Алабуга нуры

Тыныч авыл тормышы җәлеп иткән

Мин ыгы-зыгылы шәһәр тормышын тыныч һәм салмак авыл тормышына җиңел алыштырдым, һәм бүген, берничә ел үткәннән соң, бер тамчы да үкенмим, – дип сөйли Яңа Анзирка авылында яшәүче Евгения Терешина.

Евгения ханым безне авыл кешесенә хас кунакчыллык күрсәтеп каршы ала. Килүебезгә, аның өстәлендә инде кайнатма һәм камыр ризыклары тулы савытлар куелган, ә чәйнектә хуш исле кырлыган (иван-чай) чәе пешереп куелган иде. Сүз уңаеннан, язмабызда алга таба да сүз кырлыган турында барачак. Тик башта мин Евгения Павел кызыннан тормыш иптәше белән нигә яшәү урынын алыштырулары һәм зур шәһәрдән авылга юл тотулары турында кызыксынам. Сер түгел, гадәттә киресенчә була.

Без ирем белән Яр Чаллыда 30 ел яшәдек, мин – тарих фәннәре кандидаты, университетта укыттым. Лаеклы ялга чыккач, авылга якынрак булырга теләвемне аңладым. Гомумән, миңа урманнар, кырлар, болыннар бик ошый… Җырларга бик яратам, нәкъ менә табигать кочагында. Хәзер минем өчен шәһәр – ул ниндидер яңалык белергә мөмкин булган урын гына. Әйтик, анда кинога барып яңа фильм карарга, театр яки сәүдә үзәгенә керергә була. Һәм, әлбәттә, олы яшьтәге әти-әниләребез янына йөрибез, алар, бездән аермалы буларак, шәһәрдән беркая да китәргә теләмиләр.

Тормыш юлының зур өлешен узганнан соң, ирем белән юл чатында калган кебек булдык, барысы да шуннан башланды. Чит илгә китү уе күңелгә ятмады. 2007 елда карар кабул иттек һәм Анзирка дигән кечкенә авылга кайттык, безгә монда бик ошады. Гыйбадәтханәдәге чаң тавышы, искиткеч матур табигать – бәхет өчен тагын нәрсә кирәк? – ди Евгения Павел кызы.

Ни өчен нәкъ менә Анзирка, дигән сорауга ул сер итеп җавап бирде:

– Мин моны алдан күргән кебек булдым. Нәкъ менә шушы вакыт аралыгында без ирем белән үзебезне сәламәт итеп тойдык. Күп кенә яшьтәшләребезнең авырулары кузгала башлый, ә бездә – киресенчә. Бәлки, үзебезне ирекле итеп тоя башлагангадыр – балаларны тәрбияләп үстердек, лаеклы ялга чыктык (ирем 20 ел “КамАЗ”да эшләде). Бервакыт Казанда яшәүче балаларыбыз кайтты, һәм, бездә ничек яхшы икәнен күреп, биредә калырга булды. Башкалада аларга нык эсселек һәм корылык ошамый иде.

Евгения Терешина сүзләренчә, аның “җиргә тартылуы” ның сәбәбе үзенең авылда тууына да бәйле. Ул Алексеевск районы Балахчино авылында дөньяга килгән. Әти-әнисе аны дүрт айлык вакытта шәһәргә алып киткән, шуңа күрә авылдагы тормышын ул хәтерләми.

Авылда яши генә башлаган вакытта, Терешиннар шәһәр белән элемтәне югалтмаган. Евгения Павел кызы лекцияләр укуын дәвам иткән, күпмедер вакыт Пенсия фонды идарәсендә эшләгән. Тик бервакыт гаилә дуслары Терешиннарга Спас ярминкәсендә катнашырга тәкъдим итә һәм алар ризалаша. Үз бакчаларындагы продукция – гөмбә, җиләк-җимеш, яшелчә җитәрлек була.

– Шулай ук Спас ярминкәсе кунакларына үзебез әзерләгән пироглар һәм аерым бер сый тәкъдим иттек, – ди Евгения Терешина. –Ул вакытта без авылыбызда кырлыган әрәмәлегенә тап булдык. Мин тарихчы буларак бу табыш белән кызыксына башладым. Баксаң, аны әби-бабаларыбыз бик яратып кулланган икән, бигрәк тә революциягә кадәр, ләкин соңыннан ул нигәдер онытылган. Ләкин соңгы елларда иван-чәй янә популярлашты. Бервакыт, моннан биш еллар элек, безгә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов килгән иде. Мин аңа бер кап кырлыган чәе бүләк иттем.

Шул вакыттан бирле Анзирка авылы халкы ел саен Спас ярминкәләрендә концерт программасы һәм иван-чәй күргәзмәсе белән катнаша. Берничә ел эчендә чәй шулкадәр популярлашты, узган ел Анзиркада хәтта республикада беренче иван-чәй фестивале дә оештырылган иде. Ул Удмуртия, Круглое поле һәм Татарстанның төрле районнарыннан халык ансамбльләрен җыйды.

Күптән түгел генә, өч ай элек Евгения Павловнага күрше Яковлевода авыл клубын җитәкләргә тәкъдим иткәннәр. 11 ел дәвамында Анзиркада Терешиннар гаиләсе тарафыннан салынган күркәм традицияләр хәзер анда да урын таба. Мәсәлән, Яковлевода әкренләп җиде Спасны бәйрәм итү традициясе торгызыла башлый. Ә Ирина Лазутина җитәкчелегендәге “Авылкай” (“Деревенька”) җирле ансамбле барлык гомумшәһәр чараларында катнаша. Әлеге ансамбль медицина хезмәткәрләрен, мөгаллимнәрне һәм пенсионерларны берләштерә, алар клубка һәр кич саен җыела һәм репетицияләр үткәрә.

Клуб эше шактый мавыктыргыч, ди Евгения Терешина.

– Күптән түгел без иртәнге таңның туган көне уңаеннан бәйрәм уздырдык, аның символы – әтәч. Биредә өлкәннәр коллективы гына түгел, ә Зоя Доронина (клубның элеккеге директоры) җитәкчелегендәге “Детвора” балалар бию ансамбленең дә репетицияләре уза. Шулай ук биредә туку эше һәм балчык белән эшләү осталары балалар өчен осталык дәресләре үткәрә. Җирле малайларны урындык ясарга өйрәтер өчен, хәтта Черенгадан агач белән эшләү остасы килә.

Гомумән, авыл тормышы Терешиннарны шулкадәр мавыктырган, алар хәтта бизнес-план уйлап тапкан, авыл туризмын үстерү буенча “Жили-были” проектын төзегәннәр. Евгения Терешина фикеренчә, авылда яшәү өчен бөтен шартлар да бар, һәм аның хыялы – биредә балалар табарга, яшәргә, эшләргә һәм үсәргә мөмкин булуын яшьләргә җиткерү.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: