Алабуга нуры

Ядегәр – Казан арасы

Ядегәр - Казан арасы: Өч көн, өч төн барасы. Тәүлекнең дүртенче төнендә Анда кунып каласы. Казан - Ядегәр арасы: Өч көн, өч төн кайтасы. Берүк, малкаем, чыдый күр, Арып хәлдән таймачы,

- дип җырлаган булыр иде Ядегәр сылуы Мөнирә, әгәр җырлый белсә, ул ерак үткәндә калган сугыш алды елларында кышын - чанага, ә җәйләрен арбага ат җигеп Казанга барганда һәм кайтканда. Мөнирә Сафа кызы бер эштән дә куркып тормый шул: буын утырткан ир-ат, көче ташып торган егет-җиләннең дә һәркайсы алынмый торган зур чыдамлык һәм тәвәкәллек сораучы 200 чакрымнан арткан ерак юлга "эх" тә димичә чыгып китә. Морт МТСындагы тракторлар өчен запас частьләр бары тик мәркәздә генә бар һәм МТС җитәкчесе Саттаров еш кына ярдәм итүләрен сорап, башка бер колхозга да түгел, ә нәкъ менә Ядегәргә килә. Гадәттә, атна буена сузылган сәфәргә ике ат белән чыгалар. Бер атның кузла башына дилбегә тотып Габдрахман агай утыра, икенчесендә - Мөнирә. Саттаров иптәш тә, кагыйдә буларак, Мөнирә янәшәсенә урнаша. Кызның өстендә кыска пинжәк, кигән чалбары да искереп беткән һәм юка. Ул туңмас өчен еш кына чанасыннан сикереп төшә дә йөгереп бара башлый, эченә җылы кергәч, кабат утыра. Саттаров аңа җылырак киенеп йөрергә киңәш итә. Анысын бик яхшы аңлый Мөнирә, тик булмаган киемне каян аласың ди. Шулай да җае чыга тагын, абыйлары Хәйбри ничектер берсендә Кукмарадан хәрби киемнәр алып кайткан чак туры килә (район үзәгенә илтеп тапшырыр өчен) һәм ул бер бушлат белән сырган чалбарны сеңлесенә бүләк итеп бирә. Бушлатның алтын аеллы каешы да бар, ялт-йолт итеп тора. Аңа кызыгучылар күп, сорап аптыратып бетерәләр. Тик Мөнирәнең үзенә кирәк шул, хәзер инде ул кышкы юлда да туңмый.

Берчакны (бусы инде сугыш вакытында) Казаннан кайтып килгәндә, Кибәче авылына җиткәч, Мөнирәнең арба тәртәсе сына. Габдрахман агай да, кыз үзе дә пошаманда: инде нишләргә?

Шунда тәҗрибәле агаебыз ерак түгел күренеп торган фермага күрсәтеп: "Кереп кара әле, кызым, ярдәм итми калмаслар", - дигән төпле киңәшен бирә. Мөнирә абзар эченә үтеп ары-бире карана, тик, өйлә туры булгангамы, кем дә юк. Ул бер читтә тәртәләре өскә тарттырып бәйләнгән арбага игътибар итә һәм тәвәкәлләп шунда таба атлый...

Янына тәртә күтәреп килгән кызны күргәч, Габдрахман агай соклануын яшермичә: "Уңганлыгың артып узган, бәхетләрең генә була күрсен, кызым, - дип тел шартлата. - Әйдә, чыгар теге казылыгыңны, азрак тамак ягын кайгыртып алсак та ярыйдыр". Мөнирәнең Вафа абыйсы, бер аягына аксаганлыктан, сугышка алынмый һәм МТС комбайнында төрле авылларда эшләп йөреп еш кына итлеккә ат алып кайта, аны суйгач, әниләре Шәмсебанат ат итеннән бер дигән казылык ясый. Шул сәбәпле Сафиннар гаиләсе Ядегәр авылында иң икмәкле һәм итле-казылыклы гаиләләрдән санала. Мөнирә саран түгел, Габдрахман абыйсына да кипкән казылыктан өлеш чыгара.

Габдрахман карт юкка хафаланган икән: бәхете була Мөнирәнең, күрше Илмәт авылы егете Гарифка тормышка чыгып, утыз елдан артык тигез татулыкта гомер кичерә һәм биш бала тәрбияләп үстерә алар. 1946 елның февралендә килен булып төшә Мөнирә Әшрәфҗан агай һәм Тайбә җиңгиләр йортына. Ә аңарчы... Хәер, аңа кадәр - 1941 елның 21 июнь төнендә үк урлап алып киткәндә калалар Сафа абзый кызын Юраш авылының гаярь һәм укымышлы егете Тимерхан (Тимерхан Сабир улы Сабиров Ватан сугышы фронтларында утлар-сулар кичеп, яраланып кайтканнан соң күп еллар тарих фәненнән балалар укытты һәм әле берничә ел элек кенә бакыйлыкка күчте) белән аның дусты Гариф. Гариф Әшрәфҗан улы инде Кызыл Армиядә хәрби хезмәт срогын тутырып һәм акфиннәргә каршы сугышта катнашып кайткан егет булса да, никтер кызлар кулын сорап әти-әнисе катына керергә батырчылык итми. Хәер, ул Мөнирәсе артыннан йөргәндә озынколаклар аша Сафа агайның: "Әле ике абыйсының башлы-күзле буласы бар, чираты җиткәнен көтсен", - дигәнен ишеткән була. Әнә шул да басынкы холыклы егетне "кыз урлау"га этәрә күрәсең.

Егерме беренче июньнең җылы кичендә яшьләр кичке уеннан соң гына таралыша. Гадәттә Мөнирәсен үзе генә озаткан Гариф бу юлы дусты Тимерханны да иярткән. Ике егет кызны уртага алып койма буендагы эскәмиягә утыргач, юньләп сүз башларга да өлгермиләр, өйдән Шәмсебанат апаның: "Әйдә кер, кайда йөрисең анда, әтиең белән чыгып алганны көтәсеңме әллә?" - дигәне ишетелә. Мөнирәгә, теләсә-теләмәсә, кереп китүдән башка чара калмый.

Икенче көнне герман сугыш башлаган дигән хәбәр бөтен уй-хыялларның астын өскә китерә. Гарифка июнь ахырында ук повестка килә. Иртәгә китәсе дигән көннең кичендә ул Мөнирәсе янына менгәч: "Берүк хәрби комиссариатка мине озатып калырга килә күр", - дигән үтенечен белдерә. Шул аерылудан дүрт ел бер-берсен күрмичә һәм хәл-хәбәр алышмыйча торачакларын (фронттан бер-ике хаты гына килеп өлгерә) күңеле белән сизенгән ахры ул. Кыз Хәйбри абыйсына урып-җыю эшләре вакытына бронь алып кайтуны да сылтау итеп (Хәйбри агай сугышка соңрак алына һәм һәлак була) төн уртасы узу белән Алабугага чыгып китә. Өлгерә Гарифын озатырга, көтәргә вәгъдә биреп кала. 1945 елның көзендә генә әйләнеп кайта егет шул китүеннән, яраланган хәлдә фашист әсирлегенә эләгеп һәм тагын да ныграк эченә йомылып. Ул беркайчан һәм беркемгә дә әсирлектә күргәннәре турында сөйләми. Хәер, ул заманнарда тоткынлык газабы кичергәннәргә караш бер дә уңай түгел иде шул...

Мөнирә Сафа кызы Әшрәфҗанова бүген дә исән-имин яшәп ятмакта, унынчы дистәне ваклый башлавына да инде өч елдан артык. Гариф агайның гына гомере кыскарак булды, моннан 38 ел элек ул арабыздан кинәт кенә китеп барды. Ничек куаныр иде, югыйсә, биш баласының да тормышта күптән инде үз урыннарын табып, күп сандагы оныкларының һәм оныкчыкларының Илмәттәге төп йортка сукмакны өзмәүләрен күреп.

Әнә, бүген дә өй янәшәсендәге мунча морҗасыннан төтен чыкканы күренә: Алабуга каласында яшәп үзәк район хастаханәсендә хирург булып эшләүче төпчеге Марат атна саен кайтып, мунча чабынып китмичә калмый, бигрәк ярата инде ләүкәдә парланырга. Сабан туена өлкән угълан Кәүсәре Казаннан хәләл җефете белән кайтып киткәннәр. "Тау башы" урамында көн итүче Фаигы эшкә барганда-кайтканда хәл белергә еш кагыла. Саланы түгел, каланы якынрак күрүче Ильясы да әнисе йортына хәл белешү өчен кайтырга вакыт таба. Дүрт малай арасында бердән-бер кыз булган Фәрдиясе генә авылда еш була алмый, аның ир канаты күптән вафат һәм тормыш-көнкүреш хәлләрен дә җиңелләрдән дип әйтеп булмый. Кыз бала барыбер "ана сарылы" шул: инде менә ике кыш әнисен Казанга алып китеп, үзләрендә тәрбия кыла.

Иртә яздан кышның зәмһәрир суыклары башланганчы, Мөнирә әбиебез "үз йортымда үз көем" дигән сыман кыштыр-кыштыр мәш килүен белә. Урам аркылы гына бертуган сеңлесе Фәхринур апа яши ич, аларның әле берсенә, әле икенчесенә үзара йөрешеп-хәл белешеп торуларын күрше-күлән һәм авылдашлар күреп куаналар булыр. Аралашып яшәргә язсын берүк, илгә-көнгә тынычлык, сәламәтлек телик үзләренә.

Фирдәвес ХУҖИН

Мөнирә апа кызы Фәрдия һәм улы Кәүсәр белән

Кодагые белән

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: