Алабуга нуры

Ул кабызган чаткылар 

Алабуга белән бәйле күренекле шәхесләрне барлауны дәвам итәбез. Бу юлы без сезгә шәһәрдә тирән эз калдырган тагын бер шәхес — Таҗи Гыйззәт турында сөйлибез.

Бер борынгы фәлсәфәче, кеше һәм язмышлар турында уйланганда, яшәгән чагында да үле булып яшәүчеләр, үлгәннән соң да яшәүчеләр бар дигән тирән мәгънәле фикер язып калдырган. Аның бу сүзләре әлеге язма героена, шәһәребезнең бер урамы аның исемен йөрткән күренекле шәхескә, ТССР һәм РСФРның атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург һәм актер, режиссер һәм язучы — Таҗи Гыйззәткә бик тә туры килә. Ләкин зур бүләкләр, танылу һәм халык мәхәббәтен яулар өчен аңа катлаулы да, сикәлтәле дә тормыш юлы узарга туры килә.

1895 елның 15 сентябрендә Алабуга өязе (хәзер Әгерҗе районы) шаулы урманлы, серле елгалы Барҗы Омга авылында бер бала дөньяга килә. Бу балага яратып, зур өметләр багълап Таҗи дип исем бирәләр. Таҗи исеме — таҗлы, Гыйззәт — кадер-хөрмәт, көч, кодрәт, дәрәҗәне белдерә. Әтисе үлеп китеп, 6 балалы гаиләдә ир затыннан иң өлкәне булып калган Таҗи укуын ташлап хезмәткә яллана. Башта якын-тирә авыл һәм шәһәрчекләрдә очраклы эшләрдә эшләп йөри, аннары Ижау шәһәрендәге корал заводына урнашып, алты ел шунда хезмәт итә.

Ижауда булганда ук Таҗи театр белән кызыксына һәм үзешчән спектакльләрдә уйный башлый. Армиядә ул үзешчән сәнгатьтә актив катнаша.

Гыйззәтнең сәхнә талантын күреп алган командование аны Самарага, хәрби округның драма студиясенә җибәрә.

Анда Гыйззәт сәнгатькә хезмәт итү өчен сәләт кенә түгел, белем дә таләп ителүен аңлый һәм бар көчен биреп укуга керешә. Киеренке эшнең нәтиҗәләре озак көттерми. Укыган чорында ук Гыйззәт үзенең беренче әсәрләрен яза. 1923 елның мартында Татар дәүләт театры сәхнәсендә аның «Көмеш тәңкә» пьесасы куела. 20нче еллар уртасына кадәр Таҗи Оренбург, Ташкент, Казан, Ульяновск татар театрларында артист булып эшли. 1925 елның көзендә Гыйззәт гаиләсе белән Алабугага килә.

Танылган татар драматургының өч ел гомере безнең шәһәр белән бәйле. Бу — безнең тарих, шуңа да драматургның әлеге чор белән бәйле тәрҗемәи хәленә җентекләбрәк тукталасым килә.

Инкыйлабтан соңгы елларда Кама һәм Урал буе районнарында яшәүче аз белемле халык өчен мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә моңа кадәр күрелмәгән үзгәрешләр әзерләнә башлый. Шуның белән бәйле рәвештә, мәгариф органнары алдында Идел буеның күп санлы милләтләре өчен укытучылар әзерләү бурычы куела. Яхшы гына укыту-матди базасы булган Алабуга мондый әзерлек үзәкләренең берсе була да инде. 1923 елда элеккеге реаль училище бинасында (хәзер ул Суворов хәрби училищесы) татар педагогика техникумы урнаша. Аның администрациясе һәм укытучылары яхшы белемле кешеләр була. Мисалга, кантон мәгариф бүлеге җитәкчесе Гобәй Усманов, техникум директоры Гыйният Адылов, кантон башкарма комитеты хезмәткәре Гобәй Балтанов Иж-Бубый мәдрәсәсен тәмамлап, күпьяклы һәм тирән белем алганнар.

Алабугага кайткач, Таҗи Гыйззәт шушы педтехникумга завхоз булып эшкә урнаша. Хуҗалык эшләрен тәртипкә китергәннән соң, ул актив рәвештә уку процессы белән шөгыльләнә башлый, укыту планына музыка, сөйләм культурасы кебек предметларны кертү мәсьәләсен күтәрә. Үзе иҗтимагый башлангычта хор, музыка һәм драма түгәрәкләре оештыра. Ул вакытта техникум студенты булган Җәмал Гали кызы Вәзиева истәлекләреннән күренгәнчә, репетицияләрдәге гаҗәеп сабырлыгы өчен укучылар түгәрәк җитәкчесенә бик рәхмәтле була.

Таҗи ага күпчелек рольләрне яттан белә, көйне бөтен нечкәлекләренә кадәр аңлый, артистларны дөрес итеп интонация сайларга, сәхнәгә чыгарга, суфлерларны тыңларга, кыюсызлыкны җиңәргә һ.б. өйрәтә. 1925 елның октябрь уртасында техникумның төп корпусының парад ишеге янында драматург үзе язган афиша барлыкка килә. Сәхнәдә — «Асылъяр» спектакле. Студентларның шатлыгын һәм дулкынлануын тасвирлап бетереп булмый. Премьера зур уңыш белән уза, ә укучылар арасында яңа артистлар барлыкка килә. Репертуар Мирхәйдәр Фәйзи, Кәрим Тинчурин, Галиәскар Камал һәм башка драматургларның пьесалары белән тулылана.

Төп корпусның икенче катында кул эшләре остаханәсенә ошаган кечкенә генә бүлмә була. 1926 елның язында Таҗи ага анда кул һәм аяк белән әйләндерә торган тегү машиналары алып кайта, ә укытучы хатын-кызларның берсе тегү түгәрәген алып бара башлый. Шулай итеп, үз костюм бүлмәләре дә барлыкка килә.

Таҗи Гыйззәтнең тормыш иптәше аңа хатын һәм балаларының әнисе генә түгел, ә аның иҗатын тирәнтен аңлаучы һәм эшендә ярдәм итүче хезмәттәше дә була.

Тиздән Таҗи Гыйззәт шәһәр һәм кантон күләмендә генә түгел, өяз күләмендә дә режиссер, драматург һәм артист буларак таныла. Таҗи ага шәһәр театрын булдыру турында уйлый башлый. Репертуар белән проблема юк: бу вакытта ул инде «Талир тәңкә» пьесасын яза, аннан алдарак «Наемщик» зур уңыш казана. Җитәкчелек хуплавы белән аны Алабугада да куярга булалар. Бу эштә драматургка техникум педагогы, искиткеч оештыручы, аралашучан һәм энергияле, артистлык сәләтенә ия булган, гражданнар сугышы елларында Азин отрядында сугышкан Мәрьям Зәйнуллина актив ярдәм күрсәтә. Ул костюмнар, сәхнә интерьеры өчен кирәкле әйберләрне таба.

Зәйнуллинаның тормыш иптәше кантон сәламәтлек саклау бүлеген җитәкли, ә 1918 елда ул Азин отрядында яралыларны дәвалый. Ул бик тәрбияле, белемле һәм шул ук вакытта бик гади һәм ачык кеше була. Т.Гыйззәт гомеренең соңгы көннәренә кадәр Зәйнуллиннарга карата зур ихтирамын саклап кала, гаиләләр арасындагы дуслык Казанда да дәвам итә.
«Наемщик» буенча репетицияләр ахырына якынлаша. Татар театры өчен шәһәр хакимияте элеккеге Сәүдәгәрләр җыены бинасы бүлеп бирә (хәзер Суворов хәрби училищесы). Театрның нигезен педагогия техникумы студентлары һәм укытучылары тәшкил итә.

Спектакль булачак көн турында матур афишалар язылып эленә, анда хәтта кем нинди рольләрне башкаруы да язылган була. Билетларның бәясе кыйммәт булмый, алардан кергән акча — спекльнең чыгымнарын капларлык кына. Таҗи Гыйззәт — грим остасы. Аның хатыны Мәликә апа суфлер ролен үз өстенә ала, ә драматург үзе сәхнәгә Батырҗан ролендә чыга. Тамашачылар аны көчле алкышлар белән каршы ала.

Алабуга татар театры турындагы хәбәр күрше шәһәр һәм авылларга да тарала. Кантон мәгариф бүлегенә һәм шәхсән Гыйззәтнең үзенә чакыру арты чакыру килә башлый. 1926 елның язында, үзен начар хис итүенә дә карамастан, Таҗи үз труппасы белән Чаллы, Бондюг һәм Кокшанга гастрольләр белән бара. Моның өчен Гыйззәткә бер тиен дә түләмиләр, хезмәт хакы да аз була. Әмма Таҗи агадан акча җитмәүгә бәйле сүзләрне берәү дә ишетми. Драматург гаиләсендә ул вакытта ике бала, хатынының әнисе белән сеңлесе, Таҗи аганың мәктәп яшендәге энесе — барлыгы җиде кеше исәпләнә. Еш кына студентлар да кергәли, аларны да ашатып, кунак итеп чыгара киң күңелле гаилә.

Яшьлекләре шул елларга туры килгән кешеләрнең истәлекләрен укыганда, ирексездән мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең рухи көче һәм фидакарьлеге алдында баш иясең. Гыйззәтнең Алабуга интеллигенциясе белән дуслыгы уртак мәнфәгатьләргә, омтылышларга, идеяләр бердәмлегенә нигезләнә.

Таҗи Гыйззәт — татар музыка сәнгатендәге беренче музыкаль комедия «Башмагым» либреттосының авторы. Үз гомерендә Т.Гыйззәт 37 сәхнә әсәре язган, рус теленнән дистәгә якын пьеса тәрҗемә иткән, аның иҗат мирасында шулай ук татар театры тарихына, аерым сәхнә эшлеклеләренә багышланган тәнкыйть мәкаләләре, истәлек язмалары да бар.

2020 ел Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында «Таҗи Гыйззәт елы» дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан Алабуга үзәк китапханәсендә күренекле драматург Таҗи Гыйззәтнең тууына 125 ел тулуга багышланган, «Театрга багышланган тормыш» дип исемләнгән иҗади очрашу узды. Анда бөек драматургның оныгы, Европа телләре һәм мәдәнияте кафедрасы профессоры, филология фәннәре докторы Гүзәл Казбек кызы Гыйззәтова да катнашты. Гүзәл Казбек кызы чит телләр белгече булса да, татар мәдәнияте белән күбрәк кызыксына. Инглиз телендә татар мәдәнияте, теле турында фәнни эшләр яза. Шундый эшләрнең берсе Амстердам һәм Нью-Йорк шәһәрләрендә нәшер ителгән монографиядә урын алган. Бүгенге көндә исә Гүзәл ханым Таҗи Гыйззәт теле турында китап язу эшенә алынган. Болар — аның әтисе үрнәгендә эшләнә торган хезмәтләр.

Шул ук көнне кунак Алабуга Суворов хәрби училищесы бинасына урнаштырылган мемориаль тактага чәчәкләр куйды.

Гыйззәт иҗатына сугыштан соңгы елларда ук зур бәя бирелә. Татар язучылары арасында беренчеләрдән булып хөкүмәт бүләге белән билгеләп үтелә. Аңа шулай ук ТАССР һәм РСФСРның Атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелә. Нәфис әдәбият өлкәсендә күренекле хезмәтләре өчен Таҗи Гыйззәт ике «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә.

1955 елның маенда, озак авырудан соң, Таҗи Кәлимулла улы вафат була, әмма аның исеме халык хәтерендә мәңгегә саклана. Безнең якташларыбызга ул Алабугада татар театрына нигез салучы буларак кына түгел, иҗаты халыкның рухи байлыгы булган драматург буларак та кадерле.


Алабуганың Суворов хәрби училищесы бинасында Т.Гыйззәт истәлегенә урнаштырылган мемориаль такта. /ФОТО: А.С.Пушкин исемендәге Алабуга үзәк китапханәсе сайтыннан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: