Алабуга нуры

Унбиш мең сумга дүрт ай сәяхәт

22 яшьлек Максим Карманов автостоп белән сәяхәт итә. Быел ул 4 ай эчендә 50 мең километрга якын юл үткән, Россиянең берничә дистә шәһәрендә һәм биш илдә булган.

Очраклы машиналарга утырып, ничек шулкадәр ара үткән, юлда нинди вакыйгаларга очраган һәм кайсы ил аны барыннан да бигрәк сокландырган - Максим бу турыда безнең укучыларыбызга сөйләргә булды.
− Мондый сәяхәтең кайчан башланды?
− Үткән ел. Беренче тапкыр Мәскәүгә һәм Кырымга бардым. Аннан кайткач, автостоп белән сәяхәт турында мөмкин булганның барын да белдем, юлга нәрсә алырга, үзеңне ничек тотарга. Һәм иптәшем белән Яңа ел алдыннан ике атна буе Екатеринбург, Чиләбе, Өфе, Самараны әйләнеп кайттык. Кайвакытта һава температурасы 30 градуска кадәр салкын була иде. Өч мең километр диярлек ара үттек. Быел исә, исәпләвемә караганда, 4 ай эчендә 50 мең километрга якын ара уздык. Чит илләрдә дә булдым - Төркиядә, Әзербайҗанда, Грузиядә, Беларусь һәм Казахстанда.
− Шундый гадәттән тыш мавыгу каян килде?
− Үзеннән-үзе шулай килеп чыкты: машина йөртүче булып эшли идем, ул вакытка беркайда да булган юк, очраклы гына Интернетта видеоязмага тап булдым, анда ике кыз бөтен Россия буйлап автостоп белән йөрүен сөйли. Бу мине рухландырды. "Кызлар булдырган, нигә миңа да сынап карамаска?", − дип уйладым. Билгеле, шунда ук башымда мең сорау туды: кем алып барыр, кайда кунасы, нәрсә ашыйсы. Тик теләгең булганда, барысы да гади, җитмәсә, бюджетлы вариант. Мин эшемнән киттем дә, юлга чыктым. Автостоп белән йөрүне якын аралардан башларга кирәк, мәсәлән, Казанга, Мәскәүгә кадәр барып карарга, күрше республикаларда булырга. Булдыра алуыңа ышанасың икән, ерак барырга да була. Миңа ошады, мондый сәяхәт − минеке.
− Берүзең сәяхәт итәсеңме?
− Төрлечә. Дус белән дә булгалый, кайчак үзем генә, еш чакта иптәшләр юлда очрый. Интернетта төрле төркемнәр бар, анда юлчылар табарга була.
− Сез юл уңаена туры килгән транспорт белән генә йөрисезме?
− Әйе. Билетларны мин шәһәр эчендә генә алам, автобуста, мәсәлән. Автостоп булганда, биштәр асып юлга чыгам һәм, тылсымлы хәрәкәт ясыйм, машина туктый, мин сәяхәт итүемне аңлатам. Әгәр безгә бер яууа икән, аның белән китәм. Юлда барганда, аралашабыз. Мин үзем турында яхшы тәэсир калдырырга тырышам. Караңгы чырайлы булырга кирәк түгел, йөртүчегә күңелсез булмый. Шулай ук мин аңа булышам. Мисалга, машинасы ватылса, яисә ягулык салганда. Һәм машина йөртүче барын да аңлый, акча сорамый. Нәкъ менә шулай аралашып, җирле халыкны беләсең һәм шәһәр яисә ил белән чынлап танышасың.
− Шул рәвешчә юлда йөрү куркыныч түгелме, төрле кеше очрый бит?
− Беркайчан да тискәре очракка юлыкмадым, кешеләр төрле, ләкин миңа начарлары туры килгәне булмады. Киресенчә, алар минем кайда булуым белән кызыксына.
− Башка шәһәргә килгәч, кайда кунасың, ничек тукланасың?
− Куну урынын мин гадәттә "кунакчыллык сайты"ннан табам, алар бар илдән фикердәшләр җыя. Анда үзләрендә сәяхәтчене кабул итәргә әзер булучыларның анкеталары бар. Сайтта теркәлергә һәм гариза калдырырга кирәк. Сайттан еш файдаланганда, кундырган кешеләр синең турында фикерләр калдыра, һәм урын табу тагын да җиңелләшә. Шуның өстенә, халык белән аралашасың: мәсәлән, Бурятиядә, җирле егеттә тукталгач, мин милли киемне дә күрдем, милли ашларын да авыз иттем. Сүз уңаеннан, ул егет рус теле укыта. Бурятларның позы ("бууза") дип аталган рызыгын әзерләде. Мантыга охшаган, алар ачык, эчлеге иттән генә.
− Урамда төн үткәрергә туры килгәне бармы?
− Әйе, еш кына. палатка куеп куна идем, беркем тимәде, салкын да булмады, иң мөһиме - палатканы дөрес сайлау, анда кышын да йокларга була. Махсус келәм түшәргә кирәк һәм сыйфатлы йокы капчыгы алырга - аның замогын тартып куясың да, җылы чыкмый. Иң гаҗәеп төнне мин Дагыстанда үткәрдем. Безнең уйлавыбызча, куркыныч ил, анда аталар, тик чынында, тынычлык белән киләсең икән, сине кунак кебек каршылыйлар. Синең нинди милләттән булуың алар өчен әһәмиятле түгел. Махачкала янында мин машина тоттым, ул искереп беткән "алтылы", анда ир-ат һәм хатын-кыз утыра иде. Утырттылар, ә мин юл буенча сәяхәтем турында сөйләп бардым. Алар мине үзләренә кунакка чакырды. Аларның куркыныч түгеллеген аңладым һәм ризалаштым. Без тау тарлавыклары, бернинди торак пунктлар да булмаган кырлар аша үттек. Анда аларның фермасы бар икән. Терлекчелек белән шөгыльләнәләр, сыер һәм ат үрчетәләр, буйволга кадәр бар. Гаиләдә12 бала. Алар мине милли ашлар һәм өйдә ясалган сыр белән сыйлады. Аерым йортта йокладым. Иртән миңа бер банка сыр бирделәр һәм мин алга таба Әстерхан ягына юл тоттым.
− Сиңа кайда бигрәк ошады?
− Грузиядә. Бар кешегә дә анда булырга киңәш итәм. Мин ике атна булдым. Җирле халык бик кунакчыл. Без җидәү идек. Трассада басып торганда, кешеләр барыбызны да машиналарына утыртып, өйләренә алып кайтырга һәм ашатып, йокларга яткырырга әзер иде. Беркөнне полиция хезмәткәрләре дә туктады, алар безне бер патрульдән икенчесенә тапшырып, алга хәрәкәт итәргә булышты. Зугдидда булганда югары вазифадагы полицейскийның да алып барганы бар. Без аннан кайда платкалар куярга була, дип сораган идек, ә ул безне полиция участогына алып килде. Шуның территориясендә 4 палатка куйдык, участокта ашарга пешердек, телефоннарны корырга куйдык, душта булдык, шул ук вакытта андагы кешеләр үз эшләрен башкарды. Батумида безне өчәр көнгә диңгезгә чыгучы бер йөртүче утырткан иде, ул безгә йорт ачкычын калдырды һәм яшәп торырга рөхсәт итте. Мин Тбилиси, Кутаиси, Поти, Боржомида да булдым.
− Алалашканда, телне белмәү комачауламадымы?
− Мин булган җирләрдә рус телен беләләр иде, Төркиядә генә белмәделәр. Андыйлар Грузиядә, Таҗикстанда очрады. Билгеле, алдан ук гади генә сүзләр җыелмасын өйрәнеп куярга кирәк: исәнмесез, мин сәяхәтче, акча юк. Төрек теле татарчага охшаган, шуңа күрә кайбер сүзләрне аңладым.
− Әти-әниегез бу мавыгуга ничек карый?
− Башта хупламадылар, минем өчен борчылалар иде. Без бит хәзер барыбыз да тирәбездә тискәре күренешләр генә дип уйларга күнеккән, ләкин мин аларны күндердем, хәзер инде ризалар. Аларга еш шалтыратырга тырышам, фоторәсемнәр җибәрәм.
− Быел 4 ай автостоп белән сәяхәттә булгансың, барыбер юлда акча кирәк бит. Күпме тоттың?
− Күпме акчаң булуы мөһим түгел. Сәяхәт итәргә катгый теләгең һәм омтылыш кына булсын. Әлбәттә, юлга чыгар алдыннан, мин көнгә күпме акча китәргә мөмкинлеген исәплим. Озак акча җыеп тормыйча, сәяхәткә чыгарга кирәк. Ерак арада көнгә 200 сум китәр дип уйлаган идем, ике тапкыр кимрәк килеп чыкты. Дүрт ай эчендә 5 илне үттем, 50 мең километр юл узып,15 мең сумга якын акча тоттым.
− "Һәркем өчен йорт" - нинди проект ул?
− Сәяхәтче йорт яисә фатирга кереп тора, һәм аны бар сәяхәтчеләр өчен билгеле бер вакытка ача, бу бушлай, әмма йортта үтәлергә тиеш булган кагыйдәләр бар. Быел андый йорт Владивосток, Первоуральск һәм Әстерхан шәһәрләрендә булды. Мин барысында да яшәп алдым. Бик кызыклы проект, анда очрашулар, лекцияләр, мастер-класслар уза.
− Хәзер кая барырга ниятлисең?
− Быел "Һәркем өчен йорт" Төньяк Африкада, Мароккода булачак, 1 декабрьдән 1 февральгә кадәр. Анда очарга уйлап торам, билетлар алынган. Бу бик кызыклы ил. Ике ай булсам, күңелсез булыр дип уйламыйм. Киләсе җәйдә Чиләбе, Өфе, Казахстан аша Алтайдагы Чемал поселогына барырга (анда да "Һәркем өчен йорт" ачык булачак) һәм Кытай, Монголиядә булырга планлаштырам. Язын Кавказга - Чечняга барырга теләгем бар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: