Алабуга нуры

Язын килә торган Яңа ел

21 мартта шәһәр мәдәният сараенда язның беренче бәйрәме – Нәүрүз үткәрелде.

Нәүрүз – табигать һәм кешелекнең яңарышын символлаштыра, бәхет, иминлек һәм муллык билгесе булып тора.

Бәйрәм белән алабугалыларны татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфыйк ага Мәхмүдов та тәбрикләде:

– Бүген бик күркәм, күп милләтләр яраткан бәйрәм. Бөтен төрки дөнья гөрләп тора. Элек-электән безнең бабаларыбыз Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үткәннәр, әмма Совет чорында ул тукталып торды.  Без, Алабуганың Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре, 1991 елда, шәһәребездә беренче тапкыр зурлап Нәүрүз каршылауны оештырдык. Ул 1 нче мәктәп каршындагы мәйданда узды. Хәзер ел саен үткәрелеп килә һәм төрле милләт кешеләрен берләштерә. Бу көнне барыгызга да сәламәтлек һәм уңышлар телим, – диде ул.

Котлау сүзләре белән Алабуга районындагы “Таҗик милли-мәдәни автономиясе” вәкиле Шерали Әмиров та чыгыш ясады. Ул биредә яшәүче барлык таҗиклар исеменнән халыкны Нәүрүз бәйрәме белән котлады һәм  сәламәтлек, бәхет, иминлек теләде.

– Бездә Әзербайҗанда Нәүрүз ай буе бәйрәм ителә. Бу көнне җир уяна дип санала. Монда кар эри башлый, ә Әзербайҗанда бу вакытта бакчаларда барысы да утыртылган инде. Бәйрәм көнне балалар төрле костюмнар кия һәм йорттан-йортка йөри, хуҗаларны Нәүрүз җитүе белән котлый. Алар, үз чиратында, балаларга буялган йомырка, кәнфит, камыр ашлары бүләк итә, – дип сөйләде Магомед Самедов.

Бәйрәм уен-көлке, җыр-биюләр белән аралашты.

Чара ахырында кунаклар тәмле пылау, бизәлгән йомыркалар, самса һәм азербәйҗан тәм-томнары белән сыйлана алды.

Эльвира ВӘЛИЕВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: