Алабуга нуры

Ярый әле шундый шәхесләр бар

Әле кечкенә чагыннан ук "үсеп, кеше булгач, мәктәпне тәмамлаганнан соң, һичшиксез, педагогия институтында белем алып, киләчәктә балалар укытачакмын", дигән уй туа Клара Федор кызының күңелендә.

Гаиләдәге алты бала арасында иң төпчеге булса да, ул, ничектер, абый-апалары арасында үзен ярдәм-карауга мохтаҗ итеп түгел, бертигез дәрәҗәдә тоя. Бигрәк тә, мәктәптән кайтып, дәрес хәзерләргә утыргач, кайсыдыр фәннән өй эше әзерләү кыенлык тудырса да, барыбер мин моны ерып чыгарга тиеш, дигән максат куеп, җавапны үзе таба. Ошбу характер үзенчәлеге киләчәктә тагын да чарланып, сыйныф җитәкчеләре Наилә Мулләхмәт кызы Фазлиәхмәтова һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Римма Нури кызы Тимергалиевалар ярдәмендә тайпылышсыз тормыш юлын билгеләячәк әле - ул мөгаллимлек итүнең нәкъ менә татар теле һәм әдәбияты бүлеген сайлаячак.

Бер чиктән икенче чиккә ташлануны кечкенәдән өнәми ул. Бу - аның өчен яшәү аксиомасы. Әти-әнисе Федор һәм Анастасия Козыревларның алты балаларының алтысына да тиң, бердәй яшәү тәртибе катгый таләп рәвешендә куелуы да әлеге җәһәттән аз роль уйнамагандыр. Һәр кыз вә угълан, Үтәгәннән йөреп, Иске Юраш мәктәбендә укыганда һәм интернатта яшәгәндә, берничек тә эчке тәртип кагыйдәләрен бозмаска, дәресләрне вакытында хәзерләргә; "4","5" билгеләре генә алырга тиеш. Бусы - беренчел таләп-кагыйдә. Анысы янына икенчесе өстәлә: ялларга өйгә кайткач, йорт-кура арасындагы эшләргә актив катнашу; җәйләрен шәхси хуҗалыктагы ишле мал-туарны хәстәрләп, аларны ашатыр өчен җитәрлек күләмдә печәнен, саламын әзерләүдә хәлдән килгәнчә өлеш кертү; бакчада казыну, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерүдә булышлык күрсәтү. Әй, санап кына бетерерлекмени йорт эшләрен. Шундый яшәү рәвеше, вакыты җиткәч, кыз-кыркынның борынына керергә тиешле егетләр "исен" дә оныттыра яза бугай. Һәрхәлдә, егет-җиләннәрдән берәвесенең, озатып куярга теләп, артыннан йөрүләре, хат-запискаларны сырлап, тәнәфес ваытларында кулга тоттырулары инде хәтердән җуелып та беткән бугай. Әгәр күңеленә хуш килсә, онытмаган булыр иде. Димәк, гыйшык хисе ул чагында чынлап торып бөреләнмәгән. Беренче һәм бердәнбер мәхәббәтен Алабуга дәүләт педагогия институтында укып йөргәндә очрата Клара. Ул - Илмәт авылы егете Назир Гайнетдинов. Кызларның күзләре төшмәслек түгел шул. Буе-сыны, төсе-бите килүе генә җитмәгән, акыл ягыннан да Аллаһ аны камил яратканга охшый. Армия сафларында чик буе гаскәрләрендә хезмәт итеп кайтырга өлгергән. Боларга өстәп, хәрби бурычны үтәргә киткәнче, Калинин исемендәге күмәк хуҗалыкта-механизатор, аннан кайткач, бензовоз машинасында эшләп алуын да өстәргә кирәктер. Гайфетдин һәм Нуриәсма апаларның алты кызлары арасында бер малай булып үссә дә, иркә вә холыксыз (ә, бәлки, нәкъ менә шуңа күрәдер) булмаган ул. Кулыннан бар да килгәнгә охшый егетнең. Байтак кызлар "Назир" дип авыз суы корытуга карамастан, егет чибәрләр арасыннан Клараны сайлый. Кызы да бер кашык су белән йотарлык шул, ничек күзең төшмәсен.

Ил күләмендә Бөек Октябрь инкыйлабының 66 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә, Назир белән Клара Кызыл туйларын бәйрәм итәләр. 1983 нче елның 6 ноябре була бу. Яңа корылган гаиләгә зур мәшәкатьләр өстәлә. Назирга пединститутның техник факультетындагы көндезге белем алу бүлегеннән читтән торып укуга күчәргә туры килә. Ни йөзең белән ата-ана-җилкәсендә яшәп ятмак кирәк, ди. Гайфи ага бит әле яшьлегендә үк, Кизел шахталарында күмер чапканда, бер аягын калдырып кайткан. Шулай да "Мин гарип, пенсия акчам үземә җитә", - дип, өйдә ятмый, идарәнең хисап бүлегендә хезмәт куеп яткан мәле. Заманында алар килен кешенең әтисе (хәзерге кодасы) Федор Иванович белән байтак еллар бергәләп эшләделәр. Хисап бүлегендә өстәлләре дә янәшә иде. Уртак сөйләшер сүзләре дә күп, уй-фикерләре дә бер чамарак булганлыктан, борчаклары "пешә" иде. Кызы әтисенә охшаса, килен сер бирмәс. Гайфи агайның да, Нуриәсма җиңгинең дә өметләре акланды: уллары Назир үзенә яр итеп сайлаган кыз йөзләренә кызыллык китермәде. Ни кызганыч: Гайфи абзыйның гына гомере кыскарак булды. Улы һәм килене белән бергәләп яши башлавына ике ел тулыр-тулмас, бакыйлыкка күчте. Аларның беренче балалары Ландышны да күрергә өлгермәде хәтта. Тупырдап торган әүвәлге балалары әни кеше югары уку йортының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган 1986 елда туды. Сабыйны багып, озак утырмады Клара, әниләре Нуриәсма ризалыгы белән, бик теләп сайлаган һөнәре буенча Иске Юраш урта мәктәбендә балалар укытырга кереште. Күңелендәге дулкынлану хисен басарга тырышып, тәүге мәртәбә татар теле һәм әдәбияты кабинетының ишеген ачып, 11-сыйныфларга керүе бүгенгедәй күз алдында. Дистәләгән пар күз сиңа төбәлгән, бөтенесе сынап карыйлар кебек (хәер, бу чыннан да шулай). "Ничек тә сынатмаска, сынатмаска!" - дип, йөрәк чигәдә үк тибә. Иреннәр кипшерүенә игътибар итмичә, тыштан сабыр калып: " Исәнмесез, балалар, (үзенә дә әллә ничек булып китә -17-18 яшьлекләр ич инде) мин сездә рус теле һәм әдәбияты укытачакмын. Ике арада тулысынча аңлашу табарбыз, дип ышанам, мин бар булган белемемне бирергә тырышырмын. Минем генә тырышуым җитми, сездән дә зур активлык сорала. Шулай булганда гына, без сезнең белән күркәм нәтиҗәләргә ирешербез."

Беренче сабакны биргәннән соң, 30 еллык вакыт узган. Ничә мәртәбәләр яңадан-яңа сыйныфлар кабул итеп, 6-7 ел дәвамында аларның җитәкчеләре (икенче әниләре) булганнан соң, укучылары фатиха белән олы тормыш юлына озатылган. Аларның күпчелеге яшәеш дигән дәрьяда югалып калмыйча, үз юлларын тапкан. Кемнәрдер алга таба, югары уку йортларында белем алып, табиб, инженер, хәрби, юрист, укытучы һ.б. һөнәрләрне үзләштергән, кемнәрдер эшмәкәр булып киткән, ә кайберәүләр, туган авылында калып, кырчылык һәм терлекчелек тармагында иҗтиһад итүне сайлаган. Тырышлыгыңның нәтиҗәсен күреп, ничек шатланмыйсың, ди. Димәк, вакыт белән исәпләшмичә, укучыларына белем мәгарәсе серләрен дәрестә бирелгән сәгатьләрдә генә төшендерү белән генә чикләнмичә, класстан тыш чараларда аларны төрле проектларга җәлеп итү үзенең күркәм нәтиҗәләрен биргән. Балаларда туган телгә, туган илгә, газиз милләтенә мәхәббәт хисләре тәрбияли алудан да зуррак сөенеч бар микән? Клара Федор кызы, үзенең чирек гасырдан артык вакыт аралыгын колачлаган мөгаллимлек эшчәнлеген күздән кичереп, "Бәхет ни ул, дисәләр" язмасында, аерым алганда, менә нәрсә дип яза: "Тормышыңны мәгънәле итеп кору - һәркем күтәрелергә тиешле биеклек. Бу биеклек минем өчен гади бер авыл укытучысы булып хезмәт итү булды. Инде чирек гасырдан артык балалар күңеленә гомумкешелекнең асыл сыйфатлары орлыкларын салырга тырышам. Укытучының гомер озынлыгы да шуның белән үлчәнә торгандыр. Хезмәтебез өчен минут, сәгать, атна, айлар гына түгел, ә дистәләгән еллар буе акыл хезмәте түгәргә кирәк, әмма бу эш мине куркытмый, бары сөендерә. Күбрәк эшләгән саен, ныграк уйланасың. Уйлый калсаң, һәр укучы - язылмаган роман. Эш коралыбыз да башкаларныкыннан күпкә аерыла. Ул - гап-гади акбур. Күпме бала, ничәмә-ничә пар күз бездән җавап көтә. Уйларыбыз шул сабыйларның күңеленә барып тоташа. Алар үсә, зурая, күз алдыбызда шәхес буларак формалаша. Хисләр белән янып, ялкынланып укыту, балалардан чын кеше ясау, чын шәхес тәрбияләү чамадан тыш белем, сабырлык, энергия, түземлек һәм ихтыяр көче таләп итә." Үзеңнең һәм хезмәттәшләреңнең эшчәнлеге алдында торган бурычны моннан да үтемлерәк итеп әйтеп булмый торгандыр, мөгаен. Ә бит Клара ханым Гайнетдинова югарыда әйтелгән фикере белән мең мәртәбә хаклы.

Без, укучыларның ата-аналары, инсаният күпчелек очракта мәгариф тармагы хезмәткәрләренең һәрчак киеренке эшчәнлеге турында уйлап та карамыйбыз. Хөкүмәт тиешле айлык хакын түли, укытсыннар, әйдә, дип кенә караучылар да бар. Чынлыкта, алай түгел бит, җәмәгать, ата-ана вазифасы, чирек ахырында, багалмасы алган билгеләрне белү өчен җыелышка килүе белән генә чикләнергә тиеш түгел. Укучы-укытучы-ата-ана - уку-укыту вә тәрбия комплексының тулы чылбыры шундый булырга тиеш.

Клара Гайнетдинованың мөгаллимлек эшчәнлегенә кагылышлы теманы аның укучысы Алия Сабирҗанованың бәяләмәсе белән дәвам итик:"... Клара Федоровна - кешелекле, кече күңелле, җиңел аралашучан кеше. Ул һәр укучысы өчен, әйтерсең лә, тылсым иясе, чөнки безгә - укучыларына ана теле һәм әдәбиятыбызның никадәр серен, могҗизасын ача. Әни кебек ягымлы да, таләпчән дә үзе; һәр укучының ни теләгәнен, нәрсә хакында уйлавын күзләреннән аңлый.

Укучылар күзенә фәрештә булып күренсә дә, мөгаллимә барыбер үзебезнең җир кешесе, фани дөнья мәшәкатьләре, борчулары белән яшәүче Аллаһ бәндәсе. Аның хезмәт көне, иртән уянып, керфекләрен ачуга башланып китә. Башта мең төрле уйдыр: кичә Илдар авырып кайтып киткән иде, хәле ничек икән? Эльфир кагыйдәләрне аңлап җиткерә алдымы икән? Йорт тирәсендә кайнашканда да, тормыш иптәше яраткан физкультура укытучысы Назир абыебызга иртәнге аш әзерләгәндә дә, тынгы бирмидер бу уйлар. Баш миенең аулак почмагындагы күзәнәкләре аңа бәйсез, мөстәкыйль рәвештә булачак дәрес хакында уйлыйдыр. Иҗат халәте туктаусыз дәвам итә. Көн саен аллы-гөлле чәчәкләргә төрелеп утырган, данлыклы Иске Юраш урта мәктәбенә, үз балаларыдай якын күреп сөйгән укучылары янына ашыга укытучым. Шушы игелекле юлда 29 елга якын гомере узган. Шушы якта ул үзенә тигән бәхетен тапкан. Бәхетле кеше - минем сыйныф җитәкчем." Килешәсездәр, укучының шундый фикерен ишетү иң ким дигәндә, җанга бәлзәм шифасы булып ята торгандыр.

Хәләле Назир Гайфетдин улы белән икәүләп бер кыз һәм бер ул үстергән (өч оныклары бар) Клара Федор кызы быелның 3февралендә үзенең 55яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу - гомернең уртасыннан узып, алтын көзенә кереп барган мәле. Биниһая күп эшләр эшләнгән. Аз-маз югалтулар (тәгаенрәге, ирешеп бетерә алмаганнар) бар, ә табышлар, ирешелгәннәр алардан әллә ничә мәртәбә артык. Юкка түгел, һөнәри осталыгы өчен мәгариф министрлыгы югары квалификацион категорияле иткән аны. Алабуга районы хакименең мактау грамоталары белән дә хезмәтенә күрә хөрмәтләп бүләкләгәннәр. ТР һәм РФ мәгариф министрлыкларының мактау кәгазьләрен шул ук исәпкә кертергә кирәктер. Укытучының эшчәнлеген бәяләүне янә саный китсәк: "РФның гомумбелем системасының мактаулы хезмәткәре", "Хезмәт ветераны", "Татарстан һәм Русия күләмендә укытучылар арасындагы бәйгеләрнең биш мәртәбә җиңүчесе", ахыр килеп, РФ фән һәм мәгариф министрлыгының күкрәк билгесе белән бүләкләнү... Исемлекне әле тагын дәвам итәргә булыр иде. Ярый шуның белән чикләник. Зурдан исәпләгәндә, төрле дәрәҗәле исемнәрдә, мактау кәгазьләрендәмени соң хикмәт? Хикмәт - укучыларны җәмгыятькә лаеклы шәхесләр итеп тәрбияләүдә, балаларда хәзерге катлаулы заманда, телгә мәхәббәт уятып, аны буыннан-буынга тапшыру өчен, ышанычлы кулларда калдыруда. Ә бу җәһәттән Клара Федор кызы Гайнетдинова вакыты белән дә, сәламәтлеге белән дә исәпләшми. Ярый әле шундый шәхесләребез бар. Андыйлар булганда, милләтебез яшәр, иншаллаһ.

Фирдәвес ХУҖИН

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: