Алабуга нуры

Ветераннарга игътибарлы булыйк!

Геннадий Емельянов ветераннарга йөз белән борылырга чакырды. Якын арада һәр хезмәт коллективында башлангыч ветеран оешмасы булдырырга һәм аларның эшләренә булган мөнәсәбәтне төптән үзгәртергә кирәк булачак.

Бу һәм башка мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү максатыннан ветеран оешмалары рәисләре, оешма һәм предприятие җитәкчеләре, җирлек башлыклары бер залга җыелды.

«Бу очрашу ветераннар белән оештырылган эшне һәм җитәкчеләрнең ветеран оешмаларына булган мөнәсәбәтен төптән үзгәртергә тиеш. Ветераннарга, пенсионерларга аерым игътибар таләп ителә. Дөресен әйткәндә, ул әлегә җитеп бетми», - дип башлады үзенең чыгышын Геннадий Емельянов.

Алабугада бүгенге көндә 15 меңгә якын пенсионер яши, ә бу халыкның 20 проценты дигән сүз. Моннан тыш, шәһәребездә илледән артык башлангыч ветеран оешмасы теркәлгән. Тик тугыз предприятиедә генә ветераннар һәм пенсионерлар белән эш тиешле дәрәҗәдә оештырылган. Бу - НГДУ «Прикамнефть», АлАз, бораулау эшләре идарәсе, АлабугаУкупрПласт, Алабугагаз, Алабуга эчке эшләр бүлеге, 6 нчы мәктәп, суворов училищесы һәм Үзәк район хастаханәсе. Калган оешмаларда эш бары тик кадрлар бүлеге һәм профком аша гына алып барыла. Шәһәрдә 100-200 ветераны булган оешмалар да бар, тик аларда ни өчендер хәзерге вакытка кадәр ветеран оешмасы булдырылмаган. Алар арасында УТТ, ПТС һәм элеккеге райпо да бар.

«Без читтә калырга тиеш түгел. Һәр пенсионерга, һәр ветеранга барып җитү мөһим. Ветераннар ярдәмне сизеп-тоеп торсын, җитәкчеләр шуны аңларга тиеш», - дип билгеләп үтте Геннадий Емельянов.

Юкка чыккан, банкротлану стадиясендә булган предприятие хезмәткәрләрен, «оешмаган» пенсионерларны да (ә алар районда 3,5 меңгә якын) ветеран оешмасына тупларга кирәк. Бу эш мәгариф һәм халыкны социаль яклау идарәләренә тапшырылды. Мондый пенсионерларны яшәү урыны буенча мәктәпләрдә берләштерергә кирәк.

Ветераннар советы эше турында Рәкыйп Мөбарәкшин сөйләде. Советта барлыгы 53 кеше бар. Җиде эш комиссиясе уңышлы гына эшләп килә. Җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә 2011 елда алты утырыш җыелган, 168 сорау каралган, 117сенә җавап бирелгән, 51е контрольгә куелган. Ветераннар советы башка шәһәрләр белән тәҗрибә уртаклашу эше дә алып бара.

«Татарстан пенсионерлары» җәмәгать оешмасының җирле бүлеге башлыгы Нина Овсянникова үткәрелгән бәйрәмнәр турында сөйләде, бүләкләр бүлеп биргән җитәкчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерде. Оешманың нибары өч ел эшләвенә карамастан, бик күп мәдәни, танып-белү чаралары уздырылган: шәһәр музейларында, махсус икътисадый зонада экскурсия, конкурслар, көзге һәм кышкы баллар оештырылган. Җитәкчеләр ветераннарны ишетеп, аңлап, алар белән тыгыз элемтәдә эшләсен иде, дип йомгаклады Нина Овсянникова үзенең чыгышын. Геннадий Емельянов ветераннар уздырган чараларны югары бәяләде һәм шәһәр башкарма комитетына аларны оештыруда ярдәм күрсәтергә дигән йөкләмә бирде.

Алабугагаз һәм НГДУ «Прикамнефть» оешмаларының үз пенсионерлары турында кайгыртуы бары тик мактауга лаек. Барлык оешманың андый финанс мөмкинлеге булмавы аңлашыла, әлбәттә. Тик, киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, иң әһәмиятлесе - өлкән буынга ярдәм итүнең мөһим булуын аңларга һәм аларга үз әти-әниеңә кебек мөнәсәбәттә булырга кирәк. Шул чагында, зур акчаларсыз да, ярдәмне үз вакытында һәм шәхсән күрсәтергә мөмкин булачак. «Ветераннар үзләрен җәмгыятьнең тулы һәм тигез хокуклы членнары булуларын сизеп яшәргә, вакыт белән тигез атларга, яшьтәшләре белән аралашырга, файдалы булуларын тоярга тиеш», - дип ассызыклады башлык.

АлАз ветераннар советы рәисе Надежда Разина чыгышы һәрвакыттагыча үткен һәм конструктив булды. Пенсионер өчен иң куркынычы - ялгызлык. Лаеклы ялда булучыларны берләштерү, туплау максатыннан, Надежда Разина «Минем пенсионерларым - минем кайгыртуым» исемле муниципаль конкурс үткәрергә дигән тәкъдим ясады.

Алабуга муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Рәис Нәҗиповның чыгышы эмоциональ булуы белән аерылып торды. Ул ветеран оешмалары эшенә үзгәрешләр кертү турында сөйләде һәм очрашуда кабул ителгән резолюция белән таныштырды.

«Эшләүче пенсионер» дигән махсус программа кирәк һәм бу эшкә эре предприятие җитәкчеләре дә кушылырга тиеш, дип белдерде Рәис Нәҗипов үзенең чыгышында. Моннан тыш, өч пенсионеры булган предприятиедә башлангыч ветеран оешмасы, ун һәм аннан артык булганында ветераннар советы булдырырга, аларда рәис, аның урынбасарын сайларга кирәк. «Оешмаган» пенсионерларның да аерым оешмасы булдырылачак. Гыйнвар ае ахырында ветераннарның отчет-сайлау җыелышы уздыру да күздә тотыла.

Очрашу ахырында Геннадий Емельянов җитәкчеләргә пенсионерлар белән оештырылган эшне анализларга, кирәк икән уңай тәҗрибәне файдаланып янәдән оештырырга киңәш итте. Февраль аенда киңәйтелгән киңәшмә уздыру планлаштырыла. Монда элеккеге һәм яңа төзелгән ветеран берләшмәләре катнашачак. Моннан тыш, район башлыгы ветераннарны яз көне Раиф монастырена һәм Болгарга алып барырга вәгъдә бирде. «Күмәк тотынган эшебезнең нәтиҗәсе өлкән буынның тормышын яхшыртырга мөмкинлек бирер дип ышанам», - дип йомгаклады район башлыгы Геннадий Емельянов.

Фәридә Әскарова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: