Яңа афәт: алабугалыларга коронавирус куркынычы яныймы?
Узган елның декабрендә Кытайның Ухань шәһәрендә элек билгесез коронавирус тибы булган пневмония үсеш ала. Инфекция ил буенча тиз тарала. Кытайдан читтә – Таиландта, Сингапурда, Япониядә, АКШ, Малайзия, Франция, Германия, Австралия, Көньяк Корея, Непал, Вьетнамда авыру очраклары теркәлгән. Россиядә яңа коронавирус белән зарарлану очраклары әлегә ачыкланмаган.
Коронавирус белән зарарлану очраклары көннән-көн артып тора. Бүген бер төрле күрсәткечләр булса, иртәнгә алар бөтенләй икенче.Уханьда ашыгыч рәвештә 2,5 мең ятакка исәпләнгән ике яңа хастаханә төзелә, дип хәбәр итә Кытайның Үзәк телевидениесе. Шулай ук Кытай Халык Республикасының Финанс министрлыгы вируска каршы көрәшкә 9 миллиард сум бүлеп биргән.
БҮГЕН АНДА САМОЛЕТЛАР ОЧМЫЙ ҺӘМ ХӘТТА ПОЕЗДЛАР ЙӨРМИ
Узган атнада Татарстан аэропортларында коронавирус кабына башлауга бәйле рәвештә контроль көчәйтелде, бу инфекциягә шикләнгән очракта гамәлләр алгоритмы формалаштырылды. “РИА Новости” хәбәр иткәнчә, Кытайның Ухань шәһәреннән Мәскәүгә барлык авиарейслар гамәлдән чыгарылган. Элегрәк хакимиятләр анда җәмәгать транспорты эшен туктаткан, шәһәрара элемтә, тимер юл вокзаллары һәм аэропорт ябылган. 27 гыйнвардан туристларны Казаннан Кытайның Хайнань утравында урнашкан Санья шәһәренә туры авиарейс белән җибәрү туктатылган. Татарстан башкаласына Санья шәһәре аэропортыннан соңгы рейс 4 февральдә булачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. Шулай ук коронавирус таралу сәбәпле, Казан халыкара аэропортында Кытайга рейслар гамәлдән чыгарылган. Сатып алынган турларга кагылышлы сорауларны 8 (800) 700-78-78 кайнар линия телефонына шалтыратып яки агентлыкка мөрәҗәгать итеп бирергә мөмкин.
БАРАБЫЗ, БАРАБЫЗ, БАРАБЫЗ…
Алабугалылар бүген коронавирус аркасында паника хөкем сөргән илгә теләп барамы? Бу хакта безгә Алабуга туристлык агентлыкларында сөйләделәр.
– Әйе. Бу ел башыннан Кытайга турларны броньлаган туристлар күп булды (Хайнань утравы). Туристларның күбесе ял итеп кайтырга өлгерде инде. Очарга җыенучылар да бар, ләкин КХР ягына барлык рейслар гамәлдән чыгарылды. Күп кенә операторлар ике вариантны тәкъдим итә: йә акчаларны кире кайтару, йә башка юнәлешне сайлау, – ди Алабугадагы бер туристлык агентлыгы вәкиле Сергей Косинцев.
– Роспотребнадзорның бу елның 24 гыйнварындагы боерыгы нигезендә, Казаннан Хайнань утравына чартер очышлары вакытлыча туктатылды. Кытайга якын арада булырга тиешле турлар үткәрелмәячәк. Аларны алдан сатып алган туристларга акчаны тулы күләмендә кайтаралар. Туристларның теләге буенча бу акчаларга йә җәйге ялга, йә якын арада башка юнәлешләр буенча турны броньларга мөмкин, – ди туристлык офисы җитәкчесе Елена Фещенко.
БАРЫБЫЗГА ДА БИТЛЕКЛӘР КИРӘК!
Алабугалы Юлия Корнилова гаиләсе белән Таиландта ял итә. Бу дәүләттә шулай ук коронавирус белән авыру очраклары теркәлгәнлектән, без аннан илдәге хәл турында сөйләвен сорадык.
– Нигездә, монда тыныч, әмма барлык кытайлылар битлек киеп йөри, алар килеп туган хәлгә бик борчыла. Даруханәдә бер төркем кытайлыларны күрдек, алар медицина битлекләрен тартмалары белән сатып алды. Руслар һәм башкалар битлексез йөри, аны киючеләр бик аз. Ләкин берәү дә контактсыз термометр-пистолет белән кешеләрнең температурасын үлчәп йөрми. Сүз уңаенда, без Таиландка килгәндә, җирле халык та битлек киеп йөри иде. Әмма гид әйтүенчә, бу хәзерге вакытта һава бик коры һәм шәһәр өстендә смог (сәнәгать шәһәрләре өчен хас пычранган һава – төтен, томан һәм тузан катнашмасы) булу аркасында. Монда яшәүчеләр шушы тузанны суламас өчен битлек кия.
ВИРУС РОССИЯГӘ КИЛЕРМЕ?
Сәламәтлек саклау министрлыгына караган тикшеренү үзәге үз докладында Россиядә яңа коронавирус штаммы барлыкка килү куркынычын югары бәяләгән. Үзәк эксперты фикеренчә, вирус 2020 елның февралендә килеп җитәргә мөмкин, диелә rbc.ru. сайтында. Белгеч вирусны читтән алып керүгә сәбәпче булган түбәндәге факторларны атый:
- вирусны кешедән кешегә һава-тамчы юлы белән тапшыру сәләте;
- Кытайның Приморье һәм Хабаровск крайлары, Яһүд автоном округы һәм Амур өлкәсе белән чиктәш Төньяк провинцияләрендә авыруларның яңа очраклары барлыкка килү.
Алабуга, Менделеевск һәм Әгерҗе районнарында “Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге” федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең баш табибы Максим Даровскийдан Алабугадагы хәлне шәрехләвен сорадык.
– Алабуга районында вируслы инфекцияләр белән авыручылар саны эпидемия бусагасыннан 60,4 процентка кимрәк. Коронавирус белән авыру очраклары теркәлмәде. Эпидемиологик хәл тотрыклы кала һәм без ул начар якка үзгәрмәс дип ышанабыз.
БУ НИНДИ ВИРУС?
– Әлеге вирус 60нчы еллардан бирле билгеле. Вакыт-вакыт төрле илләрдә авыру очраклары барлыкка килә, аның төп куркынычы шунда, ул авыр пневмониягә китерә һәм үлем белән тәмамланган очракларның зур процентын бирә. Мисал өчен, Кытайда. Башта бу вирус бары тик алиментар юл белән генә бирелә дип саналды, ягъни термик яктан тиешенчә эшкәртелмәгән кыргый хайваннарны – ярканатларны, еланнарны, этләрне, бүреләрне ашаган очракта. Кагыйдә буларак, мондый ризыкларны Азия илләрендә ашыйлар. Ә хәзер вирус мутацияләгән һәм һава-тамчы юлы белән таралу сәләтенә ия, тик моның өчен, әйтик, кешеләр күп җыелган бинада тыгыз контакт кирәк. Урамда вирус йоктырган кеше яныннан узганда, зарарлану проценты бик түбән, – ди Алабуга үзәк район хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге мөдире Зоя Трошина.
КОРОНАВИРУСНЫҢ ТӨП БИЛГЕЛӘРЕ
– Коронавирус – кискен вируслы авыру, югары сулыш юллары зарарлануына китерә. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, бу инфекциягә анализлар Новосибирскида гына ясала. Специфик симптомнар юк. Нигездә – тән температурасының күтәрелүе, косу, эч китү булырга мөмкин, һәм әгәр бу чыннан да коронавирус булса, ике-өч тәүлек дәвамында сулыш алу кыенлаша – тын кысыла, ютәл барлыкка килә, ул канлы какрык белән булырга мөмкин, ахыр чиктә бу үлемгә китерә. 2002 елда булган грипп һәм атипик пневмония дә шундый ук нәтиҗә бирергә мөмкин. Инфекциянең инкубация чоры шактый озак – 14-28 көн. Барыннан да ешрак авыруга өлкәннәр дучар була. Шулай да, куркуга калырга һәм бу инфекциядән ажиотаж ясарга кирәкми. Бәлки, Кытайда үлгән кешеләрнең моңа кадәр дә хроник авырулары булган, ә вирус хәлне катлауландыргандыр, яки алар табибка соң мөрәҗәгать иткән булырга мөмкин, – дип аңлатты Зоя Трошина.
“ТАИТИ”, “ТАИТИ”... БЕЗНЕ МОНДА ДА ЯХШЫ АШАТАЛАР
Үзеңне һәм гаиләне куркыныч инфекциядән ничек сакларга? Бу уңайдан Алабуга медицина хезмәткәрләренең бер генә аңлатмасы бар – башка илләргә, бигрәк тә бу авыру килеп чыккан җиргә барудан тыелырга.
– Күнекмәгән ризыкны ашарга кирәкми. Кытайлылар өчен бу норма булса, безнең организмның яңа ризыкка реакциясе бөтенләй башка булырга мөмкин. Һәм, әлбәттә инде, Азия илләренә бармаска. Туберкулезның ачык формасы белән авыручылар күпкә куркынычрак, алар автобусларда сәламәт кешеләр белән бергә йөри. Коронавирустан түгел, ә менә шуннан куркырга кирәк, – дип өстәде Зоя Трошина.
КЫТАЙДАН ПОСЫЛКАЛАР
Социаль челтәрләрнең рус телле кулланучылары Кытай посылкалары аша коронавирус йоктырудан шикләнә. Табиблар вирусның посылка аша тапшырылуы турындагы мәгълүматны кире кага. Сүз уңаенда, Кытай почтасы Ухань аша узучы посылкаларга өстәмә дезинфекция үткәрергә вәгъдә биргән. Ә менә Алабугада Кытайдан килгән посылкалар, хатлар һәм открыткалар берни белән дә эшкәртелми, дип хәбәр иттеләр җирле почтамтта.
КИСӘТЕЛГӘН – ДИМӘК, КОРАЛЛАНГАН
Белгечләр татарстанлыларга Кытайга барудан тыелып торырга, башка илләргә барырга планлаштырганда эпидемиологик хәлне ачыкларга киңәш итә. Чит илләрдә хайваннар һәм диңгез продуктлары сатыла торган базарларга, зоопаркларга бармаска, бары тик термик эшкәртелгән азык һәм шешәләргә тутырылган су гына кулланырга мөмкин. Битлек кияргә, ризык ашар алдыннан һәм кешеләр күпләп җыелган урыннарда булганнан соң кулларны юарга, авыруның беренче билгеләре булган очракта, персоналга Кытай Халык Республикасында булу вакыты һәм урыны турында хәбәр итеп, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев