Алабуга нуры

Яман шешләр – игътибар үзәгендә

2016 елда Алабуга районында 308 кешегә беренче тапкыр "рак" диагнозы куелган. Аннан алдагы елда 254 булган.

Рак - үлемгә илтүче төп авыруларның берсе. Тулы булмаган статистика мәгълүматларына караганда, безнең илдә яман шеш авырулы кешеләрнең саны 3 миллионнан артып китә. Бу сан ел саен арта.

Былтыр 44 кешедә − тире, 34 кешедә − үпкә, трахея һәм бронхлар, 28 кешедә − күкрәк бизе, 22 кешедә − тугым эчәге, 21 кешедә − туры эчәк, 15 кешедә − ашказаны, 13 кешедә − бөер, 12 кешедә − аналык яман шеше ачыкланган.

Онкологик авырулар килеп чыгу куркынычын киметү өчен, нәрсә эшләргә?

Тәмәкене ташлагыз. Үпкә рагы мөмкинлеге бу очракта 90 процентка кими. Моннан тыш, иреннәр, тел, бавыр һәм тагын уннарча башка органнарның сәламәт калуына өмет зурая. Тәмәке төтененең канцерогеннары гына түгел, никотин да яман шеш китереп чыгара, ул күкрәк рагы барлыкка килүгә сәбәп булып тора.

Тәмәкесез сигаретлар һәм никотин шулай ук канцероген кебек тәэсир итә. Аларның төтене дә, тәмәкенеке шикелле үк, ДНК чылбырының икеләтә өзелүенә китерә.

Алкогольдән баш тартыгыз. Эчә торган алкогольнең ныклыгы ким булганда, бавыр, бугаз, авыз куышлыгы һәм ашкайнату трактының кайбер бүлекләрендә яман шеш барлыкка килү куркынычы, ким дигәндә, яртылаш азая.

Яшүсмер чакта бөтенләй аракы эчмәгән хатын-кызларда күкрәк бизләре шеше 3-5,5 тапкыр кими, андый шешләр ракка әйләнергә мөмкин. Соңрак чорда исерткеч эчемлекләрне кулланмау сөт бизләре рагы куркынычын 25 процентка киметә. Алкогольдән баш тартучы ир-атларда мәни бизе рагы 60 процентка ким күзәтелә.

Баллы һәм ысланган азыклар кулланмагыз. Казылык, сосиска, бекон ише ит ашамлыкларын гадәти майсыз иткә алыштыру эчәк рагы авыруы куркынычын 20 процентка кыскарта. Яңадан эшкәртелгән ит куллануны атнасына 70 граммга кадәр киметү рак куркынычын 10 процентка киметә.

Баллы газлы сулар һәм рафинирланган шикәрле баллы ашамлыклардан баш тарту ашказаны асты бизе рагы барлыкка килү куркынычын 87 проценка киметә.

Гәүдә авырлыгын күзәтегез. 15-20 процент очракта гәүдәнең артык авырлыгы яман шешкә китерә.

Үз авырлыгын күзәтеп торучы ир-атлар арасында бавыр рагы 6 мәртәбә ким очрый, 75 процентка - ашказаны һәм туры эчәк рагы.

Файдалы киңәшләр

Яшелчә һәм җиләк-җимешләр ашагыз. Алардагы биофлавоноидлар ракка каршы табигый саклагыч булып тора. Өстәвенә, яшелчә һәм җимеш ашаучылар майларны азрак куллана, һәм, кагыйдә буларак, аларның гәүдә авырлыгы нормадагыча була.

Дөрес кызыныгыз. 11-16 сәгатьләрдә кызынырга бармагыз. Махсус чаралар белән тирене кояштан саклагыз. Ачык төстәге тиреле кешеләрдә меланома 20 тапкыр ешрак очрый. Солярийда кызынудан сакланыгыз. 30 яшькә җиткәнче үк солярийга йөрүчеләрдә тире рагы 75 процентка күбрәк күзәтелә.

Табибларга даими күренегез. Бигрәк тә нәселегездә яман шешле авырулар булса. Скрининг тикшерүе - онкология авыруларын тиз гади ачыклау ысулы. Маммографияне (күкрәк бизләрен тикшерү) 40 яшьтән башлап ясатырга кирәк. Шул ук яшьтәге ир-ат мәни бизен тикшертергә тиеш.

Яман шешләрне бөтенләй булдырмау мөмкин түгел, әмма аларның килеп чыгышын күпкә киметеп була. Начар гадәтләрдән арыныгыз, дөрес тукланыгыз, вакытында табибларга күренегез − ракка шанс бик аз калыр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: