Алабуга нуры

Юрашта хисап җыелышы

Алабуга шәһәр-районы хакимияте башлыгы Геннадий Емельянов муниципаль район җирле үзидарәләренең хисап җыелышларына җаваплы чиновникларны ияртеп шәхсән үзе йөри.

Җыелыш башланганчы ул гражданнарның үтенеч-сорауларын канәгатьләндерү йөзеннән, кешеләр белән очрашып, аларга җаваплар һәм килеп туган проблемаларын хәл итәр өчен күрсәтмәләр бирә. Тәгаенрәге, күрсәтмәләрне, сорау кайсы тармакка караса, шул тармак өчен җаваплы җитәкчегә йөкли.

Иске Юраш авылында гозер белән килүчеләрне күп дип әйтеп булмый. (димәк, юрашлылар тормышларыннан зарланмыйлар дип әйтергә нигез бар), һәрхәлдә, керүчеләрнең саны биш-алтыдан артмады кебек. Иң әүвәлгеләр булып чиратка Атау авылыннан (ошбу кечкенә авыл Юраш җирлегенә карый) китапханә мөдире Рәвилә Әхмәдишина белән механизатор Гафият Мәрдановлар язылган иде. Алар атаулыларның күп еллардан бирле зур хыялы булып калган газ кертү проблемасын кузгаттылар. Гафият: "Без йортларыбызны Удмуртиядән утын ташып җылытырга мәҗбүрбез", - дип зарланды. Моңа каршы хаким уенын-чынын бергә кушып: "Үзебездә дә утын күп ич, үзебезнең районнан сатып алыгыз", - дип җавап бирде. Киләчәктә күрше республика чигенә урнашкан ерак авылны да газлы итәргә вәгъдә бирде. Атау вәкилләре хакимият башлыгына Иске Юраштагы урта мәктәпне капиталь сипләтүдә, Атауга кадәр асфальт юл салдыруда һәм авылны яңа күперле итүдә зур булышлык күрсәткәне өчен олы рәхмәт белдерде.

Гомерен тимерчелектә эшләп уздырган Салих ага яши торган йорты янәшәсендәге карт һәм биек тупылларның көннәрдән беркөнне ботаклары сынып төшеп (җилле-давыллы көннәрдә анысы да ерак йөрмәс), торагына зур зыян салыр дип шөбһәләнә. Ул хәтта агачларның һәм йортның фотосурәтләрен дә алып килгән. Район башлыгы тиешле хезмәтләргә мәсьәләне ике атна эчендә хәл итәргә кушты. Моның өчен махсус автокран белән эләктереп агачларны өлешчә кисү сорала.

Җиде бала анасы Роза Әхмәтова үзе һәм ире исеменнән гаилә фермасы эшчәнлеген киңрәк җәелдерү өчен ярдәм итүләрен үтенеп килгән (бу тырыш гаилә болай да күп санда сарыклар һәм шактый ук ишле сыер һәм үгезләр асрый). Күп балалы ананың аннан башка да гозерләре бар иде. Аларның берсе - торак шартларын яхшырту. Сорау-үтенечләрне яхшылап карап, закон чикләрендә мөмкин булганча булышлык күрсәтүне йөкләр өчен, хаким район башкарма комитеты һәм авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләрен, мәгариф идарәсе башлыгын һ.б. кайбер түрәләрне дә үз катына чакыртып китерде.

Гаилә фермасы дип сүз кузгаткач, иң соңыннан мөрәҗәгать итсә дә, бер уңайдан Гөлүзә Әюпованы да авыл хуҗалыгы кредиты алуда ярдәм соравын әйтеп китәргә кирәктер. Геннадий Емельянов гаҗәпләнүен яшермәде: "Кешеләрне ачыкларга гына кирәк, кредит алырга теләүчеләр бар икән бит", - диде ул.

Илһам Хәмидуллин белән Илдар Хафизов узган гасырның туксанынчы елларында күрше Калинин исемендәге (соңрак СПК "Альметьево" исемен йөртте, ә 2006 елдан аны "Яңа Юраш" ЯАҖсенә куштылар) колхозда эшләп йөргәннәр һәм ... җир пайларсыз калганнар. Аларга ошбу четерекле мәсьәләне хәл итү өчен башта судка, аннары җир палатасына мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителде. Бу уңайдан җир кадастр хезмәте ярдәм итәчәк диелде.

Мирзәхмәт Галиев, имештер дә, Иске юраш авылында яңа су линиясе салганда берничә миллион сум акчалар "сулга" киткән дип бара һәм моны раслаучы кәгазьләрем дә бар ди (аларны селкеп тә күрсәтә). Тик, ни өчендер, күчермәләре юк дигән сылтау белән (әллә башка сәбәп?) ул әлеге кәгазьләрен шәһәр прокурорына да бирмәде. "Үзем сезнең янга приемга килермен әле", - дию белән чикләнде. Хаким әлеге кузгатылган мәсьәләне тикшереп карарга кирәк, дигән фикер әйтте.

Эшчәнлек канәгатьләнерлек

- Иске Юраш авыл җирлеге бу төбәктә иң борынгы авыллардан булган Иске Юраш һәм Атау авылларын берләштерә. Биредә татар халкының милли йолаларын, гореф-гадәтләрен саклап буыннардан буыннарга илтүче тырыш, хезмәт сөючән халык яши, - дип башлады үзенең чыгышын авыл җирлеге үзидарәсе рәисе Ренат Юнысов еллык хисап җыелышында.

Аның сөйләүләреннән тагын менә ниләр мәгълүм булды: Иске Юраш авыл җирлеге 260 гектар мәйдан били икән, шуларның - 217се Иске Юраш, 43 гектары Атау авылы биләмәләре, халык тыгызлыгы буенча бер кешегә 40 сутый җир туры килә.

Авыл җирендә барлыгы 222 йорт санала, шуларның 188ендә ел әйләнәсе яшиләр һәм хуҗалык алып баралар, ә 34 йортка сезонлы яшәү өчен кайтып-китеп йөриләр.

2011 елда Атау белән Юрашта барлыгы 650 кеше яшәгән булса, 2012 ел азагына бу сан алтыга кимегән. Узган ел 9 бала туып, нәкъ шулкадәр инсани зат бакыйлыкка күчкән.

Демографик хәлне күздән кичерүне дәвам итсәк, 644 кешенең 41е мәктәпкәчә яшьтәге бала, 70 укучы, 22 студент, 125 пенсионер, 361 кешенең хезмәт яшендә булып, тормыш-яшәешен авыл хуҗалыгы белән бәйләвен күрәбез.

Авыл халкының тормыш хәлен яхшырту ягыннан район җитәкчелегенең ярдәмен тоеп һәм биредә урнашкан "Яңа Юраш" агрофирмасы һәм аның директоры Хәлил Сабирҗановның турыдан-туры оештыруы нәтиҗәсендә байтак алга китешләр күп. Моны раслау өчен шундый саннар китерү дә җитәдер: биредә авыл халкының 120 кешесе эшли, бу чама белән хезмәт яшендәге халыкның өчтән бере. Агрофирмада уртача хезмәт хакы 2011 елда 9145 сум булса, 2012 елда 13000 сум тәшкил иткән һ.б.

Бик күп санап кителгән ирешелгәннәр белән бергә докладчы Иске Юраш авыл җирлеге һәм Алабуга муниципаль район советы депутаты Рәшит Хәбировның тырышлыгы белән авылның "Тукай" урамы һәм Атау авылына кадәр асфальт юл түшәлүе, урта мәктәпкә капиталь ремонт үткәрелүе турында әйтеп китте. "Алабугадорстрой" җитәкчесенең булышлык күрсәтүләрен бер мәкалә кысаларында гына санап китү мөмкин түгел.

Авыл җирлеге үзидарәсе тарафыннан башкарылган эшләр бихисап, аларны исемләп тезү шулай ук үзмаксатка керми. Ә шулай да, авыл халкын су белән тәэмин итүне яхшырту, кайчандыр кешеләр яшәгән Салавыч, Игенче авылы зиратлары (һәм әлбәттә инде Иске Юраш белән Атауның зиратларын да) чистарту вә төзекләндерүгә риясыз, изге җанлы кешеләрне җәлеп итүдә оештыруны кайгырту кебекләрен янә бер кабатлап китү артык булмастыр.

Җыелыш, җирле үзидарә рәисе Ренат Юнысовның 2012 елда башкарылган эшләр турындагы хисабын тыңлаганнан соң, ул җитәкләгән үзидарәнең эшен канәгатьләнерлек дип табарга дигән нәтиҗәгә килде.

Икенче көн тәртибе буенча Морт зонасында участок полициясе инспекторы вазифаларын вакытлыча башкаручы майор Вячеслав Ермаков чыгышы тыңланды. Һәм аннан соң йомгаклау сүзе белән Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов чыкты. Татар һәм урыс телләрен бердәй яхшы белүче хакимнең җанга якын ана телендә сөйләве сусаган җаннарга шифа булып тоелгандыр, мөгаен.

"Беренче" җитәкчене Иске Юраш авылында беркөнне бер-бер артлы ике гаиләнең гаилә фермасын киңәйтү буенча кредит алырга теләк белдерүе чын мәгънәсендә әсәрендереп җибәргән икән. Моны аның бөтен зал алдында ике югары урын биләүче җитәкчене бастырып, шактый югары тонда кимчелекне төзәтергә һәм, кирәк булса, банк һәм башка ведомство хезмәткәрләрен дә җибәреп, тиз арада кредитларны рәсмиләштерергә дигән әмере аермачык күрсәтте.

Аерым алганда Геннадий Егор улы ачынып:

- Кукмара районында гаилә фермалары 1 миллион 814 мең сум, Мөслимдә 1 миллион 396 мең сум кредит алсалар, Алабуга районында бу сан нибары 156 мең сум тәшкил итә, - диде. Монда инде комментарийлар биреп тору урынсыз дип беләм.

Халыкны кабул итүе белән бергә ике сәгатькә сузылган церемония РФ һәм ТР гимннары белән башланып, шул ук гимннар белән тәмамланды да. Элек яртышар көн һәм аннан да озагракка сузыла торган колхоз җыелышларыннан шул ягы белән дә аерыла иде 12 февральдәге җыелыш.

Фирдәвес ХУҖИН

Анастасия Иванова фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октябрь 2017 - 14:24
    Защити себя!
Ночной режим