Алабуга нуры

Үз юлыңны дөрес сайла

Алабуга муниципаль районы Советының кече залында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова рәислегендә наркотикларга каршы комиссия утырышы булды.

Утырышның көн тәртибенә район территориясендә наркоситуациягә кагылышлы мәсьәләләр куелган иде.  Бу көнне наркотиклар саклау һәм тарату белән бәйле җинаятьләр буенча саннар әйтелде, үзгәрешләр тәкъдим ителде.

Район территориясендә наркоситуация турында доклад белән Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге башлыгы Михаил Умнов чыгыш ясады, ул 2018 елда Алабуга районында 113 наркоҗинаять теркәлгән, дип сөйләде. Законсыз әйләнештән 12,5 килограмм наркотик алынган. Шәһәрнең уку йортлары студентлары белән профилактика максатыннан зур эш башкарыла. Шул рәвешле, узган елда 69 кинолекторий һәм әңгәмә үткәрелгән, прокуратура хезмәткәрләре һәм наркологлар катнашында ата-аналар җыелышлары уздырылган.

− Февраль аенда наркотикларга каршы “Үз юлыңны сайла” чарасы үткәрелде, аның барышында шәһәрнең хезмәт коллективлары белән семинарлар һәм очрашулар булды. “Үлем белән кайда сату итәләр?”, “Россия балалары”, “Наркотикларсыз тормыш”, “Наркоконтрольнең яшь спецназчысы” кебек операцияләр уздырыла. Үткән елда яшьләр булган урыннарда 124 кисәтү рейды үткәрелгән, алар барышында наркотиклар кулланучы балигъ булмаганнар ачыкланмады, − диде Михаил Умнов.

2018 елда безнең шәһәрнең ике студенты наркотик таратканы өчен тоткарланды. Аларның берсе сигез елга ирегеннән мәхрүм ителгән.

− Яшьләр белән профилактика эше алып бару бик мөһим, алар мондый ысул белән табылган акчаларның яхшылыкка алып бармавын һәм тормышны җиңел җимерә алуын аңласын. Боларның нәрсәгә китергәнен белсеннәр өчен, бу мәгълүматны һәркемгә җиткерү мөһим, − дип ассызыклады район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова.

Комиссиядә шулай ук балигъ булмаганнарга алкоголь белән агулану  күренешен дә аңлаттылар. Хәзер эшне тикшерү бара. Яшүсмер самогон белән бер шешә тапкан, эчкән һәм үзе хастаханәгә кадәр барып җиткән. Табиблар аны коткарып кала алган.

Людмила Рыбакова билгеләп үткәнчә, балигъ булмаганнар тарафыннан наркотиклар һәм алкоголь куллануны профилактикалау эшенә,  шулай ук җәйге чорда мәктәп укучыларын эш белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирергә кирәк.

Шулай ук наркотикларга каршы комиссиядә 2018 елда шәһәр наркология диспансерында исәптә торган 21 кешенең, прокуратура карары нигезендә, машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителүе турында хәбәр ителде. Узган ел ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан наркотиклар кулланган килеш руль артына утырган 5 машина йөртүче ачыкланган.

Киләсе утырыш майда булачак.

Әгәр дә сездә наркотикларның яки аларны куллану очраклары турында мәгълүмат булса, 7-84-29 телефоны буенча хәбәр итегез.

Сезгә шулай ук наркотик матдәләрне кулланучыларны диагностикалау, дәвалау һәм тернәкләндерү мәсьәләләре буенча консультация алырга мөмкин. Мөрәҗәгатьләрнең аноним булуы гарантияләнә.

Дүшәмбе-җомга – тәүлек буе.

Алабуга эчке эшләр бүлеге телефоны: 7-84-30.

НАРКОТИКЛАР ӘЙЛӘНЕШЕН КОНТРОЛЬДӘ ТОТУ БҮЛЕГЕ 7-84-29.

Дүшәмбе-җомга: сәгать 08.00дән алып 18.00гә кадәр.

Үзәк район хастаханәсе”нең наркология кабинеты телефоны: 7-13-58.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: