Алабуга нуры

Зирәк кызы идең халкыңның

Алабуга районы Дөм-Дөм авылында туып үскән, хезмәт юлын вакытлы матбугатка багышлаган Зирәк Хәсән кызы Садыйкованың якты истәлегенә багышлана.

Кызганыч, Зирәк Хәсән кызы (12.06.1938-16.04.2021) бүген безнең арабызда юк, әмма аның турында җылы истәлекләр бик күпләрнең күңелендә яши, чөнки ул туган халкының, милләтенең зирәк кызы булды. Зирәк исемле гади кызның зирәк Зирәккә әверелүенә төшенү өчен, сүзне аның нәсел тамырларыннан башлау кирәктер.
Зирәк Хәсән кызы Садыйкова Дөм-Дөм авылының атаклы Хаҗи бай нәселеннән. Хаҗи бай үз тырышлыгы белән баеган, хәлле, әмма гади кешеләрнең берсе булган, һәрвакыт аягына чабата киеп йөргән һәм шуңа күрә аны «чабаталы Хаҗи бай» дип йөрткәннәр. 1921-1922нче еллардагы корылык вакытында ул, бик күп гаиләләргә ярдәм итеп, аларны ач үлемнән алып кала. Күмәк хуҗалыклар төзү башлангач, Хаҗи байны да Себер якларына сөрәләр. Максатчанлыгы, кешеләр белән уртак тел таба белүе һәм тырышлыгы бу очракта да ярдәм иткәндер, документларын тәртипкә китереп, аңа исән-имин туган авылына әйләнеп кайту насыйп була.
Зирәк апаның бабасы — Хаҗи бай улы Закир да атасына охшап бик тырыш кешеләрнең берсе булып чыга. 1904-1905нче елгы япон сугышында уң кулын өздереп кайтса да, Закир гаиләсе хәлле тормышта яши.
Закир улы Хәсәнҗан да тырышлык буенча ата-бабай исеменә тап төшерми. Яшь ир-егетне авыл советы рәисе итеп куялар, партком эшен дә ышанып тапшыралар. Халыкның ышанычын аклау өчен, ул бөтен тырышлыгын эшкә җигә. Яшь гаиләгә нур өстәп, 1938нче елның 12 июнендә кызлары туа. Әти кешенең матур, әмма сирәк очрый торган исем кушасы килә һәм Зирәк исемен сайлый: «Минем кызым иң зирәк кыз булыр!» — ди ул, ә ике елдан соң туган улларына Тукай исемен кушалар. Бөек Ватан сугышы башлангач, Закир улы Хәсәнҗан үзе теләп сугышка китә һәм Суслонгерга эләгә, андагы мәшһәрне үтеп, Сталинград һәм Курск дугасындагы көрәшләрдән исән кала. Аягы каты яраланып, Түбән Новгородта госпитальдә дәвалана, ләкин яраланган аягы бөгелми торган булып ялгана һәм аны тылга озатачакларын әйтәләр. Хәсәнҗан Закиров табибларның бу карары белән ризалашмый һәм фронтка җибәрүләрен сорый: «Мин җиңү яулап кайтачакмын дип сугышка киттем һәм биргән вәгъдәмне үтәячәкмен», — ди һәм туры аяк белән яңадан фронтка китә, әмма 1944 елның 5 августында Польшаны азат иткәндә батырларча һәлак була.
Хәсән кызы Зирәк гомере буе әтисен сагынып, аның белән горурланып яши. Сугыш елларында мәктәп укучылары бәйрәмнәрдә авыл халкы өчен куйган концертларда кечкенә Зирәк һәрвакыт Заһид Хәбибуллин көенә язылган "Сагыну"ны җырлап, авылдашларын елата торган булган. Үсеп, тормыш тәҗрибәсе туплаган Зирәк әтисенең — Бөек Ватан сугышы елларында 4 елга якын кан-яшь түгеп, гади солдаттан өлкән лейтенант дәрәҗәсенә күтәрелгән пехота батальоны командиры, замполит, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Хәсәнҗан Закировның кайда җирләнүен ачыклау өчен күп тырышлык куя, һәм, ниһаять, 1982 елда Польшаның Кызыл Хач җәмгыятеннән җавап ала. Әтисенең Седльцтагы хәрбиләр каберлегендә җирләнүен белә һәм үзе дә 1985 елның маенда әтисе каберенә зиярәт кыла, туфрагын алып кайта.
Әтисенең халык арасында абруе зур булуына ул балачагында ук инана. Энесе Тукай белән болыннан кайтып килүләре була. Болын юлы рус Дөм-Дөме аша уза. Ел фасылының да салкын вакыты, тамаклары бик ачыккан балалар, түзәрлек калмаудан гаҗизләнеп, бер йортның капкасын шакыйлар. Капка ачкан рус карты, аларны күрүгә:
— Сез Хәсән Закирыч балалары түгелме? — дип сорый, уңай җавап ишетүенә шатланып, аларны өйләренә алып керә, ашатып, җылытып озата.
Авыр балачак Зирәкнең җанына нык үтеп керә. Ачлыктан ике тапкыр шешенә ул. Тормыш никадәр авыр булса да, кешелекле әнисе Сания туганнарына һәм, гомумән, ярдәмгә мохтаҗларга кече күңелле булудан, булышудан баш тартмый. Шул елларда күченеп кайткан туганнары да алар гаиләсендә сыену урыны таба. Илленче еллар башында гына тамаклары ипигә туена. Авылда җидееллык, Мортта унъеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Алабуга мәдәният-агарту училищесына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, Әтнәгә юллама ала. Бер ел эшләгәч, Дөбьяз районына күчә, Өлә-Казаклар авылында укытучы эшен тәкъдим итәләр, клуб мөдире дә булып эшли. Монда үзенең гомерлек тормыш иптәшен — ире Абдуллаҗанны очрата. Чибәр, чая кызны Абдул беренче көнне үк озата бара һәм алга таба, тырыш, уңганлыгын күреп, беркемгә дә бирми. 1961енче елның августында Зирәк һәм Абдуллаҗан, гаилә корып яши башлый. Шуннан башлап ирле-хатынлы Садыйковлар 60 елга якын бергә, иңне-иңгә куеп, шатлык-сөенечләргә куанып, кайгы-борчуларны бүлешеп, үрнәк гаилә булып яшәделәр.
Хәсән кызы Зирәкне туган ягы, яшьли тол калган әнисе сагындыра һәм яшь гаилә 1962 елда Алабугага күченеп кайта. Зирәк Садыйкова "Алга«исеме белән рус телендәге газетаның дубляжы булып чыга торган район газетасына тәрҗемәче булып эшкә урнаша. Нәкъ шул елны «Вперед» һәм «Алга» газеталары «Новая Кама» һәм «Яңа Кама» исеме белән чыга башлый. Үз эшенә җаваплы караучы хезмәткәрне хөрмәт итәләр. 1972 елда Садыйкова Зирәк Хәсән кызын «Яңа Кама» газетасының 5000нче саны чыгу уңаеннан «Новая Кама» — «Яңа Кама» газетасы редакциясенең администрациясе, партия һәм профсоюз оешмасы Мактау грамотасы белән бүләкли. Корректор булып эшләгән чорда да сынатмый ул. Газета аша халыкка җиткерелергә тиешле һәр фикернең генә түгел, хәтта һәр сүзнең урынлы булуы, ә аның өчен дөрес, хатасыз язылуы, газетаның вакытында чыгуы өчен күп тырышлык куя. 1978 елда матбугатта күпьеллык хезмәте һәм «Новая Кама» газетасының беренче саны чыгуга 60 ел тулу уңаеннан ТАССР Министрлар Советының китап сату һәм полиграфия, нәшрият эшләре буенча идарәсенең Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
1979 елда Зирәк Садыйкова «Яңа Кама» газетасының дубляж буенча редакторы итеп билгеләнә. Җаваплылык, эш арта, ләкин Зирәк Хәсән кызы сыната торганнардан түгел. Рус хезмәттәшләре белән килешеп, дус һәм тату эшлиләр. 1988 елда бу вазифада тырыш хезмәте өчен аңа КПССның Алабуга шәһәр комитеты һәм халык депутатларының шәһәр һәм район башкарма комитетының Мактау грамотасы тапшырыла.
1991нче елдан татар телендә дөнья күргән «Алабуга нуры» газетасын җитәкли. Ул вакытта газета атнага дүрт тапкыр чыгып, кулдан җыела. Редакциядә компьютерларның әле юк чагы. Алар 1999 елда гына сатып алына. 
— Кичке 8-9га кадәр эшли, өйгә йокларга гына кайта идек кебек, бу безнең өчен хезмәт урыны гына түгел, яшәү урыны да булды. Әбунәчеләребез күп булды, алар белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә тордык, — дип искә ала Зирәк Хәсән кызы.
«Гомерегездә бердәнбер юл сайлап алып, сез аңа тугры булып калгансыз. Матбугат ул бик тә үзенчәлекле, катлаулы, үзенең ишекләрен сайлап кына аерым шәхесләргә ача торган өлкәләрнең берсе. Матбугатта аңа гашыйк, башкалар, дип янып йөргән, гаделлек, намус кебек төшенчәләрне өстен күрүче шәхесләр генә эшли. Сез — гәҗитче һөнәренең барлык серләренә дә төшенгән кеше. Татар телендә дөнья күргән «Алабуга нуры» газетасын җитәклисез. Газета халыкның киң мәнфәгатьләрен яклап, төрле темаларга проблемалы язмалар бастыра, көнкүрештә туган катлаулы сорауларга җаваплар эзли. Газета битләрендә даими рәвештә хезмәт кешесе турында очерклар, язмалар дөнья күрә, яңа рубрикалар ачыла. «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында» ТР Законын гамәлгә ашыру буенча «Алабуга нуры» күпкырлы эш алып бара. Аның битләрендә ана телебездә каләм тибрәтүче һәркем үз көчен сынап карый ала», — дигән сүзләр бар 1998 елда Зирәк Хәсән кызының юбилее уңаеннан халык депутатларының Алабуга берләштерелгән Советы рәисе, район һәм шәһәр хакимияте башлыгының котлау хатында. Шул ук елны ул район һәм шәһәр хакимияте башлыгының Мактау грамотасы белән дә бүләкләнә.
Журналист Фирдәвес Хуҗин сүзләре белән әйтсәк: «..аның стихиясе журналистика булган ич!» («Алабуга нуры» № 69, 18 сентябрь 2020 ел)
Зирәк Хәсән кызы Садыйкованың тырыш хезмәте ил һәм республика дәрәҗәсендә дә югары бәяләнә. 1987нче елда СССР Югары Советы Президиумы исеменнән ТАССР Югары Советы Президиумы Указы белән "Хезмәт ветераны«медале белән бүләкләнә. Аңа «Правда» газетасына 100 ел" һәм «ТАССР төзелүгә 100 ел» истәлекле медальләре тапшырыла. Ул Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә ия. 
Лаеклы ялга чыкканнан соң да, Зирәк Хәсән кызы хезмәт юлын багышлаган "Алабуга нуры«ннан аерылмый, даими элемтәдә тора, үзенең фикерләрен дә әйтә, кирәк икән, киңәшләрен дә бирә. Ул тыныч кына өйдә утыра торган кеше түгел иде. Алабугалы мөселманнарның җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Шәһәребезнең Җәмигъ мәчетенә йөреп, гарәпчә укырга, язарга һәм дин нигезләренә өйрәнә. Мәчет проектын сайлаганда ук үзенең фикерләрен кыю рәвештә тәкъдим итә. Мәчеттә дә ул тырышлыгы белән аерылып тора. Гомере буе сагынып яшәгән әтисе Хәсәнҗан да гарәпчә укый-яза белгән ич! Әнисе Саниянең әти-әнисе дә дини кешеләр булганнар бит. Озак та үтми, Зирәк абыстай үзе мәчеттә дәресләр бирә башлый. Мәчет кысалары белән генә чикләнмичә, теләге булган һәркемгә, кирәк икән өйләренә килеп, уку яки эш урыннарына барып, туган авылы Дөм-Дөмгә дә кайтып, гарәпчә укырга, язарга өйрәтүдән дә баш тартмый. Кешеләргә ярдәмчел булу сыйфаты аны гомере буе озата барды. Үзе кайчандыр «Сагыну» җырын җырлап елаткан тол солдат хатыннарына үз вакытында пенсияләрен арттыру, өстәмәләр ясау артыннан архивларда аз йөрмәде, түрәләргә бер генә мөрәҗәгать итмәде бит. Кол Шәриф мәчете төзелешенә дә шәхсән үзеннән матди ярдәм күрсәтә ул. Зирәк Хәсән кызы Садыйкованың исем-фамилиясе дә матди ярдәм күрсәтүчеләрнең алтын хәрефләр белән язылган исемлегенә кертелгән. Кызы Зөбәрҗәткә Кол Шәриф мәчете һәм Благовещенск соборы файдасына хәйрия концертлары оештырырга да ярдәм итә. Икесенә дә Рәхмәт хатлары тапшырыла. 2012 елда Хаҗга да бара ул. Зирәк абыстайдан сабак алган шәкертләре бүген аңа бик рәхмәтле.
Гомер бер мизгел генә булса да, артка борылып карагач, Зирәк Хәсән кызы Садыйкова тырыш хезмәт юлын, тормышын туган халкына, үз милләтенә хезмәт итүгә багышлаган зирәк Зирәк булып күңелләрдә уелып калды һәм сакланыр.
Рәсимә СИБӘГАТУЛЛИНА


Фото Зөбәрҗәт Садыйкованың шәхси архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: