Алабуга нуры

Владимир Якуба: ни өчен читтән килгән кадрлар сөйкемлерәк

Алабугада танылган бизнес-тренер Владимир Якуба булып китте. Берничә сорау бирү мөмкинлегеннән файдаланып, без аның белән шәһәр кафеларының берсендә очраштык.

Владимир, кече эшмәкәрлек хәзер бик үк яхшы булмаган вакытларын кичерә. Кече эшмәкәрлек вәкилләренә ничек исән калырга, хәлгә ничек җайлашырга?

– Сезгә кризис юк дип әйтә алам. Россиядә ике юл: яисә бездә кризис һәрвакыт, яисә ул юк, үзгәреп торган шартлар гына бар, чын эшмәкәрләргә аларга җайлашырга гына кирәк. Зарланасың икән, нинди эшкуар соң син? Ялланып эшләргә һәм мәңге “үксергә”, үзеңнең башлыгыңнан, хәлдән риза булмаска мөмкин… Мәсәлән, бүген кафега бер кешеләр керде, иртәгә икенчеләре киләчәк, аларның ихтыяҗлары төрле, базарда төрле туклану әйберләре пәйда була, салатларның төрле катнашмалылары, шуңа күрә җайлашу мөһим. Элек аш бүлмәләре ябык иде, хәзер ачык итеп ясыйлар – бу тренд. Үзгәрегез, һәм бар да тәртиптә булыр. Ут бар, бөтенесе яктыртылган, ул утны күрергә генә кирәк. Мин хәзер мажор малай кебек сөйләмим, мин үзем Кострома өлкәсендәге хәрби шәһәрчектә үстем, күп фатир, биш мәктәп  алыштырдым, дүрт ел интернатта яшәдем, кара белән акны аерам. Менә 90нчы елларда бездә кризис булды, хәтта 2008, 2014 елларда ниндидер нюанслар күренде, тик ул күптән үткәндә калды. Хәзер искиткеч заман.

Уңышка ирешү өчен, команда кирәк. Һәркайда – бизнеста, хакимият органнарында. Ул нинди булырга тиеш?

 Уңышлы команда өч өлештән тора. Беренчедән, бу аларның үз югары этәргече, тартылуы. Икенчедән – зур бирелгәнлек, ул беренчесеннән барлыкка килә. Өченчесе – шиксез ачыклык һәм агымдагы бурычларны аңлау, нәрсә эшләргә кирәген белү.

Җитәкчегә кадрларны үстерергә, шул ук вакытта аларның китәргә мөмкинлеген дә аңларга кирәк. Сез аларны өйрәтмәсәгез, һәм алар калса, яманрак. Нәкъ менә шушы төбәктә, МИЗ янәшәлегендә, “кайда туган – шунда кирәк булган” диюләренчә, күбрәк тормыш кыйммәтләре хакында аңлату эшләре: “кешеләр читтән килә, ә сез инде биредә яшисез”, ниндидер мәдәни үзенчәлекләр. Моны даими төшендерү мөһим, мәктәптән үк башларга.

– Фикер алышулардагы темаларның берсе  – МИЗ оешмаларында мөмкин кадәр күбрәк алабугалылар җәлеп ителүенә ничек ирешергә, бездә эшсезлек югары булып кала бит, ә икътисадый зонада башка шәһәрләрдән хезмәткәрләр эшли. Сез нинди киңәш бирә аласыз?

– Күп вакытымны мин Сочида үткәрәм. Анда эшкә читтән күбрәк, җирле халыкны азрак алырга тырышалар. Ни өчен? Чөнки үзләрендә яшәүчеләр иркә, анда кояш, җылы, аз эшләргә ияләнгәннәр, хезмәткә аз күнеккәннәр. Ә син килгәнсең икән, син эшләргә дип килгәнсең. Җитәкче булсам, мин дә читтән килүчеләрне алыр идем, чөнки алар җаваплырак булачак. Монда яшәүчеләрнең этәргече андый ук булмаска мөмкин, тегеләргә бит ипотека түләргә , балаларны бакчага урн.аштырырга һәм башкасы кирәк. Җирле халыкка да болар кирәк, тик аларның күбесе инде бар. Башка хезмәткәрләргә өстенлек бирүче җитәкче психологиясе аңлашыла. Артык түләү алар өчен кулайрактыр, мәсәлән, читтән килүчегә 36 мең сум, биредәгеләргә 25 мең сум. Җирле халык начаррак эшләр дип курыкканлыгын 10 мең сум аерма белән тигезли. Бу медальнең бер ягы.

Бу мәсьәләдә шәһәр һәм МИЗга таяну нокталарын ничек табарга? Беренчесе – бу мәшгульлек хезмәте, икенчесе – өйрәтү, эшләргә яратучыларга үзләрен ничек сата, күрсәтә белергә, гомумән, ничек хезмәт итәргә, эш бирүченең ни теләгәнен аңлатырга кирәк. 

– Бүгенге югары сыйныф укучысына, студентка иртәгә, белгечлек алганнан соң, яхшы эш табу өчен, ничек үзен көндәшлеккә сәләтле итәргә?

– Мәктәп укучысы ике әйберне яхшы аңларга тиеш. Беренчесе – карьера мөмкинлееген булдыру өчен, хезмәттә син нәрсәдән канәгатьләнү аласың. Кызганыч, мәктәптә моның белән шөгыльләнмиләр. Икенчесе – мәктәптә ул билгеле бер лидерлык күнекмәләре алырга тиеш, чыгыш ясый белергә, кешеләр белән төрле темаларга аралаша белергә, үз карашын яклый белергә, шундый аралашу күнекмәләре. Бала шуны үзләштерсә, искиткеч булачак. Яхшы укырга кирәк, шәп уку тагын да яхшырак.

– Рәхмәт, Владимир, укучыларыбызга Сезнең киңәшләр файдалы булыр дип уйлыйм.

Врубка: Владимир Якуба – бизнес-тренер, һөнәре буенча ике мәртәбә иң яхшы дип танылган. Россиядәге иң күренекле хедхантер. Эшмәкәр, 8 китап, 11 укыту фильмы авторы. 102 шәһәрдә, 14 илдә укулар үткәргән. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 ноября 2017 в 20:21
    Без – Хәния кызлары Яраткан җырчыбыз, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, арабыздан вакытсыз киткән Хәния Фәрхинең кызлары Алия Гәрәева һәм Алсу Валик әниләре турында үзләренең хатирәләре белән уртаклаша.
    5
    0
    0
  • 23 ноября 2017 в 08:09
    Яшел гармунлы талант иясе! Видео Баянчы, композитор Айдар Илдус улы Сәләхов инде 3 яшендә үк зур сәхнәдә чыгыш ясап, лауреат булган!
    25
    0
    2
  • 22 ноября 2017 в 16:17
    Әниләр көнен каршылап Бүген, 22 ноябрьдә шәһәрнең Үзәк балалар китапханәсендә 1 нче санлы “Дюймовочка” балалар бакчасында тәрбияләнүче мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән “Әниләр көне”нә багышланган кичә узды.
    8
    0
    1
  • 22 ноября 2017 в 16:10
    “Иң мөһиме – гомерне саклау” Юл-транспорт вакыйгалары корбаннарын искә алу көне алдыннан Алабуга ЮХИДИ бүлеге башлыгы Илназ Вәлиев журналистлар белән аралашты. Очрашу барышында мөһим сораулар яңгырады һәм кайбер нәтиҗәләр ясалды.
    13
    0
    0
  • 22 ноября 2017 в 15:59
    Гомеренең бәхетле еллары безнең шәһәрдә үткән Хәбибрахман Габдрахманов (Хәбра Рахман) 1930 елларда ук әдәбият белән шөгыльләнә башлый, беренче шигыре “Ялчы” дип аталган крестьян газетасында дөнья күрә. Көн кадагына язылган хикәяләре басыла. 1936 елдан аның тормышы Алабуга белән бәйләнгән.
    18
    0
    0
  • 22 ноября 2017 в 09:11
    Авыл төзеклеге өчен тавыш бирделәр Үткән ялларда Алабуга районының барлык җирлекләрендә гражданнарның үзара салымы буенча референдумнар үтте.
    13
    0
    0
  • 21 ноября 2017 в 13:33
    Җырга-моңга гашыйклар 19 ноябрьдә Алабуга шәһәр мәдәният сараенда танылган баянчы, композитор Илдус Сәләхов истәлегенә багышланган “Моңы калды безнең күңелләрдә” дип исемләнгән хәйрия концерты булды. Аңа быел 60 яшь тулган булыр иде.
    25
    0
    0
  • 20 ноября 2017 в 08:58
    Данир Сабировның кызы Мәрьям "Беренче канал"да Галкин тапшыруында катнашты “Беренче канал”да Максим Галкинның “Лучше всех” тапшыруында танылган юмор остасы, җырчы, пародист Данир Сабировның кызы Мәрьям тамашачыларны шаккаттырды. Мәрьямнең “Беренче канал”га бару тарихын әтисе Данир “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләп үтте.
    29
    0
    0
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!
  • 14 ноября 2017 в 14:27
    Алабугада яңа мәдрәсә булачак
    Алабуга шәһәренең “Шатлык” мәчете янында төзелеш эшләре бара. Биредә төзеләчәк күпфункцияле үзәк үз эченә мәдрәсә, ашханә һәм спорт залын алачак.
    85
    0
    0
  • 21 ноября 2017 в 13:33
    Җырга-моңга гашыйклар 19 ноябрьдә Алабуга шәһәр мәдәният сараенда танылган баянчы, композитор Илдус Сәләхов истәлегенә багышланган “Моңы калды безнең күңелләрдә” дип исемләнгән хәйрия концерты булды. Аңа быел 60 яшь тулган булыр иде.
    25
    0
    0
  • 23 ноября 2017 в 08:09
    Яшел гармунлы талант иясе! Видео Баянчы, композитор Айдар Илдус улы Сәләхов инде 3 яшендә үк зур сәхнәдә чыгыш ясап, лауреат булган!
    25
    0
    2
  • 22 ноября 2017 в 15:59
    Гомеренең бәхетле еллары безнең шәһәрдә үткән Хәбибрахман Габдрахманов (Хәбра Рахман) 1930 елларда ук әдәбият белән шөгыльләнә башлый, беренче шигыре “Ялчы” дип аталган крестьян газетасында дөнья күрә. Көн кадагына язылган хикәяләре басыла. 1936 елдан аның тормышы Алабуга белән бәйләнгән.
    18
    0
    0