янына Украинага киткән чакка туры килдем, улы Илшат Себердә эшли икән.

Хәнифә апа әнисен бик тә тәрбияли. Сәламәтлеге турында да кайгыртып тора. Туган җанлы Хәнифә апа барлык туганарын җыеп торучы олы бер көч тә икән әле. Әнисе аның турында динле, бик кешелекле, дип сөйли.

Әнисәне дә язмышы еракларга алып китә. Комсомол юлламасы белән Красноярскига киткән кыз, шунда яшәп тә кала. Пешекче һөнәрен үзләштергән кыз гомерен төзелеш белән бәйли. Ул һәм кыз үстерә. Улы Илдар төзүче, әнисе һәнәрен дәвам итә. Алабугага әнисе янына кайтып йөри

Әнисә. Менә әле дә Кәшифә апа аны җәйгә көтә. Ул әнисен туган авылларындагы йортына алып кайтачак. Җәен шунда җиләкле, чияле авылларында бергәләшеп торып килә икән алар.

Башка балалары да Башкортстанга кайтып йөриләр. Җәйләрен бергәләшеп матур авыл табигатендә ял итеп, аралашып киләләр.

Кәшифә апаның тормышында Алабуга да үз урынын алган. Ул монда күп тапкырлар шифаханәдә дәваланган. Күзенә һәм бүсеренә операцияләр ясаткан. Алабуга табибларының кешелеклеген ихтирам белән искә ала.

Күршеләренең яхшы булуына да сөенеп бетә алмый.

Миңа олы йөрәкле тыл ветераны Кәшифә апа язмышы буйлап үтәргә туры килде. Аның сөйләгәннәрен тыңлап утырдым һәм сезгә дә җиткерәм, кадерле "Алабуга куры«н укучым. Кәшифә апа үзе дә «Алабуга нуры» газетасын яратып укый икән. Күңеленә якын язмаларын көтеп алган чаклары да еш булган.

Олы язмышлы, олы җанлы, бар нәрсәне яхшы хәтерләүче, кешеләргә карата хөрмәтле Кәшифә апага Бөек Җиңү бәйрәме куанычлы көннәр, саулык-сәламәтлек кенә алып килсен. Изге җанлы бу шәхесне Аллаһыбыз озын гомер белән бүләкләсен.

Кәшифә апа, сезнең кебек шәхесләр — Җиңү китерүчеләр. Әйе, сез очрашу вакытында үзегез белән бергә булган торф чыгаручы кызларны да искә алдыгыз. Моңаеп та куйдыгыз. Шулай инде, язмыш нәрсә насыйп итә ич. Ә ул сезгә үз мәрхәмәтен бүләк иткән. Һәм сез моңа бик тә лаеклы!

Хашия ТӨХБӘТУЛЛИНА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: