Алабуга нуры

Йөз еллык китаптан киңәш

Гаиләбездә һәркем күп укырга яратты. Исемдә, "Казан утлары" журналының беренче номеры килү белән, аны беренче булып әти кулга ала иде, аннан соң гына башкалар укыды. Ә менә әбиемнең китаплары сандыкта саклана торган булды. ул аларны беркемгә дә бирмәде. Үзе исән чагында, мин әле бәләкәй генә кыз, аларның кайберсен карап чыктым.

Изге "Корьән" китабы берничә булган күрәсең, әбием берсен күрше карчыгына васыять итеп калдырган иде, берсе, башка китаплар белән бергә, минем әниемдә калды. Бервакыт мин аннан:
- Истәлеккә миңа да берәрсен алырга ярыймы? - дип сорадым.
Әбиебезнең бер китабы миндә хәзер. Ул моннан нәкъ 100 ел элек, 1916 елда чыккан. Бу дәреслек ислам тәртипләре буенча кыйммәтле киңәшләрне үз эченә алган. Мәсәлән, ничек юынырга, аяк киемен ничек дөрес кияргә һәм башкалар. Текстлар гарәп шрифты белән язылган һәм алар гарәпчәдән тәрҗемә ителгән.
Китапның беренче битеннән күренгәнчә, ул Казанда Харитонов типографиясендә басылган. Басмага Оренбургтагы Уку Округы попечителе 1913 елның 9 апрелендә рөхсәт биргән.

Тарихи белешмә
1880-1882 елларда бу округның попечителе булып Владимир Даль торган. 1910 елдан алып,1913 елның 13 августына кадәр, ягъни, бу дәреслекне татар һәм рус-татар мәктәпләренд сыйныф укуларында куллану өчен бастырырга ризалык алынган вакытта, Федор Владимиров попечитель булган.
Россия империясендә уку округлары1917 елга кадәр эшләгән. Алар Халык мәгарифе министрлыгының уку йортлары белән идарә иткән. Император Александр I тарафыннан чыгарылган указ нигезендә1803 елның 24 гыйнварыннан бар территория округларга бүленгән. Алар арасында Казан округы да бар. Төп урынны император университеты алып тиорган. 1804 елда Казанда да университет ачылган. Ул чагында илдә 6 округ булган булса, XX гасыр башына аларның саны уникегә җиткән. Безнең Вятка губернасы Казан округына караган.
Татар китапларын бастыру эшенең үсеше Иван Харитонов белән бәйле. Дөрес, аңа кадәр дә татар китапларын чыгарганнар, ләкин ул, милләте белән рус кешесе буларак, татарча китап бастыруда үзеннән зур өлеш кертүе белән танылган. "Татар Гутенбергы" - шул заманның матбугатында аңа әнә шундый исем биргәннәр. 1859 елда ул Казан университеты типографиясенә хәреф җыючы булып эшкә урнаша. Соңыннан үз типографиясен ачу дәрәҗәсенә ирешә. Шул вакыт эчендә ул инде татар телен камил белгән. Харитонов типографиясендә 1905-1916 елларда 568 китап бастырылган, аларның гомуми тиражы - 2,8 миллионнан артык экземпляр. Иван Харитонов эшчәнлеге тагын шунысы белән әһәмиятле, ул басма гарәп шрифтын камилләштергән, һәм ул киң кулланыла башлаган.

Зәйнәп әбием Мөхәррәмова мөгаллимә булырга теләгән. Укытучылыкка укуын тәмамлагач, тиф белән авырып киткән. Соңыннан инде белдек, бөтен ил буйлап, 1918-1922 елларда бу авыруның ниндидер билгесез төрендәге берничә эпидемия таралган булган. Үлемнән котылып калган кызын әтисе экә, аның иптәш кызлары белән барасы җиренә, җибәрми. РСФСР Халык комиссарлары Советының 1919 елның 26 декабрендә чыккан "РСФСРда грамотасызлыкны бетерү турында" декреты буенча Совет Россиясендә дәүләт программасы башлана. Аның нигезендә һәр белемле кеше башкаларны да туган телендә, теләге булганнарны рус телендә укырга-язарга өйрәтүгә җәлеп ителгән.
- Мин әтиебезнең яраткан кызы булдым, - дип сөйли иде әбиебез, - шуңа күрә 22 яшькә кадәр кияүгә дә чыкмадым. Мине сорап килүчеләрдән соң, әти миннән сорый иде: "Бу гаиләгә барасыңмы?", ә апаларымның барысын да кемгә барасын үзе хәл итте.
- Кемне сайладың соң? - дип сорагач, Зәйнәп әби бабабыз белән танышу тарихын сөйләп биргән иде. Тик монысы инде бөтенләй башка вакыйга.
Әби безгә Тукай әкиятләрен яттан сөйли,дини сурәләр укый иде. Әле хәзер дә аның теленнән төшмәгән мәкаль һәм әйтемнәр хәтеремдә уелып калган. Әбиебез шат күңелле кеше иде. Тәмле пешерүе белән танылганга, аны еш кына гаилә тантаналары өчен чәк-чәк пешергәндә булышырга чакыралар иде. Тәртип һәм чисталык урнаштыруны яратты, матур киенеп йөрде, яшел һәм куе зәңгәр төсләрне бик ошатты. Минем исемдә ул әнә шулай калган.
Хәзер үзем әби, һәм, борынгы язулы дәреслеккә карап, мин еш кына шундый уйларга биреләм: оныкларым гаилә традицияләренең кайсысына өстенлек бирер икән? Иң кызыклысы, әлегә кадәр укып бетерә алганым юк шул китапны, юка гына булса да, сизәм, аның эчтәлеге киңәшләр белән тулы. Бәлки, тормышның һәр очрагына да туры килердәйләре, - ди Зөлфия Примакова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: