Алабуга нуры

Җырга-моңга гашыйклар

19 ноябрьдә Алабуга шәһәр мәдәният сараенда танылган баянчы, композитор Илдус Сәләхов истәлегенә багышланган “Моңы калды безнең күңелләрдә” дип исемләнгән хәйрия концерты булды. Аңа быел 60 яшь тулган булыр иде.

Кеше гомере яшәгән еллар саны белән түгел, ә калдырган хезмәте, аны искә алучы якыннары, дуслары, туганнары белән матур. Шуны исбат итеп сәхнәдән ул язган көйләргә җырлар яңгырады, моң агылды, зал тутырып халык җыелды. Илдус Илсур улын иң беренче тапкыр сәхнәгә чыгаручы кеше – Сания апа да бар иде, аңа Илдус абыйның талантын вакытында күреп алып, безгә иҗат кешесе буларак тәкъдим итүе өчен чәчәк бәйләме бүләк иттеләр.

– Әлеге кичәнең башлап йөрүчесе Тәлгать Зариповка зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Илдус Илсуровичның көллиятебезгә эшләгән эшләре бик зур. Соңгы 3 елда татар егетләре безнең көллияткә баян сыйныфына укырга килмиләр, чөнки Илдус Сәләхов юк. Элек баянга укырга килүчеләр күп иде, алар Сәләховта белем алырга теләп килә иде. Хәзер без саектык, – ди  Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең директоры Әлфирә Акбәрова.

Илдус абыйны яратып килүчеләр арасында Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Мисбах улы Камаев та бар иде.

– Бүген Илдус Илсуровичның укучылары, уллары бар, аның эшен дәвам итәләр һәм татар сәнгатен дөньякүләм танытып яшиләр. Минем үземнең яшьлегем дә шушында үтте, шушыннан армиягә киттем, аннан кайткач, укуымны тәмамладым. Мин аны бик кешелекле кеше буларак беләм. Тормышыбызда мөһим роль уйнаганга, мин Илдус җизнигә бик рәхмәтле. Ул бүген шушы чарада катнашадыр һәм сөенеп утырадыр, – диде ул яшьле күзләрен сөртеп. Сүзен тәмамлап, Наилә апасына чәчәк бәйләме, Илдус Сәләхов исемендәге оешып килә торган музейга 50 мең сум акча бүләк итте һәм алга таба да ярдәм итәсен белдерде.

  Күпсанлы кунаклар арасында Казаннан килүче шәхес, Илдусның якташы, дусты, кызы Лилиянең вокал буенча остазы, профессор, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев үзенең җырлары белән тамашачыны моңга күмде.

Чыгышлар берсен-берсе алыштыра торды.

Дуслары Илдус Сәләхов турында:

 Кадрия Наил:

– Илдус безнең иҗат дустыбыз гына түгел, гомумән, гаилә дустыбыз да иде. Миңа аның иң ошаган ягы – гадилеге. Шул чаклы көчле талант иясе булуына карамастан, ул гади булды. Илдус исән чакта, безнең гаилә бәйрәмнәре аннан башка үтмәде. Бер яшьлек бәбине дә биетә торган иде, 80 яшьлек әбине дә җырлата иде. Олы белән олы, кече белән кече була белде. 56 яшемдә шигырьләр яза башлагач, ул кимчелекле якларны яшермичә, күзгә бәреп әйтте. Шигырьләремә көйне үзе язды, ә Тәлгать Зарипов сәхнәгә алып чыкты.

Ирек Наил улы Хәбибуллин, АлАЗ җитештерү берләшмәсенең генераль директоры урынбасары:

– Илдус белән без якын дуслар идек. Бәйрәмнәрне бервакытта да аерым үткәрмәдек. Ул җырга-моңга бик оста кеше булып минем хәтеремдә яши, аның шулай иртә китүенә бик көенәм. Андый ир-егетне очрата алганым юк.

Илдус абый тормыш иптәше Наилә апа белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр, өчесе дә үзләре кебек, җырга-моңга гашыйк җаннар, хәтта кияүләре Илдар да үзләренә охшаган, бик матур җырлый. Уллары Айдар белән Илдар баянчы булса, кызлары Лилия – җырчы. Төпчек уллары белән әңгәмәне сезгә тәкъдим итәм.

Күңел кылларын тибрәндерерлек итеп баянда уйнаучы Айдар

Хәзерге заман сәхнәсендә Айдар Сәләховны уникаль күренеш дип авыз тутырып әйтергә була, чөнки аның баянда уйнавын, музыка аша тамашачысы белән аралашуын сүз белән генә әйтеп аңлатып булмый торгандыр.Ул – Гнесиннар исемендәге Россия Музыка академиясендә, Россиянең Халык артисты, профессор Фридрих Липс сыйныфында магистр.

– Музыкаль гаиләдән булгач, сезнең алда һөнәр сайлау бурычы тормагандыр да?

– Әйе, дөрес. Беренчедән, әтием ягыннан әби-бабаем гармунчылар. Әбием тальянда уйный иде, бабай гармунда уйнарга ярата иде. Шулай ук, белгәнегезчә, әтием – баянчы, композитор. Мин кечкенә чактан ук музыкага гашыйк булдым. Бер яшемдә мин биегәнмен. Әтиемнең туган йортында (Мамадыш районы, Арташ авылы. – Авт.) яшел гармун бар иде, шунда кунакка кайткач, ике яшемдә, кич буе шул кечкенә яшел гармунны карап утырганмын, шул вакытта гашыйк булганмындыр да инде гармунга. Алабугага кайтып, иртән йокыдан торгач, миңа нидер җитмәгән. Балага нәрсә булган дип уйласалар, әтиемнең башына фикер килгән: “Гармун авылда калды бит”. Әти шуннан соң гармунны барып алып кайткан һәм шул көннән бирле мин ул кечкенә яшел гармун белән аерылмадым, сәләтем ачылуның башы менә шул гармунда булган. Соңрак баянга күчеп, Алабуга музыка мәктәбенә укырга йөрдем. Аннары 13 яшемдә Альфред Шнитке исемендәге Мәскәү Дәүләт Институтына, аны тәмамлагач Гнесиннар исемендәге Россия Музыка академиясенә укырга кердем, шунда 4 курс бакалавлиатны тәмамлап, шунда магистратурага укырга кердем.

– Айдар, сез ничә яшьтән бирле сәхнәдә?

– Беренче катнашкан конкурсым Алабуга мәдәният йорты сәхнәсендә булды, миңа 3 яшь иде. Абыем Илдар белән татар көйләренә тезмә уйнадык, минем кулда яшел гармун. Шулай итеп, 3 яшьтә мин лауреат булдым. Бүген мин дәрәҗәле конкурслар: Андреев исемендәге халыкара конкурс (I премия, Санкт-Петербург, 2008), “Фогтландские дни музыки” Баянистларның халыкара конкурсы (I премия, Германия, Клингенталь шәһәре, 2010), Белогория Кубогы халыкара конкурсы (I премия, Белгород, 2011), I Бөтенроссия музыка конкурсы (Мәскәү, 2013), IV Язгы тавышлар халыкара конкурсы (I премия, 2014), Баянистлар һәм аккордеонистларның халыкара конкурсы, Мәскәүдә (I Премия, 2015), Испаниядәге “ARRASATE HIRIA” XXIV халыкара конкурс, (II премия, 2016), “Фогтландские дни музыки” (I премия, эстрада категориясендә, Германия, Клингенталь шәһәре, 2017) һ.б. лауреаты.  

– Конкурсларда катнашудан тыш, сезнең концерт эшчәнлегегез дә бик эчтәлекле. Гастрольләр белән кайларда булдыгыз?

– Мин якын һәм ерак чит илләрдә гастрольләрдә йөрим. Мәсәлән, Мәскәү Халыкара музыка йортында, Мәскәү консерваториясенең кече һәм зур залында, Чайковский исемендәге концертлар залында, Германия, Испания, Чехия, Швеция, Сербия, Финляндия, Болгария, Төркия, Кытай, Польша, Дания һәм башка илләрнең иң яхшы залларының берсендә чыгыш ясадым. Концертларымның кайда узасы алдан язылып куелган. Мәсәлән, мин бер елдан соң кайда чыгыш ясыйсымны беләм. Хәзерге вакытны алсак, вакыт бик тыгыз.

– Россия Федерациясенең атказанган артисты Борис Березовский белән танышуыгыз ничек һәм кайда булды?

–  Борис Березовскийның ел саен уза торган “Музыка земли” дигән фестивале бар. Мине дә шунда чакырдылар. Фестивальдә мин үземнең баян өчен язылган әсәрләрне генә уйнарга тиеш идем. Грим бүлмәсендә, Петр Чайковскийның “Думка” дигән көен уйнап утыра идем. “Фортепиано өчен язылган көйне, ничек баянда уйнарга мөмкин” дип аптырады шунда Борис Березовский һәм ул миңа шушы көйне аның белән бергә сәхнәгә чыгып уйнарга тәкъдим итте. Без 10–15 минуттан Мариин театрында уңышлы гына чыгыш ясадык. Ул фестивальдә быел да катнаштым, миңа композитор Кузьма Бодровның “Юмореска” көен симфония оркестры белән баян өчен яздылар, мин аның премьерасын уйнадым, шулай ук бик уңышлы чыкты.

– Сезнең иң яратып уйный торган көйләрегез?

– Беренче чиратта минем иң яраткан көйләрем, әлбәттә инде, татар көйләре. Ишетеп уйный алу, ул татар көйләреннән башланып китте, моның өчен мин әтиемә зур рәхмәтле. Минем беренче остазым да, сәләтемне күреп алучы кеше – ул әтием.

Бүген дә мин нотага карап уйнарга теләмим, джаз дисеңме, классика дисеңме, ишетәм икән, мин аны уйныйм. Татар көйләрен яратам мин. Татар көен алсак, анда биш тавыш пентатоника. Ул Кытайныкында да, ирланд көендә дә, джазда да шулай ук бар. Хәзерге вакытта минем джазга бирелүем мөмкин.

– Музыка белән кешене дәвалап була диләр. Сез ничек уйлыйсыз?

4 ел элек Крымда бер концертта чыгыш ясадым. Ул концертта күп артистлар катнашты, мәсәлән,  балетмейстер Николай Цискоридзе. Мин Сергей Рахманиновның “Вокализ” дигән көен уйнадым. Концерттан соң бер апа миңа килеп рәхмәтләр әйтте. Ул бу концертка очраклы рәвештә килеп эләккән, аңа билет бүләк иткән булганнар. “Концертка килгәндә, үземне начар хис итә идем, җанымны проблема борчый иде. Сез уйный башлагач,  дөньям үзгәрде, сезне  тыңлагач, проблемаларым хәл ителде”, диде ул апа. Аның сүзләре минем күңелемә ятты, чөнки без-беребез белән энергетика, музыка теле аша аралашканбыз. Музыка теле – тел белән сөйләүгә караганда аңлаешлырак.  Мин бит композитор да, үземнең көйләрне уйнагач: “Ничек болай уйнарга була?” дип соклану сүзләрен әйтәләр. Мин моңа ирешүемнең сәбәпләре итеп күңелеңне тамашачыга ачып салу һәм Аллаһы Тәгаләгә якын булуны күрәм.

– Балачак хатирәләреннән иң истә калганы?

– Хәзер Мәскәүдә яшәсәм дә, Алабуга шәһәрен мин кечкенә вакытта да бик ярата идем, хәзер дә яратам. Шәһәр бәләкәй генә булса да, монда тарих бик зур. Концертларда гел катнаша идем, әти кая барса, абый белән аңа иярә идек. Мин музыка белән генә чикләнмәдем, футбол да, хоккей да уйнадым, шук малай идем. Садик вакытларын искә төшерсәк, бер кызык вакыйга булды. Веранда артында, малайлар белән җыелып, урамда бәрәңге пешердек. Кем шырпы алып килде, кем бәрәңге. Без учак ягып, бәрәңге пешердек. Хәзер миңа кызык булып тоела, ул вакытта инде без аны пешермичә, әзрәк кенә көйдереп булса да, ашап карадык инде ул бәрәңгене. Музыкага бирелсәм дә, мин заман белән бергә атлап яшәдем.

– Айдар, сез быел “Үзгәреш җиле” татар җыры фестивалендә катнашасыз икән.

– Мине бу фестивальгә, әлеге проектның музыкаль җитәкчесе, танылган трубачы Вадим Эйленкриг чакырды. Мин аларның бэнд составына керәм. 20 ноябрьдән репетиция башлана, 1,2,3 декабрьдә килә алучыларны концертларда көтеп калабыз.

– Бүген туган телебез авыр вакытларын кичерә, татар телен кысалар. Сезнең мөнәсәбәт?

– Күп әйбер үзебездән тора. Мин Татарстанга кайтып, татарлар белән аралаша башласам, татарлар миңа урысча җавап бирә. Бу бик кызганыч. Мәскәүдә яшәсәм дә, мин Татарстанга кайтып, татар телендә сөйләшергә телим. Ул бит татар теле генә түгел, аңа безнең гореф-гадәтләр дә, динебез дә керә. Дәүләт кенә хәл итә алмый, әгәр туган телебездә сөйләшсәк, аралашсак, тел бетмәс.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: