Алабуга нуры

Ядегәр Сабантуенда

Бүгенге Ядегәр - йортлар саны дистәдән дә артмаган (ел әйләнәсе кешеләр яшәүче йортлар турында сүз бара) кечкенә авыл. Шулай булса да, аның халкы (Ядегәрдән чыгучылар һәм анда көн күрүчеләр) олы бер гаилә кебек дус һәм тату.

Моның шулай икәнен Яңа ел бәйрәмнәрен, аннан битәр Сабан туйларын күпләр сокланырлык дәрәҗәдә оештыру да раслый. Ядегәрлеләр быел да үз авылларының Сабан туен (алар аны "Авыл көне" дип тә әйтәләр) 21 июньдә, мәркәзебез Казанда үткәрелгән республика Сабан туе белән бер көнне бәйрәм иттеләр. Инде башка авыл һәм район үзәкләрендә татар халкының милли бәйрәме шаулап узганлыктан, бирегә җыелган гавам шактый ишле иде. Күпләр үзләренең шәхси машиналарында килгәннәр: кая карама, авто өстенә авто. Күңелләрне хушландырып, музыка уйнап тора. Бирегә Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте директоры Әлфирә Әкбәрова үзенең студентлары: җырчылар - Салават Закиров һәм Алинә Әхмәтшинә, баянчы Рөстәм Закиров һәм оператор егет Русланны җибәргән.

Ядегәрнең рухи-мәдәни тормышын сүндермичә тотучы Нәсимә Кәримуллина (кызганычка, 2014 ел Татарстанда мәдәният елы буларак билгеләп үтелсә дә, нәкъ менә быел Нәсимә Тимерхан кызы алып барган 0,5 ставкадагы мәдәният хезмәткәре штатын кыскартканнар) көндезге сәгать бердә бәйрәм тамашасын ачык дип белдерә һәм сүзне Илмәт авыл җирлеге үзидарәсе башлыгы Рәзимә Мингалиевага бирә. Үзидарә рәисе авылдашларга һәм килгән кунакларга котлауларын ирештергәннән соң тамаша башланып китә. Иң әүвәл чыгышы белән берсе Ядегәрдән - Миннемулла Нәҗипов - һәм берсе Көек авылыннан булган Әхмәт Шакиров - сугыш ветераннарын зурлап вә хөрмәтләп бүләкләр тапшырыла. Аннары сигез тыл ветеранының: Фатыйма, Рауза, Закирә, Нурания, Бибинур апаларның (алар Ядегәрдән) һәм Газзә, Гайшә һәм Мәдинә апаларның (болары көеклеләр) исем-фамилияләре яңгырый һәм аларга бүләкләр тапшырыла. Илле биш елдан артык бергә гомер кичергән, күп санда балалар үстереп, хәзер инде оныкларын тәрбияләргә булышлык күрсәтүче ирле-хатынлы Рузилә апа һәм Наил ага Ибраһимовлар, Сара апа һәм Заһретдин ага Зыятдиновлар да игътибардан читтә калмый - түгәрәк даталары уңаеннан бүләкле булалар. Ядегәр һәм Көек авылларында дини йолаларны билгеләп үтүдә (Корбан һәм Ураза гаетләре, мөселман бәндәсен соңгы юлга озату, зиратларны чистартып-карап торуда башлап йөрү һ.б.) имам вазыйфаларын башкаручы Багданур ага Хөсәенов исеме дә хөрмәтләп телгә алына һәм аңа истәлекле бүләк тапшырыла. Ядегәрдә һәр эштә башлап йөрүче, иң мөһиме - авылның һәрдаим проблемасы булган су белән тәэмин ителешендә өзеклеккә юл куймаска тырышучы уңган егетләр: Раиф, Зөлфәт, Рифат һәм Дилүснең керткән өлешләре дә уңай бәяләнеп, бүләккә лаек дип табыла.

Мең еллар буена милләтебезне күркәм күренеше, дустанә хәерһахлыгы белән башкаларга үрнәк иткән Сабантуй манзаралары гадәттәгечә балалар көрәше белән башланып китә. Сабыйларга кызык һәм аларны (җиңгәнен дә, җиңелгәнен дә) бүләк-күчтәнәчләр чын күңелдән һәм бернинди хәрамнарсыз бил алышына рухландыра. Иң кечкенәләрдән үрләп киткән татарча көрәш мәйданы акрынлап буйга тартылганнарга һәм инде беләкләренә яхшы ук кот кундырып пәһлеванга әверелгәннәргә күчә. Янәшәдә генә ике төрдә гер күтәрү бәйгесе кыза, аннан ерак түгел җитезләр һәм спортның ошбу төрен үз иткәннәр (шулай ук ике төрдә) турникта тартыла. "Агач ат"ка атланып, капчык белән орыш-бәреш уены да үз чиратында мәйдан түгәрәгенә тезелгән эскәмияләрдә утыручыларның игътибарын җәлеп итә, шундый ук "сугыш" кара-каршы ике агач бүкәнгә басып орышучылар арасында да кабынып китә.

Мәйдан гөрли, мәйдан җырлый һәм бии. Әнә, Илмәт авылыннан килгән Габделнур Вәлирахманов ошбу мавыктыргыч манзараны оештырып (Габделнур әфәнде Нәсимә Кәримуллинаның бертуган энесе) үзе дә бии, аның янәшәсендә 7-8 яшьлек малай һәм кызлардан башлап, сигезенче дистәнең дә өске ягына чыккан әбиләргә кадәр хәле җиткәнчә аякларын тыпырдатып әйләнә. Комиссия әгъзалары булып төрле уеннар оештыруда риясыз ярдәм күрсәтүче илмәтлеләр Габделнурдан башка да бар әле: милли көрәшне оештыручы судья - Хәниф Хәбибуллин (чыгышы белән Ядегәрдән), армрестлингка (кул көрәше) күзәтчелек итүче - Илдус Вәлиев (җөмләдән, кул көрәше ирләр һәм хатын-кызлар арасында да оештырылды) шундый затлардан. Ядегәрнең гаярь ир-егете, элгәрерәк елларда озак вакыт урманчы һөнәрен үз иткән һәм Ядегәр-Көек авылы тирәләренә зур мәйданнарда кыр ышыклау - урман полосалары утыртырга үзеннән саллы өлеш керткән Раиф Гайнетдинов гер күтәрү, аркан тарту бәйгеләренә рәислек итте. Илсур Шакировны, читтә яшәсә дә, авылдашлары Ядегәрнең патриоты диләр, Сабан туйларын оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе икән, судьялар төркемендә дә бар иде ул. Раифның әнисе - Айсылу апа - яхшы итеп бии белүен бәйрәм тамашасына җыелганнарга да күрсәтте, аның яшьләргә хас җитез хәрәкәтләрен бар халык тел шартлатып күзәтте. Бибинур апа 83 яшендә булса да, Нәсимә Кәримуллина микрофон китереп биргәч, яшем өлкән дип тормады, "Кондырак болыннары" җыруын килештереп җырлады. Сиксән дүрт яшьлек Рауза апаның профессионалларга хас моңлы һәм тирән тавышына, һич көчәнүсез зур көч сорый торган көйне башкарып чыгуына күпләрнең исе киткәндер.

Бәйрәм манзаралары бер-бер артлы алышынып торды: аякларга капчык киеп узышу да, авызга йомыркалы кашык кабып йөгерү дә, чибәркәйләр арасында "Озын толым" конкурсы үткәрү һәм башкалар да бәйрәмгә җыелучылар игътибарына тәкъдим ителде. Әле теге, әле бу күренешләр турында (чиратлашып дигәндәй) мәдәният хезмәткәрләре Нәсимә Кәримуллина һәм Фәүзия Төхбәтуллина микрофоннар аша хәбәр-бәяннарын ирештереп торды. Ядегәр халкы һәм чыгышы белән аннан булып хәзер читтә яшәүчеләр "Авыл көне - Сабан туен" фәкать үз көчләре, үзләренең иганәчеләре ярдәме белән оештыралар (бирегә кайбер игелекле күңелле илмәтлеләрнең өлеше турында да искәртеп китү тиештер) һәм ничек кенә әле. Бүләкләр дә саллы шул: көрәш буенча беренче батырның иңенә шактый түл җыйган тәкә салып, кулына янә ниндидер кыйммәтле приз тоттырдылар; икенче урын яулаган призерга бәясе 2,5 мең сумнан да ким булмаган электр иттарткычы эләкте һәм башкалар. Кунаклар һәм иганәчеләр ерак Норильскидан да кайткан, район үзәге Алабугадан кайтучылар иң зур күпчелек әлбәттә, Чулмансуның аръягыннан туган авылларына кайтып-китеп йөрүчеләр дә аз түгел (ирле-хатынлы Дания ханым һәм Рафис әфәнде шуларның берседер, ядегәрлеләр авыл өчен кылган күп изгелекләре өчен аларга аерым рәхмәт белдерә), хәер, саный китсәң, байтак инде алар. Район кулланучылар җәмгыяте дә 3 мең сум күләмендә ярдәм кулы сузган. Болай булса, алдагы елларда да ошбу кечкенә авылда Сабан туйлары уздырырга насыйп булыр, иншаллаһ. Илләр-көннәр имин торып, берүк шулай булса иде.

Автордан өстәмә: элекке колхоз амбары янәшәсендәге өстен яшел үлән каплаган аланлыкта кичке Сабан туе да гөрләде, диделәр. Анда аерым чыгып җырлаучылар да, тетмәсен теттереп биючеләр дә шактый булган. Шулай да, "Яңа Юраш" агрофирмасында савымчы булып эшләүче Розалия Сафина белән Раиф Гайнетдиновка биюдә тиңнәр булмады, дип сөйләделәр кичке тамашаны карап кәефләре килгән бериш әфәнде вә ханымнар.

Фирдәвес ХУҖИН

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: