Алабуга нуры

Яшь активистлар бергә җыелды

Гомумроссия халык фронтының 100гә якын яшь активисты бу көннәрдә “Буревестник” спорт-сәламәтләндерү лагеренда уза торган “Җыелу ноктасы” (“Точка сбора”) республика форумында катнашты.

Биредә биш көн дәвамында яшьләр өчен лидерлык сыйфатларын, тимбилдинг, тайм-менеджмент, ораторлык сәнгатен, эзләнү эшен үстерү буенча осталык дәресләре оештырылды. Шулай ук смена кысаларында махсус спикерлар белән очрашулар да булды.

19 июльдә форумда катнашучылар Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе урынбасары Тимур Халиков һәм Татарстанда Гомумроссия халык фронтының төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фазылов белән әңгәмәдә катнаштылар.

Алабуга музей-ядкарьлегенең генераль директоры Гөлзада Руденко барлык катнашучыларны сәламләде, Тимур Халиков һәм Ринат Фазылов белән таныштырды.

Шунысын да әйтергә кирәк, форумда Татарстан яшьләре генә түгел, Марий Эл, Оренбург, Чуашстан һәм Башкортстаннан килгән кунаклар да бар иде.

Ике сәгать дәвамында яшьләр Тимур Халиковка төрле сораулар бирделәр. Аларны аның нинди югары уку йортында белем алуы, нинди китаплар укуы, шулай ук уңышка ничек ирешүе кызыксындырды. Шулай ук хәзерге көндә нинди проектларның актуаль булуы, патриотлылыкны арттыру методлары, яшьләр арасында глобаль проблемалар кебек сорауларга җаваплар алынды. “Үлемсез полк” турында да сөйләшү булды, чөнки монда катнашучыларның күбесе бу полкта катнашканнары бар.

– Яшьләр сәясәте бик кирәк. Нишләптер яшьләр турында сөйләшә башлагач, аларны билгеле бер кысаларга кертеп карыйлар. Бүген яшьләр сәясәте социаль актив яшьләргә ярдәм итү инструменты булырга тиеш. Бу аларга киләчәккә өмет белән атларга ярдәм итәчәк, – дип сөйләде Тимур Халиков. – Республиканың бүгенге көндә нәрсә белән яшәвен генә түгел, ә үз-үзеңне үстерү, республика үсеше өчен проектларга керү мөмкинлеген дә аңлатырга тырыштым. Минемчә, яшьләргә хакимият тарафыннан кабул ителә торган теге яки бу карарларга тәэсир итү мөмкинлеге бирергә кирәк.

Тимур Халиков фикеренчә, һәр кеше үз үзен мотивлаштыра. Нинди эшкә тотынсаң да, ни теләгәнеңне белергә кирәк. Иң мөһиме, дөньяда нинди урын алып торуыңны, кем булырга теләвеңне аңлау. Үз тормышың турында уйланырга күп нәрсә ярдәм итәргә мөмкин. Мәсәлән, кемгәдер музыка, кайберәүгә китап. Бу очракта, классик әдәбият түгел, нәкъ менә заманча публицистика, эшлекле әдәбият ярдәмгә килә. Укыган вакытта, син инде нәрсә турында язылганын аңлыйсың, үзеңә таныш әйберләр, булган вакыйгаларны тагын бер тапкыр исеңә төшерәсең .

Ә инде бу өлкәдә яңа эшкә керешкән кешегә нәрсәдән башларга дигән сорауга, Тимур Халиков болайрак җавап бирде:

– Иң беренче – үзеңә максат куярга, аннары аңа ирешү өчен барлык юлларны эзләргә кирәк. Шунысын онытмау мөһим: заман белән бергә атлаган җәмәгатьче проблемалар белән эшләячәк, һәм ул моңа әзер булырга тиеш. Әлбәттә, эксперт булып та барырга мөмкин, әмма бу очракта, үзең эшләгән өлкәне ныклап белергә кирәк. Мәсәлән, “Үлемсез полк”ны уздырган вакытта теләгән һәр волонтер катнаша ала. Әмма волонтерларның төп төркеме – “Җиңү” волонтерлары. “Үлемсез полк”та катнашудан кала, алар ел дәвамында ветераннарга ярдәм итәләр, төрле чараларда катнашалар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, яшьләр мондый кунаклар белән аралашу мөмкинлегеннән бик канәгать калдылар.

Казаннан килгән Архипова Ольга үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты:

– Тимур Рафаэль улы мине волонтерлык белән шөгыльләнергә илһамландырды. Һәм беләсезме нәрсә ошады: сорауларга җавап биргәндә, ул читкә түгел, ә күзгә карап җавап бирде. Шуңа күрә аны тыңларга бик күңелле булды.

– Спикерлар, һичшиксез, искиткеч һәм алар белән очрашу үзе бер рәхәтлек бирә. Һәркайсы кыйммәтле мәгълүмат алып килгән һәм алар шуны яшьләр белән уртаклаша. Алар безне билгеле бер күнекмәгә өйрәтәләр. Үзебезне кызыксындырган сорауларны бирергә зур мөмкинлек булды. Минем уйлавымча, бу бик яхшы тәҗрибә һәм бу өлкәгә мөмкин кадәр күбрәк яшьләрне җәлеп итәргә кирәк, чөнки безгә бу илдә яшисе, − дип фикерен уртаклашты Казаннан 17 яшьлек Даниил Кузин.

Әлеге форум вакытында, егет-кызларның үз проектлары өстендә эшләүләрен дә ассызыклады.

− Форумның девизы: “Үзгәрешләрне көтмә, аларны үзең башкар”. Шуңа күрә без эшне сузмыйча, проектны тормышка ашыру өстендә эшләргә булдык. Ул Россиядә һәм бөтен дөньяда экологик хәлне саклап калу белән кызыксынучы иҗтимагый оешмалар һәм кешеләр белән элемтә каналы булдыру өчен төзелә. Аның буенча кешеләр фото һәм гаризаларны җибәрә алалар, аларны модератор эшкәртә, алга таба эшләү өчен төрле инстанцияләргә җибәрә, − дип сөйләде форумда катнашучы.

Үз уй-фикерләре һәм гамәлләре белән илебездә ниндидер үзгәрешләр кертә торган яшьләр булуы бик куандыра.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: