Алабуга нуры

Әй кыска, бик кыска гомерләр

Алтыннарны җиргә күмгәндә дә, Алтын булып кала, күгәрми. Язмышлар да шулай бер язылгач, Башка якка инде үзгәрми. Ш.Нурулла

Кеше гомере… Бер уйласаң, мәңгелекнең бер мизгеле генә ул. Аның көннәрне айларга, айларны елларга алыштыра торган алтын фасылы һәрчак кояш баешы ягына карый. Ә анда - ерак офыкта, илаһи нурлар кочагында, һәркайсыбызны язмышыбыз көтә.

Гөлләрдә дә кеше язмышлары бар кебек. Алар язын тишелеп чыга, үсә, җәен чәчәк ата, тора-бара саргая, көз шиңмәсә, кышка кергәч сула. Кеше гомерләре дә шулай. Чәчкәләр дә бит кайберләре тамыр җибәргәндә үк һәлак була, икенчеләре исә үсеп чыккач, өченчеләре яфрак ярганда, дүртенчеләре бөре чыгарганда, бишенчеләре - иң матур чагында, чәчәк атканда… Ә калганнары исә чәчәкләрен коеп, ахыргача яшәп, орлыкларын җиргә салып, язларны көтеп ала, янә яшәрә. Табигатьнең үз кануннары булган шикелле, безнең язмышыбыз, тормышыбыз шуларга охшаш. Гыйләҗетдинова Лилия Мөсәлир кызының язмышы да шулай булды. Ул гомеренең чәчәк аткан чорында, 43 яшьтә каты авырудан соң вафат булды.

Әй бу дөнья, кояшлы һам айлы,

Бигрәк якын инде күңелгә.

Нәрсә генә эшләп була икән

Безгә тигән кыска гомергә.

Гыйләҗетдинова Лилия 1988 елны Бөгелмә медицина мәктәбен тәмамлый. 1990 елда Алабуга үзәк хастаханәсенә килеп, тәҗрибәле, Рәсәйнең һәм Татарстанның атказанган табибы Галимҗан Әхмәтшин кул астында шәфкать туташы булып эшли. Зәңгәр күзле, соры чәчле, һәрвакыт авырулар белән елмаеп сөйләшкән, кирәк чакта алар өчен чын йөрәге белән борчылучы шәфкать туташын Галимҗан абый да күреп ала. Ул Лилияне үзенең катлаулы медицина һөнәрләренә өйрәтә. Озак та үтми, аны өлкән шәфкать туташы итеп билгелиләр. Лилия һәрвакыт белемгә омтыла. Ул эштән аерылмый гына читтән торып, 2003 елны Казан медицина университетын тәмамлый, баш табибның түләүле ярдәм күрсәтү бүлеге буенча ярдәмче булып билгеләнә һәм гомеренең ахыргы көннәренә кадәр шул вазифаны башкара. Үзенең тырышлыгы, авыруларга ярдәм итәргә торуы, мәрхәмәтле булуы белән ул аеруча аерылып торды. Әй, язмыш-язмыш, ә язмышлардан узмыш юк, диләр. Лилия безнең арабыздан вакытсыз китеп барды.

Зәңгәр болыт сыман, зәңгәр күзләр

Нур балкыта иде һәрвакыт.

Без белмәдек, синең гомер юлың

Яшь көенчә булыр дип ләхет.

Изгелекләр күп эшләдең безгә,

Бүлмәбездә калды эзләрең.

Яшьләй киттең безнең арабыздан

Яз, җәйләрне күрми күзләрең.

Без әле дә сине сагынабыз,

Кайтырсың күк безгә тоела.

Бакый дөньялардан кайту юк шул,

Тик күзләрдән яшьләр коела.

Суык туфрак тәнне суытса да,

Суыта алмас йөрәк җылысын.

Мәрхәмәтле кеше була белдең

Кабул ит син бездән

Рәхмәтләрнең иң зур, олысын.

Муса Җәлилнең "Имән" дигән шигъри юлларында язылганча:

Җирдә кеше торса-торсын,

Эзе калсын тирән булып.

Үзе үлсә, эше калсын

Мең яшәрлек имән булып.

Лилия! Син үзеңнең кыска гына гомереңдә безгә маяк булып каласың, син янып, көеп, сөеп һәм сөелеп яшәдең. Шәһәр һәм район хастаханәсенең баш табибы Шәфкать Әхмәтҗанов, аның ярдәмчеләре, табиблар, түләүле ярдәм күрсәтү бүлеге кызлары һәм барлык медицина хезмәткәрләре исеменнән барысы өчен сиңа рәхмәт әйтәбез, сине элеккечә яратабыз. Син безнең йөрәкләрдә мәңге сакланырсың.

Мөсәлир кызы Лилия бәете

(Алабуга үзәк хастаханәсенең баш табиб ярдәмчесе Лилия Гыйләҗетдинова рухына багышлана)

Ап-ак күлмәгем, туя кимәдем,

Якты дөньяны, туя күрмәдем.

Кышлар үтсен, дип язларны көттем,

Язлар килмичә, гүрләргә кердем.

Кәфенлек алып, төреп куярсыз,

Саубуллашканда сары йөземә карап үтәрсез.

Өйләрдән чыгып,

Зиратка таба алып китәрсез.

Килеп җитәрләр күргән, белгәннәр,

Зурлап озатсыннар якын туганнар.

Авыр хәл икән җанны бирүе,

Сөйгән иремне ташлап китүе.

Каберем әзер, казылган булыр,

Туган, дусларның күңеле тулыр.

Күзләр яшьләнер, зинһар, сөртегез,

Сабырлар булып, бераз көтегез.

Бисмилла әйтеп, балчык салырсыз,

Башларны иеп, тыныч калырсыз.

Кабер өстемдә чәчәкләр булыр,

Кышлар бик салкын, алар да туңыр.

Күпме кешегә ярдәмнәр иттем,

Үзем вакытсыз дөньядан киттем.

Җаным ашкыныр минем сезләргә,

Күбәләк булып кайтып китәрмен туган йортларга.

Каберем өстенә бер таш куярсыз,

Туган елымны, вафат көнемне,

Язып үтәрсез.

Ә язын исә, чардуган корып,

Гөлләр утыртып сулар сибәрсез.

"Тар каберләре нурлы булсын", - дип,

Теләкләр теләп дога укырсыз.

Рухым шулчак инде шатланыр,

Кабер эчләрем нур белән тулыр.

Иптәш кызларым һәм дә дусларым,

Һич онытмагыз үткән көннәрне.

Дәвам итегез минем һөнәрне.

Ш.Нурулла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: