Алабуга нуры

«Умартачы бал кортыдай эшләргә тиеш» (+ ФОТО)

Быел умарта кортлары балны 22 көнгә иртәрәк җыя башлаган. Моңа иртә килгән яз һәм иртә чәчәк ата башлаган юкә сәбәпче.

Менә шушы каралы-сарылы кечкенә, тик бик эшчән бөҗәкләрне саклап калу, алай гына да түгел, арттыру максатыннан, ел саен Алабуга районында умартачыларның зональ семинары уза. Быел ул 25 июньдә Морт урманчылыгында үтте. Семинарда районыбызда умартачылыкны торгызу һәм үстерү мәсьәләләре каралды. Умартачылар безнең һава һәм табигать шартларында умарта кортларының нинди токымнарын асрау яхшырак булуы турында фикер алышты, аларны тәрбияләү-карауның яңа алымнары, яңа технологияләре турында сөйләште.

Семинарда тирә-як авыллардан килгән тәҗрибәле умартачыларның, белгечләрнең киңәшләрен, тәҗрибәләрен тыңларга, язып та алырга мөмкин булды. Умартачыларның үзләре әйтүенчә, яңалык бирердәй киңәшләр күп иде бу көнне.

Һава шартларының тотрыксызлыгы, төнге салкыннар, көндезге эсселек умарталарга начар йогынты ясый. Табигать белән идарә итә алмый умартачы, тик менә кортларның тормышын яхшырту, аларны сәламәт саклау өчен махсус әдәбият укырга, тәҗрибә уртаклашырга, гомумән, бар гомереңне аларга багышларга кирәк. "Кортларым дип уянам, кортларым дип йокларга ятам", - ди бер таныш умартачым. Мөгаен, шулай эшләгәндә һәм яшәгәндә генә үз хезмәтеңнең җимешен күрергә, кешеләргә шатлык китерергә мөмкиндер ул.

Семинарның практик өлеше умартачылыкта дәвам итте. Бирегә инде махсус киемнәр киеп, битне-гәүдәне каплап керергә кирәк. Никадәр генә капларга тырышсам да, бер аеруча усал умарта корты кулымнан тешләргә өлгерде бит. Кулымның авыртуына түздем, тик менә юкка һәлак булган корт кына кызгандырды (берочтан миндә умарта кортына аллергиянең юклыгын да белдем).

"Алабуга районында 6 мең умарта гаиләсе бар дип санала. Тик чынлыкта алар 9 мең тирәсе, - ди Алабуга районының умартачылык инспекторы Рәйсә Трофимова. - Без үз эшебездә яңа технологияләр кулланып эшлибез. Заманадан артта калмыйбыз. Менә июль аенда Мамадышта яңа төр умарта оялары җитештерүче завод ачылуын да түземсезлек белән көтәбез", - диде ул.

Юрий Жигулин, әле бик яшь булса да, бик тәҗрибәле умартачы. Ун ел дәвамында ул әнисе һәм абыйсы белән умарта тота. Шәхсән үзенең 60лап оясы да бар икән. Юрий эшкә ныгытып тотынган: Минзәләдә умартачылык техникумын бетергән, хәзер белемен икътисад юнәлеше буенча дәвам итә. Күренеп тора: егет тырыш, эшчән, ипле һәм сабыр. Минем күзаллавым буенча чып-чын умартачы нәкъ шундый булырга тиеш. Яшәүләре Чаллыда булса да, алар гаиләләре белән җәйне шушында үткәрә икән (сер итеп кенә: егет әлегә өйләнмәгән) "Бу эшемне башкага алыштырырга җыенмыйм. Умартачылык - авыр, көндәлек хезмәт. Шуңа күрә умартачылар җиңел генә акча эшлиләр дигәнгә ышанмагыз. Эшләп карарга кирәк. Һәркем башлап җибәрә ала торган эш бит. Умартачы үзе дә бал корты кебек үк эшләргә тиеш", - ди ул. Егет бал кортларының бар гадәтләрен өйрәнеп беткән: алар чит исне, төрле-төсле киенгән кешене яратмаганнарын да, яхшы чәчәкле урын табып кайткан умарта кортының гаиләсе янына кайтып билгеле бер төрле биегәнен дә белә һәм аңлый Юрий.

Шушы араларда Алабуга районы умартачылары бал суырта башлаячак. Жигуллиннар гаиләсенең (ә алар карамагында якынча 150 умарта гаиләсе бар) быелга планы - 4 тонна. Узган елда да шул тирәсе булды, диләр алар.

Бер язмада гына умартачы хезмәтенең бар авырлыгын, бар мәшәкатен, аларның барлык куанычларын һәм борчылуларын язып бетереп булмый. Тик менә гәрәбәдәй сап-сары хуш исле бал белән чәй эчкәндә, бу тәмле һәм файдалы нигъмәткә күпме көч һәм хезмәт, йокысыз төннәр кергәнен уйлап, күңелдән генә рәхмәт әйтик.

Мәгълүмат өчен: 2006 елдан Европада һәм Америкада бал кортлары күпләп үлә башлаган. Галимнәр фаразлавынча, аның сәбәбе - Израильдә барлыкка килгән һәм башка илләрдә таралган ССD вирусы. Моның өстенә, авыл хуҗалыгында кулланыла торган пестицидларның һәм башка химик матдәләрнең дә бал кортлары иммунитетына тискәре йогынты ясавы мәгълүм.

Шәһәрләрнең күплеге, авыл хуҗалыгы кырлары хисабына киңәюе һәм баллы үсемлекләрнең кимүе аркасында умарта кортларына, нектар эзләп, шактый ерак очарга туры килә. Ә бу исә вирусның таралуына ярдәм итә.

Белгечләрдән алган мәгълүматларга караганда, әгәр бал кортлары бу рәвешле кимүгә таба барса, 2035 елга алар җир йөзеннән бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Умарта кортлары бөтен планетада кими. АКШта инде 70% кортлар үлгән.

Бал кортлары үлеп бетсә, бал да булмаячак, җиләк-җимеш, чикләвек һәм кыяклы үсемлекләр дә уңыш китермәячәк. Чөнки бал кортының бер гаиләсе 1 көнгә якынча 3 миллион чәчәкне серкәләндерә ала. Бу яктан караганда да, бал кортлары төклетура, күбәләк, коңгыз һәм чебен кебек бөҗәкләргә караганда күбрәк файда китерә.

Коръәндә дә бу бөҗәкләр изге санала. Бөек галим Эйнштейн да бал кортлары юк икән, кешеләр дә булмаячак дип әйтеп калдырган. Фәнни белемсез, әмма күрәзәче буларак даны чыккан Ванга да: "Иң элек умарта корты юкка чыгачак", - дигән.

Фәридә Әскәрова

Автор фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октябрь 2017 - 14:24
    Защити себя!
Ночной режим