Алабуга нуры

Урыны үзгәрә, йолалары кала

Быел милли бәйрәм Сабан туе шәһәр ипподромында булачак.

Бу турыда Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев "эшлекле сишәмбе"дә хәбәр итте.
− Шишкин буаларындагы урын яхшы, әмма ат чабышы — бу халык бәйрәменең төп йоласы, аны сакларга кирәк. Өстәвенә, безнең шәһәрдә ат спорты мәктәбе искиткеч, − дип билгеләп үтте Рөстәм Нуриев.
Хәтерләсәгез, соңгы берничә елда Сабан туе Шишкин буаларындагы «Яшьләр» стадионында үткәрелгән иде. Ат чабышлары узды, ләкин алар бәйрәмнең төп чараларыннан еракта иде, быел бөтенесе бер урында булачак. 
Йола буенча Сабан туе программасына спорт мәйданчыклары, концерт, милли көрәш һәм башкалар керә, һәм берничә ел инде үзгәрешсез кала. Язманы әзерләгәндә, без бәйрәм турында кызыклы мәкаләләр булган газета төпләнмәләрен карап чыктык.
Мәсәлән, 1956 ел. Ул вакытта газета «Сталин юлы» дип аталган. «Быел 17 июньдә Алабугада татар милли бәйрәме Сабан туе булачак. Ул халык талантларын барлау, физкультурачыларны СССР халыкларының Бөтенроссия спартакиадасына әзерлек билгесе астында узачак. Сабантуй бәйрәмендә көрәшчеләр, җиңел атлетикачылар, велосипедчылар, волейбол һәм футбол командалары катнашачак; милли уеннар оештырылачак, үзешчән сәнгать коллективлары концерт белән чыгыш ясаячак». 
1956 елның 22 июне: «... Пионерлар йорты оркестры Советлар Союзы Гимнын башкарганнан соң, спорт уеннары башланды. Велосипедчылар ярышында беренче урын алган иптәш Хәмидуллинга патефон бирелде, икенче урын өчен иптәш Тарасов стена сәгате алды. Билбау көрәшендә 19 яшьлек Рафаил Гайсин җиңде. Аңа самовар тапшырдылар».
Әйтергә кирәк, Сабан туе үткәрү урыны берничә тапкыр алыштырыла. Аны Бехтерево янындагы Моркваши агачлыгында, шәһәр паркында, «Трактор» стадионында (хәзерге «Яшьләр»), мәйданда оештыралар.
− Сабантуй өчен иң яхшы урын − Моркваши агачлыгы. Олы мәйдан, матур урын. Шәһәр транспорты анда көн дәвамында йөрде. Халык күп була иде, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Бөтен программа көндез үткәрелде, кичкесе булмый иде, − 2017 елда алабугалы Григорий Злобнов хәбәрчебезгә шулай сөйләгән.
− Минем күп мәртәбә массакүләм-мәдәни оештыручыларның бөтенроссия конкурсларында булганым бар, анда ишеткәннәремне Алабуга бәйрәмнәрендә, шул исәптән Сабан туенда да тормышка ашыра идем, − ди Григорий Николай улы.
Беренче гаҗәпләндергән нәрсә — нанай көрәше була, ул — бер артистның ике битлекле костюм киеп көлкеле чыгышы. Ике кеше сугышкан сыман иллюзия барлыкка килә.
1994 елның 17 июне: «Быел бәйрәм яңа урында — Каманың матур ярында — шәһәр үзәгендә үтте. Шәһәрдәшләр канәгать калды, күпчелек игътибар иткәндер, транспорт белән мәшәкать булмады. Алабуга телевидениесенең җитәкчесе Нәсим Акмалов бәйрәм хакында фикерләре белән уртаклашты: «Бу юлы Сабан туе элеккесенә караганда ун башка югары узды...».
1998 елның 19 июне: «Кичке Сабан туенда быел беренче тапкыр «Сабантуй сылуы» бәйгесе булды. Бу исемгә 8нче һөнәри училище укучысы Гөлнара Сабирова лаек булды».
2001 елның 15 июнендә Сабантуй ипподромда узган.
Сабан туенда батыр исемен алу — халыкта һәм яшьләр арасында абруй санала, ул электән шулай. Моңа ирешү өчен, башта җир сөрүдә, аннары көрәштә үзеңне күрсәтергә кирәк булган. Сабан туе борынгыдан ат чабышлары белән башланып киткән, ул заманнарда егетләр атта йөрүдә алардан бер дә калышмаган кәләш күңелен яулау өчен тырышкан. Аннан милли көрәш төп ярыш төренә әверелә. Тора-бара бәйрәм йолалар һәм халык авыз иҗаты белән баетылып, мәдәни-спорт-тамашалы чарага үзгәрде.

Фикер
АМР Иҗтимагый советы рәисе Айрат Кавиев:
— Мин бәләкәй чакта Сабан туе Моркваши агачлыгында була иде. Логистика күзлегеннән караганда, анда барып җитү бик үк җайлы түгел иде. Соңрак бәйрәмне мәйданда, аннары Шишкин буаларындагы Яшьләр стадионында ясадылар. Аның шәһәр ипподромында да узганы бар. Авылларда ничек Сабан туен үткәргәннәрен хәтерлим. Аны түземсезләнеп көтә идек. Сабан туе һәрвакыт ат чабышыннан башланып, милли көрәш белән тәмамлана иде. Моннан кала тагын бик күп төрле ярышлар булып, анда үзебез дә катнаша идек. Минем өчен бәйрәмне тулысынча карау кыенга туры килә иде, чөнки чабышлар — бер, ярышлар — икенче, концерт — өченче урында, шуңа күрә бәйрәм урынын күчерү карарын дөрес дип саныйм. Тамашачылар арта тора, урыннар җитәрлек булмый башлый — бу минем карашым. Бәлки, оештыручыларга яңа урында катлаулырактыр, ләкин территорияне уңайлы итәрләренә ышанам. Менә тагын бер аспект. Бүген шәһәрдә иҗтимагый киңлекләрне үстерәләр. Шишкин буаларында ничек башланганны исегезгә төшерегез. Берни дә үткәрмәсәң, урыннар да төзекләнми. Хуҗасыз йорт шикелле. Вакыт үтү белән, массакүләм чара урыннары яхшыра, инфраструктура барлыкка килә. Шәһәр ипподромы да — искәрмә түгел. Бирегә Сабан туена гына түгел, алабугалылар башка бәйрәмнәргә дә яратып йөрерләр дип уйлыйм. Шәһәрнең аскы өлешендә яшәүчеләргә килгәндә, хәзер юл йөрүдә кыенлыклар юк. Бәйрәм урынына җәмәгать транспортында да, шәхси транспорт белән дә барырга мөмкин. Җитмәсә, шәһәр үзәгендәгегә караганда, ипподром янында машиналарны кую мөмкинлеге зуррак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: