Алабуга нуры

Ватанны саклауда 100 ел

Җиңү бәйрәме алдыннан Россия хәрби комиссариатлары 100 еллыгы уңаеннан шәһәр мәдәният сараенда тантаналы чара үтте.

Район башлыгы Геннадий Емельянов бирегә килгәннәрне бу әһәмиятле дата белән котлады.Ул илнең дәүләт органнары структурасында военкоматларның аерым урында торып, төрле тарихи вакытларда сак ныгуында зур роль уйнаганын билгеләп үтте.

Хәрби комиссариатлар Ватанны саклауга бәяләп бетергесез өлеш керткән,  Кораллы көчләргә дистәләрчә миллион совет гражданнарын  чакырып, йөзләрчә якташларыбызны эвакуацияләнгән сәнәгать предприятиеләренә эшкә урнаштыра. Бүген Алабуга хәрби комиссариатының шәхси составы, өлкән буынның бай тәҗрибә варислары булган, дәүләт сагын тәэмин итүдә аерым урынны ала һәм илебезнең Хәрби көчләре белән җәмгыять арасында төп звено булып тора, – диде ул.

− Хәрби комиссариат эшчәнлеге юнәлешләреннән берсе булып мәсьәләләр комплексын тулысынча һәм сыйфатлы гаскәр тулыландыруны үтәү. Шәһәр башлыгы, башкарма комитет, җәмәгать оешмалары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән берлектә без яшь буынга хәрби-патриотик тәрбиядә катнашабыз. Бүген 130 алабугалы хәрби хезмәттә. Военкоматтан Хәрби хезмәт башлана, әгәр Россия Федерациясенең суверенитетына кул сузучы булса, монда аның иң якын тылы, − дип билгеләп үтте Алабуга шәһәре һәм районы хәрби комиссары Николай Битюков.

Бу көнне тармак ветеранарына, алдынгы хезмәткәрләргә һәм яшь армиячеләргә бүләкләр  тапшырдылар. Аларның берсе Владимир Криницын булды, ул хәрби комиссар постында 1972 елның июненнән 1988 елның ноябренә кадәр хезмәт иткән.

− Көзге чакыруда без хәрби хезмәткә 1500-1700 кеше җибәрдек, ә хәзер 130 кеше генә хезмәт итә, шул ук вакытта сугышчан резервларга китерү өчен бирем зур иде. Ә чакыру гел күңелле үтә иде, чөнки башлангыч хәрби әзерләнү үтәргә тиеш булган яшьләр бар иде. Армиягә бездән инде әзер парашютчылар, машина йөртүчеләр китә иде. Хәзер Алабуга солдатлары күбесенчә Үзәк округта хезмәт итә, мин эшләгәндә аларны Ерак Көнчыгышка җибәрә идек, − дип искә төшерә Владимир Василий улы.

Шул ук вакытта ул һәрбер гаскәр төренең үз үзенчәлеге барлыгы турында сөйләде. Мәсәлән, танк гаскәрләренә озын буйлы егетләрне алмыйлар икән, чөнки алар танкка сыймыячак.  

− Мин хезмәт иткән вакытта армиядән баш тартуның бары тик ике очрагы гына булды. Барсы да хезмәт итәргә тырыша иде, чөнки күпчелек учреждениеләргә хезмәт итмәгәннәрне эшкә алмадылар. Хәзер дә армия көннәреннән бары яхшысы гына искә төшә, –  диде элекке хәрби комиссар.

 

Нәрсәдән башланды…

1918 елның 8 апрелендә Халык Комиссарлары Советы тарафыннан “Хәрби эшләр буенча волостьлар, өязләр, губернияләр һәм округлар комиссариатлары оешу турында декрет” кабул ителә, аның нигезендә бер ел эчендә Совет Республикасы территориясендә 7 округ, 39 губерния, 385 өяз  һәм 7 мең волость волость комиссариатлары оештырыла.

Алар 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында мөһим роль уйный. Аларның актив һәм киеренке эше ярдәмендә инде иң беренче, иң авыр сугыш көннәрендә халык хуҗалыкларыннан кеше ресурслары һәм техника  моболизациясен үткәреп булды.

Сугыш елларыннан соң военкоматлар җиңүче солдатлар белән очрашу, аларны исәпкә алу һәм эшкә урнаштыру мәсьәләләрен чишкән.

Хәрби комиссариатлар тарафыннан Әфганда интернациональ бурычларын үтәүче һәм Төньяк Кавказда конституция төзелешен билгеләүдә катнашучы гаскәрләрне туплауда бик зур эш эшләнгән. Хәзерге вакытта  хәрби комиссариатларга башка мәсьәләләр йөкләнгән, аларның үз вакытында һәм сыйфатлы башкарылуы Россия Хәрби көчләренең сугышчан һәм мобилизация әзерлегенә бәйле.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: