Яңгырлар каршылык тудыра
Быелгы яңгырлы җәй авыл хезмәтчәннәренең “тәгәрмәченә таяк кыстыра”. Районның авыл хуҗалыгы идарәсендә хәбәр итүләренчә, игеннәрне җыеп алу явым-төшем аркасында тоткарланып килә. Планлаштырылган 25 мең гектар кырның бүгенгә 1250 гектары эшкәртелгән. Бу исә гомуми күләмнең 5 проценты гына.
Алабуганың икмәк кабул итү предприятиесе 2019 ел уңышын июльдә үк каршылый башлаган иде. Беренче булып, “Яңа Юраш” агрофирмасы хезмәткәрләре уңыш җыюга кереште, әмма әлләни алга китеш булмады. Һава торышының көйсезләнүе кырдагы эшне туктатып торды. Шуңа да карамастан, шушы көннәрдә Икмәк кабул итү предприятиесе янында янә ашлык төялгән олы йөк машиналары күренде, дөрес алар әлегә күп түгел.
– Хәзер коры көннәрне көтеп, алардан тулысынча файдаланып калырга тырышабыз, – диде хәбәрчебез белән әңгәмәсендә район Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Александр Косов. – Мәсәлән, үткән шимбәдә кырга чыктык, тик ике сәгатьләп кенә эшли алдык. Техникага килгәндә, аның белән бернинди кыенлык юк. Июльнең икенче яртысында безгә республикабызның Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан килгән комиссия комбайннар торышына югары бәя бирде.
Хәзер Александр Косов әйтүенчә, барлык 53 комбайн да сугышчан хәзерлек хәлендә. Ашлыкның сыйфатын карасак, Икмәк кабул итү предприятиесе лабораториясенең хезмәткәрләре тарафыннан сайлап алынганы юеш: дымлылык 25 процент тәшкил итә, норма буенча ул 15 проценттан артмаска тиеш. Ашлыкны киптерергә кирәк. Биредә бу эш бөтен көченә бара.
Районның, “Морт”, “Айсара”, “Яшь көч” агрофирмаларыннан тыш, бар хуҗалыклар да урып-җыюда. Әйтергә кирәк, “Яшь көч” орлыкларның элиталы сортларын сату белә шөгыльләнүгә юл тота. Авыл хуҗалыгы идарәсендәге белгечләр сүзенә караганда, юеш ашлыкны киптерү аның сыйфатына тәэсир итәргә мөмкин икән.
Саннарга күз салсак, бүгенгә мең гектарда арпа, 200 гектарда кышкы арыш, 20 гектарда диярлек кышкы бодай суктырылган. Район буенча уртача уңыш бер гектардан якынча 25,3 центнер тәшкил итә. Тулаем алыначак уңыш, районның баш аграрчысы әйтүенчә, кызганыч, әмма һава торышыннан да тора.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 май 2022 - 09:03«Алабуга нуры»на ташлама белән язылып булачакГазеталарга почта бүлекчәләрендә язылырга була.10100
-
27 май 2022 - 17:08Майның соңгы ике көнендә бакчага чыкмагыз! Бу ялларда утырту эшләрен төгәлләгез.19502
-
27 май 2022 - 15:32«Күбәләк кебек җәннәт болытлары өстендә очып йөридер» — Алабугада мотоциклчы үсмер вафат «Интертат»ның әлеге фаҗига турында язмасын тәкъдим итәбез.10700
-
27 май 2022 - 09:03«Алабуга нуры»на ташлама белән язылып булачак Газеталарга почта бүлекчәләрендә язылырга була.10100
-
28 май 2022 - 17:30Алабугада «Сабан туе сылуы-2022» конкурсы узачак Алабугалыларны муниципаль конкурста катнашырга чакыралар.9200
-
26 май 2022 - 07:02Геркулес — бакча үсемлекләре өчен файдалы Помидор һәм борычларга шундый ашлама сипсәң, черектән котылып булачак.8400
-
26 май 2022 - 08:24Алабугада «Иминлек каешы» профилактика чарасы башланды Алабуга автоинспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурилыгы турында искә төшерә.8400
-
27 май 2022 - 16:47Эдуард Касыймов: җир язмышы, кеше язмышы «Алабуга нуры» газетасы «Мәшһүр кешеләр» проекты кысаларында, безнең шәһәр белнә бәйле тагын бер күренекле шәхесне искә төшерә.8300
-
26 май 2022 - 13:45Алабугада яшүсмерләр машина урлаган Бу хакта җирле полиция бүлегендә хәбәр итәләр.8000
-
26 май 2022 - 16:41Чаллы табиблары энә йоткан балаларны коткарган Яшүсмерләр инде өйләренә чыгарганнар.8000
-
27 май 2022 - 13:15АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое масштабное пожарно-тактическое учение на НПС Цель – отработка действий при тушении условных пожаров.7800
-
28 май 2022 - 08:05Алабугада 1 июньдә узачак бәйрәм чарасының афишасы Сәгать 10.00дә «Чебурашка» паркында Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чарасы узачак.7600
-
28 май 2022 - 13:30«Новая Кама» һәм «Алабуга нуры» газеталарына арзан бәягә язылырга мөмкин 6 июньнән 16 июньгә кадәр «Язылу декадасы» узачак.7600
-
28 май 2022 - 09:20Алабугада футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогының 1/8 финалы үтте Шәһәрнең Үзәк стадионында «Алабуга» һәм «Әлмәт» командалары арасында футбол матчы булды.7500
-
26 май 2022 - 16:22Алабуга уку йортларының берсендә Мәрҗани исемендәге татар теле кабинеты ачылды 10нчы күп профильле лицейда әлеге кабинетны ачуда хәйриячеләр өлеше зур.7200
-
27 май 2022 - 10:20Кайбер пенсионерларга бүгеннән 20 мең сум күләмендә бер тапкыр акча биреләчәк Матди ярдәм күләме өлкән яшьтәге кешенең яшенә бәйле.7200
-
26 май 2022 - 11:41Алабуга үзәк хастаханәсенә яңа эндовидеохирургия комплексы кайтты Яңа җиһазлар конкурста җиңгән өчен бирелде.7000
-
26 май 2022 - 13:14Алабугалыларны «Сабантуй сылуы-2022» конкурсында катнашырга чакыралар Төп шарт — татар телен белү.7000
-
28 май 2022 - 11:30Алабугалы Диләрә Кашапова «Anatoly Karpov Chess Cup» шахмат турнирында 2нче урын алды Диләрә ике ел элек шахмат белән шөгыльләнә.7000
-
27 май 2022 - 06:1527 майга йолдызнамә (2022) Бу көнне Зодиак билгеләренең барысына да шәхси тормышларына игътибарлырак булырга кирәк.6800
-
27 май 2022 - 07:25Йомырка пешкән суны помидорга сибәргә киңәш итәләр Тик бөтен яшелчәгә дә ул су ярап бетми.6400
-
27 май 2022 - 11:41«Алабуга нуры» газетасы редакциясендә «Элеккечә түгел без генә» китабы сатыла Рәфкать Шаһиевның «Элеккечә түгел без генә» китабы Казан утлары китапханәсенең уникенче китабы.6100
-
27 май 2022 - 14:36Алабуга урамында музыкант һәм гашыйклар фигуралары барлыкка килде Аларны Тынычлык проспектында урнаштырганнар.6000
-
28 май 2022 - 10:30Алабуга укучылары мәктәп белән саубуллашты Кыңгыраулы мәктәп еллары белән саубуллашыр вакыт та килеп җитте. Шул уңайдан сораштыру үткәрдек.6000
-
26 май 2022 - 14:41«Алабуга нуры»на ташлама белән язылып була Газеталарга почта бүлекчәләрендә язылырга була.5900
-
27 май 2022 - 12:47Минсельхоз России объявляет предварительный отбор заявок проектов на развитие сельского туризма «Агротуризм» на 2023 год Телефоны для консультаций: 8(843)221-76-54.5800
-
29 май 2022 - 08:10«Новая Кама» һәм «Алабуга нуры» газеталарында «Язылу декадасы» узачак 6 июньнән 16 июньгә кадәр район газеталарына арзан бәягә язылырга мөмкин.2700
-
29 май 2022 - 09:45Алабуга җитәкчеләре хәйрия акциясендә катнаша Шәһәр-районда 2022 елның II яртыеллыгына район газеталарына язылу дәвам итә.2200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423602, Республика Татарстан, Елабужский район, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика