Алабуга нуры

Юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре тормышыннан бер көн

Бүген, 3 июльдә, ЮХИДИ хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Бу көн юлларда тәртипне күзәтүче, хокук бозучыларны җәзага тартучы кешеләргә багышланган. Сүз уңаеннан, Россиянең беренче дәүләт автомобиль инспекциясе 1936 елның 3 июлендә раслана. Нәкъ менә шуңа күрә әлеге дата ЮХИДИ хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре итеп билгеләнгән. 

Һөнәргә кереш
Редакциябездә шулай кабул ителгән инде, тантана сәбәпчеләрен котлау алдыннан без иң элек һөнәрне эчтән өйрәнәбез. Шуңа күрә, мәкалә язуга керешкәнче, мин юл-патруль хезмәте экипажларының берсе белән бергә шәһәр урамнарында патрульлек итәргә юл тотам.
Таныш булыгыз, бүген минем «хезмәттәшләрем» — ЮХИДИ инспекторлары Артур Гомәров һәм Айнур Галимов.
Сөйләшеп киттек. Артур Гомәров автоинспектор булып нибары бер ел эшли икән. Һөнәренә "гражданка«дан килгән. Сүз уңаеннан, автоинспектор образын без күрергә күнеккән буй-буйлы таяк түгел, ә кечкенә видеокамера тулыландырды! Юлда видеооператор күнекмәләре ни өчен кирәк соң, дип кызыксынам. Бу — камера гына түгел, ә автомобиль йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуын теркәүче дә, дип аңлата Артур Гомәров.
«Әлеге камера ярдәмендә без тәртип бозуларны теркибез, мәсәлән: куркынычсызлык каешын эләктермәү, кызыл утка хәрәкәт итү, обгонга чыгу һәм башкалар. Кайчагында видеоязма, беренче чиратта, хокук бозу кылулары белән килешмәүче машина йөртүчеләрнең үзләре өчен дәлил буларак кирәк. Әгәр автомобиль йөртүче беркетмә өстеннән шикаять бирсә, видеоязма суд өчен дәлилләү базасына әверелә. Сүз уңаеннан, бу камера яңа, тагын да камилрәк, безгә аны быел бирделәр. Төшерү сыйфаты элекке камерадан күпкә яхшырак», — ди инспектор, камераны яныннан узып баручы микроавтобуска юнәлтеп.

Автоинспекторлар һәм хокук бозучылар
Мөгаен, ЮХИДИ хезмәткәрләре интуициягә иядер. Югыйсә, аларның беренче караштан ук хокук бозу фактын ачыклавын ничек аңлатырга кирәк. Хезмәткәрләр туктаткан маршрут автобусы йөртүчесенең документлары тәртиптә түгел булып чыкты. Эш шунда, автобус йөртүченең исеме транспорт чарасына бирелгән ОСАГО полисында күрсәтелмәгән, дип шәрехли инспектор Айнур Галимов.
«Әлеге хокук бозу өчен КоАПның 12.37 маддәсе 1нче өлеше нигезендә административ җаваплылыкка тарту каралган. Бу очракта акчалата җәза күләме 500 сум тәшкил итә. Штрафны без автобус йөртүчегә салабыз. Хәер, уйлап карасаң, бу күбрәк аның җитәкчесенең гаебе. Чөнки нәкъ менә эш бирүче машина йөртүче исеменең документларга кертелүе турында кайгыртмаган».
Икенче хокук бозучы —10 яшьлек баласын алгы утыргычта балалар утыргычыннан башка алып барган яшь әти булды. Кагыйдәләр буенча баланы махсус җайланмалардан башка машинаның алгы утыргычында 12 яшьтән, ә арткы утыргычта 7 яшьтән йөртергә мөмкин.
«Алгы һәм арткы утыргычларда йөртү өчен төрле яшь каралганын белмәгән идем, җиде яшьтән өлкәнрәк баланы теләсә кайсы урынга утыртып алып барырга мөмкин дип уйладым», − дип аңлата машина йөртүче.
Автоинспектор, юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтеп, закон бозучы белән кыска әңгәмә үткәрә һәм ... биш мең сум күләмендә штраф сала. 
Рейд азагында куркынычсызлык каешын эләктерергә оныткан (әллә теләмәгәнме?) шоферга карата беркетмә төзелде. Нәтиҗә — бер мең сум күләмендә штраф. 

Автоинспектор — авыр һөнәр 
Сез үз һөнәрегезне яратасызмы, дип сорыйм. Әйе! Без нәрсәгә барганыбызны белдек. Берәү дә шикәр белән бал вәгъдә итмәде, дип җавап бирде инспекторлар бертавыштан.
«Бу һөнәр йомшак холыклы кешеләр өчен түгел. Төрле контингент белән аралашырга туры килә. Машина йөртүчеләрнең әдәплеләре дә, ә кайчагында киресенчә — тупас, хәтта адекват булмаганнары да (кагыйдә буларак, салмыш хәлдә) очрый. Без барысына да әзер булырга һәм үз бурычыбызны үтәргә тиеш. Нинди генә һава торышы булуга карамастан, бәйрәм һәм ял көннәрендә дә», — ди Артур Гомәров.
Ә кайвакыт безгә, кызганыч, үлем очраклары белән дә эш итәргә туры килә, дип өсти Айнур Галимов.
«Безнең эштә бу котылгысыз, бу бит юл, ә анда теләсә нәрсә булырга мөмкин. Мәет булган авариягә беренче чыгуымны яхшы хәтерлим. Һәлак булучы — хатын-кыз. Ул вакытта Солнечный бистәсендә берьюлы өч автомобиль бәрелешкән иде. Тик миңа әле бәхет елмайды дип саныйм — балалар һәлак булган аварияләргә бер генә тапкыр да барырга туры килмәде. Хезмәттәшләремнең исә андый очраклары да булды. Ул җанөшеткеч күренеш».

Йомгак
Юл полициясе хезмәтенең 84 еллык тарихында ул, һичшиксез, күптән инде мөстәкыйль структурага әверелде. Әмма аның төп бурычы — юлларда тәртип һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген тәэмин итү. Редакциябез котлауларга кушыла һәм ЮХИДИ хезмәткәрләренә эшләрендә уңышлар һәм гаилә учагы җылысы тели!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: