Алабуга нуры

Ул яудан кайтмады

Бүген ике оныгыбыз - Миша һәм Артем белән 9 Майга әзерләнәбез: икенче Гвардия һава-десант дивизиясенең 5 нче полк командиры, дәү бабабыз Хан Хәсән улы Галимов катнашкан соңгы яу макетын әзерлибез.

Оныклары белән бабалары солдатларны тезгән арада мин дәү бабаларының соңгы көне турында белгәннәремне сөйли тордым. Алар бу макетны балалар бакчасына, мәктәпкә алып барып, дәү бабаларының Ватаныбызны ничек саклавын һәм һәлак булуын яшьтәшләренә сөйләр. Ә менә дәү әбиләре Елена Михайловна бу хакта белми дә калды. Соң кемнәр генә әтисенең, абыйсының, улының соңгы явы турында белә алды икән? Кара мөһерле өчпочмаклы хаттан башка берни юк.

1943 елның марты. Ташкент хәрби академиясен тәмамлаганнан соң, Хан Хәсән улы Төньяк-Көнбатыш фронтка Старая Русса янына җибәрелә. Генерал-лейтенант Н.Демин безнең гаилә белән Мәскәүдә очрашкач, ул елларны искә төшереп болай диде: "Безнең фронттан да авыры булмагандыр: окоп казыйсың - су белән тула. Тирә-юнь - сазлык. Шалаш корып куясың, аның аша пулялар сызгырып уза. Яралыларны атларга салып бүрәнә түшәлгән юлдан озата идек. Атларга да азык юк. Бөтен өмет - авиациядә. Бер ай эчендә 12 мең кешедән 2 меңе яраланды, 2,5 меңе һәлак булды".

Бу дәһшәтле көннәрдә Хан Хәсәнович туган ягы Алабугага җибәргән хатында болай дип яза: "...бу җәһәннәмнән, мөгаен, кире кайтып булмас". Кадровый хәрбигә андагы вакыйгалар җәһәннәм булып тоелгач, безнең яшь солдатлар ниләр кичерде икән? (ә бит Хан Хәсәнович Карел фронтында сугышып тәҗрибә туплаган офицер була). Хан Хәсәновичның полкы төп юнәлештә, сазлыклар буенча хәрәкәт итә. Немецлар калкулыкта ныгып калалар һәм хәйләле адымга баралар: безнекеләр өскә үрмәли алмасын өчен, кар өстенә су сибеп катыралар. Ә полкка приказ килеп төшә: биеклекне алырга! Бу вакытта полк командиры авыру була, тик ул медсанрота командиры Б.Шапошниковка бу турыда беркемгә әйтмәскә куша. Ул үз чиратында бәрелештән соң калган 20 сәдәф сульфадимезинны Хан Хәсәновичка бирергә вәгъдә итә, чөнки анда башка бернинди дару булмый. Полк командиры сугышчыларны атакага күтәрә, тик берничә адым атлауга дошманның көчле уты астында кала. Беркадәр вакыттан соң тагын күтәрелеп карыйлар, тик алга бару мөмкин түгел: снарядлар җитми, артиллерия ярдәме юк. Шулвакыт дивизия командиры И.Дударев килеп җикеренә башлый: "Сез нәрсә? Бер өер исерек фрицлардан курыктыгызмы?"

Дивизия командиры приказы белән Галимов полкны яңадан атакага күтәрә һәм ул аңа үзе җитәкчелек итә. Берничә адым барганнан соң ул егыла... "Бәрелеш алдыннан полк урнашкан җирдә каен посадкасы бар иде, ә орыштан соң анда санаулы агачлар гына калды",- дип сөйли Хан Хәсән улының полкташлары. Санитарлар үлем хәлендә авыр яраланган командирны сугыш кырыннан өченче омтылышта гына алып чыгалар һәм шалашка урнаштыралар.

"Бәрелештән соң миңа аның партия билетын һәм ике Сугышчан Кызыл Байрак орденын китереп бирделәр. Өченчесе исә аңа үлгәннән соң бирелде,- дип сөйләде безгә Н.Демин.- Хан Хәсәновичны һәлак булган башка командирлар белән бергә җирләдек. Кабере янында салют яңгырады. Мин аны рәсемгә төшереп алдым. Бераз басып торганнан соң, алга атладык. Әлеге урынны истә калдыру өчен, киткәндә артыма борылып карадым. 60 нчы елларда сугыш хәрәкәте урыннарында булып кайттым. Иптәшләремнең каберен эзләсәм дә, таба алмадым".

Безнең бабабыз кайда ята икән? Бәлки ул сазлыклар арасында югалып калгандыр. Ә бит аңа кешеләрнең килүен, чәчәкләр салуын, бүгенге яшәешебез өчен рәхмәт әйтүләрен күңел бик тели. Аның да бит Җиңү көненә кадәр яшисе килгән иде. 1942 елда язган хатында: "Арысландай сугышабыз, дошманны кыйнау һәм тәмам юк итү өчен вакыты килеп җитәр. Гомуми һөҗүмгә күчү һәм дошманны тар-мар итү күңеллерәк булыр иде. Ахырга кадәр ничек тә түзәргә иде инде!"

Холм шәһәре хәрби комиссариаты хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, сугышта һәлак булган 5 мең сугышчыны кабат җирләгәндә, аларны Самбатовтагы хәрби зиратка күчергәннәр. Андагы обелискта безнең бабайның да исеме язылган.

Оныклар тынып калды. Игътибар белән дәү бабалары кабере рәсемен карыйлар. Макетны эшләгәндә дә алар шундый җитди булдылар, балалыкларын оныттылар. Аларга карагач, күңелдә шундый уйлар туды: бу малайлар бабалары тормышындагы әлеге вакыйгаларны, һичшиксез, исләрендә калдырырга тиеш. Үтәр вакыт, алар, һичшиксез, үз оныкларына кырыс сугыш елларында Ватаныбызны саклап һәлак булган бабалары турында сөйләр.

Г.Галимова

Рәсемдә: Сугыштан соң. Х.Галимов һәм аның иптәшләре күмелгән кабер янында.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: