Алабуга нуры

Яшь зурлыгы – сан гына бит ул

Октябрьнең берендә ел саен Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Ул өлкән буын кешеләренә игътибарны көчәйтүне күздә тота, чөнки алар ярдәмгә генә түгел, игътибарга да мохтаҗ.

Быелның 1 сентябренә Алабуга районында пенсия яшенә җиткән 19441 кеше яши. Лаеклы ялга чыгуга карамастан, күпләр актив тормыш алып барырга тырыша. Әбиләр һәм бабайлар, ярышларда катнаша, төрле түгәрәкләргә җыела, иҗат төркемнәренә йөри һәм концертларда чыгыш ясый. Аларга карыйсың да, яшь ул – чыннан да, сан гына, дип уйлап куясың. Бернинди “кычу”лар да аларның дәртен һәм барлык вакыйгалар уртасында кайнау теләген киметә алмый.

Олайгач та, башкаларга ярдәм итеп була

Ольга һәм Дмитрий Рожиннарга 84 яшь. Алар Алабугадагы картлар һәм инвалидларның интернат йортында яши һәм “Алтын яшь” отрядында иреклеләр булып тора. Бу пар белән аралашканда, һәммәсенең йөзеннән елмаю китми, алар шуның кадәр рәхәт һәм алдынгы карашлы кешеләр.

Ольга Ивановна һәм Дмитрий Петровичның өйләнешүенә 60 елдан артык. Яшьләй танышканнар, чөнки стена аркылы гына яшәгән булганнар. Һәрвакыт актив яшәгән пар, сиксән яшькә якынлашканда, интернатка күчәргә карар кылган. Үз йортларында моңсуланып утырасылары килмәгән, үзләре кебек үк әби-бабайлар белән янәшә булырга, аралашырга уйлаганнар.

Волонтерлар төркеме җыела башлауга, нәкъ менә алар беренчеләрдән булып, отрядка язылган.

Ничек инде бездән башка? – ди елмаеп Дмитрий Петрович.

Аларның сөйләвенә караганда, волонтерлыклары Рома исемле инвалид малай белән сөйләшеп йөрүдән башланган. Бу бала 13нче балалар бакчасына йөргән. Соңрак алар башка балалар белән дә очрашкан. Алары “Астра” тернәкләндерү үзәгеннән, Алабуга балалар йортыннан, “Мәрхәмәтлелек планетасыннан”.

− Ольга Ивановна алар өчен оекбашлар, курчаклар бәйләде, менә берничәсе бүләк ителмичә калды да әле, − дип өстәл ягына ымлый Дмитрий Петрович. – Көч җиткәнчә, булышырга тырышабыз.

Дөрестән дә, өстәлдәге махсус куйгычта 20 сантиметрлы матур гына курчаклар утыра. Рожиннарның бүлмәсендә бик уңайлы. Урындыкларда кайгыртучан хуҗабикә кулы белән бәйләнгән төсле япмалар, комодта да, өстәлдә дә − челтәрле салфеткалар һәм бар җирдә күпләгән чәчәк – Ольга Ивановнаның тагын бер мавыгуы.

− Нинди дә булса чарага катнашканда, яки кемгә булса да ярдәм итә алганда, безгә рәхәт булып китә, һәм шунда ук күңел күтәрелә. Әгәр бер урында утырып кына торасың икән, кәеф тә булмый, авырый башлыйсың. Эш белән мавыксаң, чирне дә онытасың, үзеңне күпкә яшьрәк тә сизәсең, − диләр Рожиннар.

Менә шуңа күрә дә, олы яшьтә булсалар да, алар интернат-йорттагы бар бәйрәмдә дә катнаша, биредәге әбиләр һәм бабайлар белән өмәләргә чыгуларын дәвам итә, экскурсияләргә бара.

 

Яңа технологияләр белән дус

Лариса Толстогузованы күпләр “Красная гвоздика” халык ветераннар хорының җырчысы буларак белә. Сәхнәдә һәрчак мөлаем, күркәм, барлык концертларда чыгыш ясый. Ул шуның кадәр яшь күренә, 80 яшьне бирмәссең дә.

Сере нидә? Әлбәттә, хәрәкәттә, чөнки Лариса Германовна беркайчан да тик утырмый.

Балачактан җитез булганмын. Мине һәр нәрсә кызыксындыра, мавыктыра иде. Йорт буенча ир-ат эшенең бөтенесен үзем башкара алам. Ирем эшләп биргәнне көтеп утырмыйм. Минем үз коралларым да бар. Алай да, ясап куям. Бу минем өчен коточкыч кызык. Гомерем буе велосипедта йөрдем, күнегүләр ясадым, хәзер генә аяклар белән кыенлыклар бар, − ди ул.

Әмма ул күңелен төшерми, вакыты да юк. Үз йорты, яшелчә бакчасы, ике “теплица”. Чәчәкләре дә тик утырырга ирек бирми, шуның янына шук холкы да әле һаман һәр яңалыкны өйрәнергә җилкетеп тора. Сиксән яшендә ул смартфон, планшеттан файдалана, Интернетта утыра, скайп аркылы һәм месенджерларда аралаша – заман белән бергә атларга тырыша.

“Кызыл канәфер”гә йөрү аның өчен зур этәргеч булып тора, анда ул иң өлкәннәрнең берсе. Җыр – аның бала чагыннан калган мавыгу. Атнага ике мәртәбә репетицияләрдән тыш, хорда катнашучылар теләсә кайсы көнне чәй янына җыелып, яраткан җырларын яңгырата.

− Кечкенә чагымда койма башына утырган килеш, бөтен урамга җырлый идем. Мәктәптә дә, эштә дә үзешчән сәнгатьтә катнашып килдем. Районның мәдәният йортында, шәһәрнең иске өлешендә, башлап җырлаучы булдым, шул ук вакытта ирем белән спектакльләрдә катнаштык. Шәһәр мәдәният сарае ачылгач, анда халык театрына йөри башладык. Театр режиссеры миңа “Кызыл канәфер”гә керергә киңәш бирде, һәм менә 27 ел мин монда, − ди җырчы.

Аның сүзләренә караганда, репетиция һәм чыгышлар вакытында ул барын да онытып, җан-тәне белән ял итә. Җәен алар очрашмый тора һәм бер-берсен бик сагынып, чираттагы очрашуларны көтеп ала.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: