Әйдәгез, бергә калыйк!
Хөрмәтле дуслар! Менә 12012 елның да беренче яртыеллыгы узып бара.
Кәбисә елы башланыр алдыннан безне зур бәла-казалар һәм хәтта Дөнья ахыры белән куркытып куйганнар иде. Фаразларга карамастан, Алабугада Кояшы да, электры да җитәрлек булды, ә менә су проблемасы гына бераз борчып алды. Ничек кенә булмасын, анысы да безнең файдага: ул алабугалыларны берләштерде. Алабугалыларны тетрәткән фаҗигаләрне дә искә төшерми булмый: 17 яшьлек егет мотоциклда бәрелеп үлде, уттан саклап калган сабый машина тәгәрмәчләре астына эләкте, тулай торак тәрәзәсеннән егылып төшкән бала дөнья куйды. Шуңа охшаш хәл тагын бер тулай торакта кабатланды, бәхеткә бала исән калды.
Елның беренче яртысында алабугалылар хәтерендә уңай тәэсирләр калдырган шатлыклар да җитәрлек:мәдәният училищесы ансамбле "Йолдызлык" фестивалендә, Алабуга дәүләт музей-ядкәрлеге Россия күләмендә, "Новая Кама" газетасы республикада иң яхшы район газетасы исеменә лаек булды. Хакимиятнең халык белән турыдан-туры эшләве өчен Геннадий Емельянов Мәскәүдә "Халык башлыгы" статусы алды. Алабугалылар Сабантуй һәм Семык, "Газета көне" бәйрәмнәрен зурлап билгеләп үтте. Шәһәр өстенә беренче мәртәбә һава шары күтәрелде, балалар йортында тәрбияләнүчеләр аның беренче пассажирлары булды. Анда тәрбияләнүчеләр матурлык конкурсында катнашып җиңү яулады. Алабуга ел саен үткәрелә торган "Дөнья буяулары" Бөтендөнья кинофестивале үзәгенә әйләнде. Хәер, барысын да санап кына бетерерлекме!
Шушы вакыйгаларның уртасында без һәрвакыт сезнең белән бергә булдык. Ачы югалтуларны бергә кичердек, авыл халкы ирешкән уңышларга бергәләп куандык, кино, концертлар карадык. Хәбәрчеләребез вакыйгалар уртасында булып, сезгә барлык яңалыкларны җиткерергә тырышты, сорауларыгызга җавап эзләп, әңгәмәләр үткәрде.
Сезнең белән бергә булуыбызга без бик шат. Алга таба да бергә булырга язсын. Менә тиздән газеталарга язылу вакыты тәмамлана. Ниндидер мәшәкатьләр белән язылырга җитешмәгәнсез икән, әле соң түгел. Газетага элемтә бүлекләрендә яки өйгә хат ташучыны чакыртып та язылырга була. Газетаның бәясе 264 сум 36 тиен.
Газетаны шәһәр мәдәният сараеннан яки үзәк китапханәдән килеп алучылар өчен ул нибары 160 сум тора.
Алга таба безне нинди күңелле яңалыклар көтә соң? Болар - Спас ярминкәсе, Суган фестивале, Кәләшләр парады, Уңыш бәйрәме һәм башкалар. Без болар турында да бәйнә-бәйнә сөйләрбез.
Вакыйгалар уртасында булу - бүгенге көндә бик мөһим. Әйдәгез, бергә калыйк!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 май 2022 - 11:22Алабугада балаларны яклау көне уңаеннан бәйрәм узачакБәйрәмгә килүчеләр өчен лазертаг, бүләкләр, җыр-биюләр һәм уеннар әзерләнә.6700
-
22 май 2022 - 16:30Алабугада быел 23 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак Бүгенгә Яшьләр урамындагы 10нчы йортта эшләр тулысынча төгәлләнгән.12000
-
22 май 2022 - 15:00Мең елдан соң да татар булып туачакбыз 2 нче татар гимназиясендә ислам диненең кабул ителүенә 1100 ел тулуга багышланган олы бәйрәм — «Тамыр булып тарал үткәнгә» исемле спектакль-тамаша булды.11800
-
23 май 2022 - 12:08Алабугада бер атнада 2 янгын килеп чыккан Сәбәбе — янгын кагыйдәләрен бозу.10500
-
24 май 2022 - 16:39Алабугада юл фаҗигасендә үсмер егет һәлак булган Мотоцикл автобус белән бәрелешкән.10400
-
22 май 2022 - 10:00Алабугалылар үз йортларында алкоголь кибетен ачуны тыюны сорыйлар Алабугалыларны ТР юстиция министры урынбасары Айнур Галимов кабул итте.9500
-
22 май 2022 - 08:50Алабуга районында 7678 тонна сөт савып алынган Иң югары күрсәткеч «Мир» җәмгыятендә.9400
-
24 май 2022 - 16:13Алабугада Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре узды Бүген шәһәр һәм район мәктәпләренең 9 һәм 11нче сыйныфын тәмамлаучы 1260 укучы өчен соңгы кыңгырау чыңлады.9100
-
22 май 2022 - 11:23Алабуга уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча проектларның Бөтенроссия конкурсында катнаша Гариза Шишкин буалары тирәсен төзекләндерү буенча биреләчәк.9000
-
23 май 2022 - 08:55«Алабуга нуры»на языл һәм пицца от! Һәр дүшәмбе көнне без газетага язылучылар арасында бүләкләр уйнатабыз.8600
-
23 май 2022 - 10:17Татарстанда йомырка, кәбестә һәм кыяр арзанайды Бәрәңгенең бәясе 3,3 процентка арткан.7900
-
23 май 2022 - 09:07АО «Транснефть — Прикамье» провело плановое учебно-тренировочное занятие на подводном переходе нефтепровода в Республике Татарстан Специалисты АО «Транснефть — Прикамье» провели плановое учебно-тренировочное занятие (УТЗ) на подводном переходе магистрального нефтепровода (ППМН) Холмогоры — Клин через реку Волга в Республике Татарстан.7600
-
24 май 2022 - 13:17Олы Качка авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты булачак Төзелеш эшләре бу елның апрелендә башланды.7400
-
23 май 2022 - 08:11Алабугада балаларның җәйге ялы турында сөйләштеләр Уку елы тәмамланып килә, балаларның бер өлеше шәһәрдән читтә ял итәчәк, кайберләре мәктәп яны лагерьларында булачак, кемнәрдер җәй айларына эшкә урнаша.7000
-
24 май 2022 - 11:22Алабугада балаларны яклау көне уңаеннан бәйрәм узачак Бәйрәмгә килүчеләр өчен лазертаг, бүләкләр, җыр-биюләр һәм уеннар әзерләнә.6700
-
24 май 2022 - 14:14Синоптик: җәй соңарып киләчәк Май аенда Татарстан территориясендә озакка сузылган салкыннар күзәтелә.6500
-
24 май 2022 - 12:00Алабугада «Игътибар — балалар!» профилактика чаралары оештырыла Ул 23 майдан 5 июньгә кадәр үтә.6400
-
24 май 2022 - 09:40АО «Транснефть — Прикамье» выбрало победителей конкурса профессионального мастерства АО «Транснефть — Прикамье» подвело итоги ежегодного корпоративного конкурса профессионального мастерства «Лучший по профессии».6000
-
24 май 2022 - 10:52Татарстанда газлаштыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» узачак Ул 27 майда үткәрелә.5900
-
23 май 2022 - 17:02Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлы сабан культураларына янаучы корткычлар турында кисәтте Зыян күргән үсемлекләр үсүдән туктый яки бөтенләй үлә.5100
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.5100
-
25 май 2022 - 14:40Алабугада 14 яшьлек мотоциклчы автобуска бәрелеп үлгән аварияне видеокамера төшереп алган Алабугада вахта автобусы һәм 14 яшьлек мотоциклчы катнашындагы юл һәлакәте видеокүзәтү камерасына эләккән.3800
-
25 май 2022 - 13:40Алда безне тагын озын яллар көтә Россиядә киләсе озын яллар июнь аенда булачак.3500
-
25 май 2022 - 10:46АО «Транснефть — Прикамье» провело технический семинар молодых специалистов в Татарстане В нем приняли участие 30 молодых специалистов из пяти филиалов и аппарата управления АО «Транснефть — Прикамье».3300
-
25 май 2022 - 08:20Алабуга районы сулыкларында 15 браконьерлык челтәре алынды «Рыбе быть!(Балык булсын!)» акциясе кысаларында Нократ һәм Иске Кама елгасы үзәнендә ясалма уылдык чәчү урыннары урнаштырылган.3200
-
25 май 2022 - 15:12Алабуга акыллы шәһәрләр бишлегенә керде Рейтингның беренче бишлегенә Татарстанның берьюлы ике шәһәре — Казан һәм Алабуга керде.2700
-
25 май 2022 - 16:03Хөкүмәт хезмәткә түләүнең минималь күләмен һәм пенсияне 10 процентка арттыруны килештерде Хәлиткеч карарны РФ Президенты Владимир Путин кабул итәчәк.2700
-
25 май 2022 - 16:45Фатир бәдрәфендә бер метр озынлыктагы ак елан килеп чыккан Табылдык елан — Амур полоз-альбиносы дип атала2700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423602, Республика Татарстан, Елабужский район, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика