Алабуга нуры

Җыр 90 яшендә дә юлдаш

5 апрельдә Олы Шүрнәк авылында яшәүче Ольга Захар кызы Овечкинага 90 яшь тулды.

Озын гомерле әби-бабайлар — яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе. Өлкәннәребезнең гомер юлы жиңел генә үтмәгән. Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, якыннарын югалту ачысы, көн-төн җигелеп эшләү — болар барысы да алар җилкәсенә төшкән авыр сынаулар.
Ольга Захаровнаны котларга туганнары һәм якыннары гына түгел, авылдашлары да килгән иде. Алар арасында «Сурәкә» фольклор ансамбле дә бар. Бу очраклы түгел, чөнки тыл хезмәтчәне инде 33 ел аның солисткасы булып тора. Әйе, сез дөрес аңладыгыз — тугыз дистә елга якын вакыт эчендә ул тамашачыларны керәшен җырлары белән сөендерә. Дөрес, хәзер сирәгрәк, ди юбиляр
Ул Олы Шүрнәк авылында дүрт балалы гаиләдә дөньяга килә. Кечкенәдән үк җырларга, биергә ярата. Бер генә чара да аның чыгышыннан башка үтми. Жырлау сәләте аңа әнисеннән күчкән.
— Концерттан соң үземне бөтенләй башкача хис итәм, бөтен авырулар юкка чыга, күңел күтәрелә, — ди ул.
Юбилярның тормыш юлы җиңел генә узмаган. Аның гомере үзе бер моңлы җыр сыман. Сугыш елларының бөтен авырлыкларын үз җилкәсендә татырга туры килгән аңа.
— Мин яшь чагында әти үлде. Нәнәй чәчүгә эшкә йөргәч, укый алмадым. Өлкәннәр белән беррәттән басуда чүп тә утадым, урак та урдым, печән дә чаба идем. Алабугадан — ашлык, Мамадыштан тоз алып кайтырга туры килде. Сугыш беткәннән соң 16 яшемдә урман кисә башладым. Башта бүрәнәне вагоннарга, аннары баржаларга төядек. Тормышлар ул вакытта бик авыр булды. Аякта чабата, 15 чакрым барырга, аннары шул кадәр кире кайтырга туры килде. Квартирада 15 кеше идек, идәндә йокладык. Өстә палас, ә аска нәрсә туры килә шуны җәйдек. Ул вакыттагы авырлыкларны әйтеп тә, язып та бетерергә мөмкин түгел. 19 яшьтән бозау караучы булып эшкә урнаштым, шул ук вакытта 6 ел депутат булып эшләдем, — дип сөйли ул.
Тыл хезмәтчәне 19 яшендә кияүгә чыга. Шуннан соң тормыш иптәше 3 елга хезмәт итәргә китә. Шул вакытта ул дуңгыз караучы булып эшли. Иренең әтисе Ольга Захаровнаны эш сөючән, бер эштән дә курыкмаганы өчен хөрмәт итә. Бер ел Пермьгә барып яшиләр, әмма туган якларына кире әйләнеп кайталар. Аннары ул колхозга урнаша, ике ел мәктәптә эшләп ала, һәм лаеклы ялга чыкканга кадәр бозау караучы булып эшли. Гомуми хезмәт стажы — 41 ел. Тормыш иптәше белән алар дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Никадәр генә авыр булса да, балаларын белемле итәр өчен бар көчләрен куялар. Хәзер Ольга Захаровнаның 8 оныгы һәм 16 оныкчыгы бар.
Тыл хезмәтчәне үз телен, динен, гореф-гадәтләрен дә онытмый. Ул, чын мәгънәсендә, милләт җанлы булып чыкты, яшьлек елларын искә төшереп, керәшен җырын сузып та җибәрде.
— Элек һәр бәйрәмдә, эшкә барганда да җырлый идек. Керәшен җырлары алар безнең әби-бабаларыбыздан калган зур мирас, — ди ул. Гаиләсенең буыннан-буынга күчеп килгән, әнисеннән калган бизәнү әйберләрен — муйтомарны (аңа инде 100 елдан артык) кадерле ядкарь итеп саклый. — Миннән соң балаларым, аннары оныкларым сакласын, буыннан-буынга күчеп, зур истәлек булып калсын иде.
90 яшькә җиткәндә дә Ольга Захаровна үзенең җитезлеген, тәвәккәллелеген югалтмаган әле. Күзләр тимәсен! Ул йорттагы барлык эшне дә әле үзе башкара. Кышын кар көри, язын-җәен бакчада эшли, өстәвенә тавыклар да тота. Ул кул кушырып утырырга өйрәнмәгән. Бүген дә тормышка, җыр-моңга гашыйк булып яшәвен ул моңлы итеп көйгә салды, олы рәхмәтләрен белдереп, теләкләр теләп озатып калды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: