Яңа ел табынына шәраб сайлыйбыз: сыйфатлы продукциянең фальсификаттан дүрт аермасы

Кибет, ресторан һәм кафеда ялган продукциягә ничек юлыкмаска?
Яңа елда бәйрәм кәефе бозылмасын дисәк, табындагы ризыкларның сыйфатлы булуын онытмаска кирәк. Сүз шулай ук исерткеч эчемлекләр хакында да бара. Сорау артуын сизеп, фальсификат җитештерүчеләр дә активлашты. Дәүләт тарафыннан аларга базарга юлны ябу өчен барлык чаралар күрелсә дә, җинаятьчеләр барыбер әмәлен таба. "Татспиртпром" АҖнең үзәк лабораториясе башлыгы Ирина Илларионова исерткеч эчемлекләр сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге хакында сөйләде.
1. Акциз маркасы, ЕГАИС
Кулдан, прилавка астыннан йә булмаса, имештер, турыдан-туры заводтан сатып алынган хәмернең барысы да - фальсификат. Легаль алкогольнең һәммәсе ЕГАИС системасында исәпкә алына, аның махсус федераль акциз маркасы бар. Кибетче саткан чагында кассада сканер ярдәмендә аның чынмы-ялганмы икәнлеген ачыклый. Әгәр марка "укылмаса", ул ялган дигән сүз. Кибетләр сатуга чыны белән бергә ялган аракы куйган очраклар да булды. Бу, кагыйдә буларак, прилавка рәвешендәге вак-төяк сәүдә нокталары.
- Марка "укылырга" тиеш. Әгәр кибет шешәне кабул итеп алган икән, ул автомат рәвештә ЕГАИС аша үткәрелә. Кибетнең бурычы - аны исәпләү системасы аша уздыру. Әгәр марка "укылмый" икән, аны ниндидер сәбәпләр белән исәпләү системасы аша үткәрмәгәннәр дигән сүз. Мондый алкогольне сатарга ярамый.
2. Шешәгә игътибар белән карагыз
Фальсификациянең иң киң таралган алымы - шешәне икенчел куллану. Җитештерүчеләр сыйфатлы этикеткаларны файдалана, хәтта кулланудан соң да савыт карап торышка өр-яңа кебек була. Мошенниклар исә моннан бик оста файдалана - теләсә каян шешә җыеп, аңа үзләре җитештергән составында спирт булган сыеклык тутыра.
- Этикетка - искиткеч, монда сез бернигә дә бәйләнә алмыйсыз. Икенчедән - шешәнең бөкесе. Анда ике төрле мәгълүмат - тутырган көне һәм продукциянең алты урынлы уникаль коды (УКП) күрсәтелергә тиеш. Әгәр шик туса, "кайнар линия" телефонына (8 800 550 51 16) шалтырата аласыз, һәм белгечләр атаманың код (УКП) белән тәңгәл килүен тикшерәчәк.
3. Шешәгә ни тутыруларына игътибар итегез
Аракы үтә күренмәле, анда бернинди юшкын да, эремәләр дә булмаска тиеш. Әгәр болар бар икән - бу фальсификат дигән сүз. Аны арзанлы спирт нигезендә ясаган булырга мөмкиннәр. Эш шунда, әлеге спиртта кеше гомере өчен куркыныч тудыра торган метил спиртының бармы-юкмы икәнлеген төсе, исе яки тәме буенча билгеләү мөмкин түгел.
- Тәҗрибәле кулланучы исе һәм тәме буенча аның фальсификатмы-түгелме икәнлеген бу продуктны даими рәвештә кулланган очракта гына ачыклый ала. Әгәр сез кыйммәтле яхшы коньяк яки шампан шәрабы эчәсез икән, фужерда шикле эчемлек булуын шунда ук сизәчәксез. Әгәр үзегезгә таныш түгел брендны беренче тапкыр кулланасыз икән инде, берни дә тоймаячаксыз. Шуңа күрә исерткеч эчемлекләрне яхшы, сыналган кибетләрдә генә сатып алыгыз. Бүген интернет аша сатыла торган коньяк, бренди, ром, төрле "экзотик" эчемлекләрдән агулану очраклары бик күп.
4. Бәясен сорагыз
Кибет киштәсендәге ярты литр аракының бәясе закон тарафыннан көйләнә - ул 190 сум тәшкил итә. Интернет яки такси аша, төнлә белән минималь бәягә яисә бераз кыйммәтрәккә тәкъдим ителгән хәмер - нигездә ялган. Үзегез уйлап карагыз: сатучы законны ачыктан-ачык бозуын белә торып, берничә сум акча эшлим дип мондый адымга нигә барыр икән? Күпчелек очракта, алкогольне минималь бәядән сатып алу өчен бердәнбер мөмкинлек - эре сәүдә челтәрләрендәге акцияләр.
- Сыйфатлы әйбер арзан тормый, шуны онытмаска кирәк. Бу - ашказанына нача тәэсир итә торган куллану вакыты чыккан сырок кына түгел. Ялган аракы кешене "теге дөнья"га да озатырга мөмкин. Нигә тормышны куркыныч астына куярга? Иң яхшысы: аракыны яхшы кибеттән сатып алу.
Авыл кибетләре
ЕГАИС авыл кибетләренә әле барып җитмәде. Аларга 2017 елның июленә кадәр вакыт бирделәр. Авыл кибетләрендә сатып алучылар иң элек шешәнең бөкесенә һәм аңа ни тутыруларына игътибар итәргә тиеш. Шунысы кызганыч: кибетчедә тиешле барлык документлар булса да, бу - продукциянең сыйфатлы икәнлегенә 100 процент гарантия түгел. Чөнки легаль алкоголь белән бергә алар фальсификат белән дә сату итәргә мөмкин бит.
Барлар
Ялган аракы, нигездә, чәркәханәләр һәм барларда сатыла. Дөрес, алар заводта җитештерелгән продукцияне сатып ала алуын, әмма анысы эчелеп беткәч, "сатучы"га бушаган шешәләргә биш литрлы канистрадан теләсә нәрсә тутырырга беркем дә комачауламый бит.
Рестораннар
Биредә дә - шул ук хәл. Шунлыктан алкогольгә заказ биргәндә, бөкесе ачылмаган шешә китерүләрен сорагыз. Әгәр ресторандагы кагыйдәләр буенча исерткеч эчемлекләрне шешәдән агызырга рөхсәт ителми икән, официант сезнең алда аның бөкесен ачарга һәм графинга тутырырга тиеш.
Завод аракысы
Кайбер сатучылар алкогольнең арзан торуын аны турыдан-туры заводтан алулары белән аңлата. Бу - мөмкин хәл түгел, чөнки заводның берәмләп сату өчен лицензиясе юк. Соңгы вакытта хәмерне биш литрлы канистрада сату очраклары ешаеп китте. Янәсе, бу - "Татспиртпром" продукциясе, күмәртәләп сатылгач бәясе дә арзанрак.
- Завод пластик канистраларга берни дә тутырмый. Хәтта предприятиедән спиртны шундый күләмдә яшерен юллар белән алып чыгуы да мөмкин түгел, чөнки бездә спирт ЕГАИС системасында исәпкә алынган. Без әлеге канистраларга тутырылган эчемлекне тикшердек, анализ ясадык, әмма спиртның "Татспиртпром"ныкы икәнлеге бер мәртәбә дә расланмады.
Сыйфат контроле
Завод продукциясе җитештерүнең барлык стадияләрендә (тартма, ашлык яки шәраб материаллары, су кулланудан алып, әзер партиянең сыйфатын тикшерүгә кадәр) күп баскычлы сыйфат контроле уза.
Эчке контрольдән тыш, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм алкоголь базарын җайга салу Федераль хезмәте белгечләре дә продукцияне күз уңыннан үткәрә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.1300
-
21 гыйнвар 2021 - 14:32Алабугалы мошенникларның күрсәтмәләрен үтәп, акчасыннан колак каккан Алдакчыларның корбаны булуын аңлап, алабугалы полициягә хәбәр итә.1200
-
21 гыйнвар 2021 - 14:23Татарстан Идел буе федераль округында туучылар саны буенча лидер булып тора Республикада мең кешегә исәпләгәндә үлемнәрне теркәү саны иң азы.900
-
21 гыйнвар 2021 - 14:00Гүзәл Уразова дүртенче бәбиен кайчан таба? Бала тапканда Илдар янында булачакмы? Барыбызга да мәгълүм, Гүзәл Уразова тиздән дүртенчегә әни булачак. Якыннары әйтүенчә, бала табу срогын табиблар 15нче февральгә куйганнар.1600
-
21 гыйнвар 2021 - 13:25Алабуганың балалар китапханәсендә китап күргәзмәсенә күзәтү узды Күптән түгел балалар китапханәсе — 3нче филиалда татар әдәбияты классигы Гомәр Бәшировның тууына 120 ел тулу уңаеннан эшләнгән «Туган як җырчысы» дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү узды.1800
-
21 гыйнвар 2021 - 13:05Алабуга районы авылларында отчет сессияләре башланды Беренче исәп-хисап утырышы Олы Елово авылында үтте.2000
-
21 гыйнвар 2021 - 13:01Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус белән авыруның 85 очрагы теркәлгән Алабугада 2 кеше COVID-19 йоктырган.1500
-
21 гыйнвар 2021 - 11:01Татарстанлылар короновируска каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәтләре порталы аша языла ала Вакцинация өчен онлайн рәвештә бары тик тору урынына караган медицина учреждениеләренә генә язылырга була.2500
-
3 декабрь 2020 - 10:57«Татмедиа» газета-журналларына ташлама белән язылырга җитешегез
-
9 ноябрь 2020 - 19:41Сездә салкын тию, ОРВИ яки COVID-19 симптомнары бармы? Аларны бер-берсеннән ничек аерырга?
-
21 гыйнвар 2021 - 09:42Ел башыннан битлек режимын бозган өчен 300 алабугалыга беркетмә төзелгәнАлабуганың җәмәгать урыннарында һәм транспортта битлек режимын саклауны тикшерәләр.5000
-
18 гыйнвар 2021 - 11:09Татарстанда короновирус йоктыруның 95 яңа очрагы ачыкланган Алабугада 1 кеше COVID-19 йоктырган.17100
-
18 гыйнвар 2021 - 16:30Банан һәм дарчин тыныч йокларга булыша Авыр эш көненнән соң еш кына йоклап китеп булмый. Башта мең төрле уй, борчу... Иренмичә шушы чәйне ясап эчсәгез, төне буе уянмыйча тыныч йокларсыз.15900
-
19 гыйнвар 2021 - 11:58Алабуга районының авыл җирлекләре акчалата бүләк алды Алабугада авыл җирлекләре арасында үткән «Иң яхшы Яңа ел бизәлеше» бәйгесенә йомгак ясалды.13900
-
18 гыйнвар 2021 - 06:30Павлова: Махсус Олимпиаданы Казанда үткәрү республиканың инклюзив спортка керткән өлешен күрсәтә 2021 елгы Гайдар форумы дискуссияләре мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Бөтендөнья кышкы уеннар темасына багышланды.13000
-
18 гыйнвар 2021 - 09:46Инфекционист бәкегә чуму вакытында короновирус йоктыру куркынычы турында сөйләде Салкын суга чумган вакытта барлыкка килгән адреналин иммунитетны көчәйтә.12700
-
18 гыйнвар 2021 - 11:14Бүген Татарстанда короновирустан массакүләм вакцинация башланды Прививка ясатуга республикада яшәүче һәркем языла ала.12500
-
18 гыйнвар 2021 - 14:15Алабугалыларны короновирустан прививка ясатырга чакыралар COVID-19га каршы вакцинаны ясату өчен поликлиниканың прививкалар кабинетына 4-41-28 телефоны буенча шалтыратып язылырга була.12400
-
18 гыйнвар 2021 - 13:402020 елда Казанда короновирус аркасында аерылышулар саны кимегән 2020 елда аерылышу турында 4 мең акт төзелгән, бу — 2019 ел белән чагыштырганда 18 процентка азрак.11900
-
18 гыйнвар 2021 - 11:48Әлмәттә пычрак кар өеменә анализ ясалачак Пычратучы матдәләр ачыкланган очракта, гаепле кеше 300 мең сумга кадәр штраф түләячәк.11700
-
18 гыйнвар 2021 - 14:25Короновируска антитәнчекләр бары тик икенче «Спутник V» прививкасыннан соң гына барлыкка килә Беренче инъекциядән соң короновируска каршы иммунитет җитәрлек дәрәҗәдә барлыкка килми.11000
-
18 гыйнвар 2021 - 14:48Татарстанда короновируска каршы прививка ясатканнар өчен паспорт кертергә җыенмыйлар Прививка инфекция йоктырудан сакламый, бары тик Covid-19ның җиңел барышын гына гарантияли.10700
-
19 гыйнвар 2021 - 18:35Татарстанда узган тәүлектә короновирустан дүрт үлем очрагы теркәлгән Пандемия башланганнан бирле 19 гыйнварга COVID-19дан үлүчеләр саны 229 кешегә җиткән.10600
-
20 гыйнвар 2021 - 10:41105 алабугалы короновируска каршы прививка ясаткан Тагын 200 кеше вакцина кайтуын көтә.10500
-
19 гыйнвар 2021 - 11:55Татарстанда 90 кеше соңгы тәүлектә короновирус йоктырган Алабугада кичә COVID-белән яңа авыручылар теркәлмәгән.9800
-
19 гыйнвар 2021 - 08:20Татарстанда 2,5 мең социаль әһәмияткә ия объектны югары тизлекле интернетка тоташтырачаклар Учреждениеләрне интернетка тоташтыру «Цифрлы икътисад» илкүләм проектының «Мәгълүмати инфраструктура» төбәк программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.9200
-
19 гыйнвар 2021 - 13:51Татарстанның Дәүләт торак фонды соципотекадагы яңалыклар турында сөйләде Үзгәрешләр социаль ипотека программасында катнашучыларга зур мөмкинлекләр тәкъдим итә.9200
-
19 гыйнвар 2021 - 08:59Груничев транспортта йөрү өчен түләүне кисәк арттырмау юлларын тәкъдим итте ТР тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе Казан перевозчиклары үтенече буенча аңлатма бирде.8900
-
19 гыйнвар 2021 - 11:28Борис Менделевич короновируска каршы прививка ясату тәҗрибәсе белән уртаклашты Танылган сәясәтче, медицина фәннәре докторы, врач-психиатр Борис Менделевич короновируска каршы прививка ясаткан.8600
-
19 гыйнвар 2021 - 18:00Татарстанлылар ана капиталын авыл ипотекасын түләү өчен куллана ала Авыл ипотекасы буенча кредитның максималь суммасы 3 миллион сум тәшкил итә.8400
-
19 гыйнвар 2021 - 09:48Татарстанда Минтимер Шәймиевкә багышланган күргәзмә ачылачак Күргәзмәне ТР Президенты Аппараты һәм «Яңарыш» Республика Фонды оештыра.8200
-
19 гыйнвар 2021 - 14:58Татарстан Президенты «Китап» радиосы эшли башлавы турында сөйләде Радиостанция 98,6 FM дулкынында эшли.8200
-
19 гыйнвар 2021 - 13:15Социаль челтәрләрдә Татарстанда яңа телеканал ачылу турында хәбәр таралды Татарстанлылар бу яңалыкны күп санлы комментарийлар һәм лайклар куеп каршы алды.8000
-
19 гыйнвар 2021 - 13:18Капремонт, ФАПлар һәм юллар: Татарстанда 2020 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга нәтиҗә ясадылар Барлык чараларны гамәлгә ашыру өчен 30,7 млрд сум акча тотылган.8000
-
19 гыйнвар 2021 - 15:332020 елда Татарстан алданган өлешчеләр проблемаларын хәл итү буенча лидерлар исәбенә керде Узган елда 400гә якын өлешченең хокукы торгызылган.7900
-
20 гыйнвар 2021 - 18:07Татарстанда короновирустан тагын 4 кеше үлгән Пандемия башланганнан бирле 20 гыйнварга COVID-19дан үлүчеләр саны 233 кешегә җиткән.7400
-
20 гыйнвар 2021 - 06:10Татарстанда бер көн эчендә меңгә якын кешегә короновирустан прививка ясалган Вакцина ясаткан татарстанлыларның күпчелеге препаратның беренче дозасын алган.6500
-
20 гыйнвар 2021 - 10:54Татарстанның көньяк-көнчыгышында яңа телеканал эшли башлады Яңа телеканалның исеме һәм логотибын республика халкы уйлап чыгарачак.5800
-
20 гыйнвар 2021 - 12:43Алабугада кар чистарту техникасы өчен бокслар төзеләчәк Район башлыгы Рөстәм Нуриев шундый йөкләмә бирде.5500
-
20 гыйнвар 2021 - 14:46Татарстанның һәр бишенче җир асты су чыганагы санитар нормаларга туры килми Узган ел Тукай, Мөслим һәм Минзәлә районнарында хәлләр начарланды.5500
-
20 гыйнвар 2021 - 10:29Татарстан Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү өчен планшетлар алды Сан алучыларның брендлы киемнәре, паспорт һәм таныклыгы булачак.5400
-
20 гыйнвар 2021 - 08:19«Ялкын» журналының яңа санын тәкъдим итүгә бер миллион язылучысы булган блогер килде Татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.5300
-
20 гыйнвар 2021 - 11:17ЮВТ-24 — Татарстанның көньяк-көнчыгышында яшәүчеләр яңа телеканалга исем сайлады Телеканал республиканың нефть төбәкләре өчен эшли.5200
-
20 гыйнвар 2021 - 12:58Татарстанда пандемия вакытында башка инфекцияләр белән өч тапкыр азрак авырганнар 2020 елда эчәк авыруларын төркем белән йоктыру очраклары бөтенләй булмаган.5100
-
20 гыйнвар 2021 - 13:44Тагын бер кечкенә алабугалының хыялы чынга ашты Эльдар Абдуллаевның хыялы «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясе ярдәмендә тормышка ашты.5100
-
21 гыйнвар 2021 - 09:42Ел башыннан битлек режимын бозган өчен 300 алабугалыга беркетмә төзелгән Алабуганың җәмәгать урыннарында һәм транспортта битлек режимын саклауны тикшерәләр.5000
-
20 гыйнвар 2021 - 11:49Татарстанда кичә 87 кеше COVID-19 йоктырган Алабугада кичә яңа авыручылар теркәлмәгән.4800
-
20 гыйнвар 2021 - 13:20Анна Попова Татарстанда короновируска каршы көрәш нәтиҗәләрен югары бәяләде Россия Роспотребнадзор башлыгы Татарстанда Covid-19 аркасында паника барлыкка килмәвен билгеләп үтте.4300
-
20 гыйнвар 2021 - 18:01Әлмәтнең яңа «ЮВТ-24» телеканалы өчен алып баручыларга кастинг игълан ителде Кастингта җиңүчеләрне Инстаграмда лайк һәм комментрийлар буенча сайлыйлар.4300
-
20 гыйнвар 2021 - 13:00Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев шәһәрнең тарихи өлеше объектларын тикшерде Тикшерү барышында Университет мәктәбе янындагы парк, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәп, ремонтка мохтаҗ булган торак корпус, шулай ук төзекләндерергә кирәк булган кайбер йортлар каралды.3300
-
21 гыйнвар 2021 - 06:13Татарстан предприятиеләрендә короновируска каршы вакцинация башланды Гыйнвар аенда республика тагын 190 мең доза «Спутник V» алачак.3100
-
21 гыйнвар 2021 - 09:03Алабуга районында мәгариф һәм медицина учреждениеләре хезмәткәрләре вакцинация уза 19 гыйнварга барлыгы 105 кеше прививка ясаткан.3100
-
21 гыйнвар 2021 - 10:20Рөстәм Нуриев алабугалыларны кабул итте Сорауларның берсе Алабуганың Меңьеллык урамында урнашкан йортның төзелеше тәмамлануга кагылышлы иде.2800
-
21 гыйнвар 2021 - 08:30Татарстанлылар автомәктәпләрдәге кагыйдә бозулар турында кайнар линиягә хәбәр итә ала Хәбәрләрне мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль Департаментының социаль челтәрләрдәге рәсми төркемнәренә җибәрергә була.2500
-
21 гыйнвар 2021 - 10:07КФУның Алабуга институтында академик Камил Вәлиев истәлегенә Бөтенроссия конференциясе узды Анда 60тан артык уку йорты, шул исәптән Фәнни коллаборация йорты һәм РСК үзәкләре катнашты.2500
-
21 гыйнвар 2021 - 11:01Татарстанлылар короновируска каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәтләре порталы аша языла ала Вакцинация өчен онлайн рәвештә бары тик тору урынына караган медицина учреждениеләренә генә язылырга була.2500
-
21 гыйнвар 2021 - 10:19Алабуга полиция хезмәткәрләре «Студентлар десанты» акциясендә катнашты Алабуга политехника колледжы һәм Алабуга медицина училищесы студентлары полиция бүлегендә булды.2000
-
21 гыйнвар 2021 - 13:05Алабуга районы авылларында отчет сессияләре башланды Беренче исәп-хисап утырышы Олы Елово авылында үтте.2000
-
21 гыйнвар 2021 - 10:52Татарстанда ике айда COVID-19 мәсьәләләре буенча кайнар линиягә 60 мең шалтырату килгән Көн саен 122 бердәм номерына яңа коронавирус инфекциясенә кагылышлы мәсьәләләр буенча 2 меңгә якын шалтырату килә.1800
-
21 гыйнвар 2021 - 13:25Алабуганың балалар китапханәсендә китап күргәзмәсенә күзәтү узды Күптән түгел балалар китапханәсе — 3нче филиалда татар әдәбияты классигы Гомәр Бәшировның тууына 120 ел тулу уңаеннан эшләнгән «Туган як җырчысы» дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү узды.1800
-
21 гыйнвар 2021 - 14:00Гүзәл Уразова дүртенче бәбиен кайчан таба? Бала тапканда Илдар янында булачакмы? Барыбызга да мәгълүм, Гүзәл Уразова тиздән дүртенчегә әни булачак. Якыннары әйтүенчә, бала табу срогын табиблар 15нче февральгә куйганнар.1600
-
21 гыйнвар 2021 - 13:01Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус белән авыруның 85 очрагы теркәлгән Алабугада 2 кеше COVID-19 йоктырган.1500
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.1300
-
21 гыйнвар 2021 - 14:32Алабугалы мошенникларның күрсәтмәләрен үтәп, акчасыннан колак каккан Алдакчыларның корбаны булуын аңлап, алабугалы полициягә хәбәр итә.1200
-
21 гыйнвар 2021 - 14:23Татарстан Идел буе федераль округында туучылар саны буенча лидер булып тора Республикада мең кешегә исәпләгәндә үлемнәрне теркәү саны иң азы.900
-
20 гыйнвар 2021 - 12:43Алабугада кар чистарту техникасы өчен бокслар төзеләчәк Район башлыгы Рөстәм Нуриев шундый йөкләмә бирде.5500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423600, Республика Татарстан, г. Елабуга, ул. Окружное шоссе, д. 15
Телефон редакции: (85557) 3-81-11, 3-25-45
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика