Яз килә ташкыннары белән
Россия гидрометеорологик үзәк мәгълүматлары буенча март ахырында көннәр җылытуга таба барачак, ә апрельнең беренче декадасында кече елгаларның боздан ачылуы көтелә.
Бүгенге көндә "Язгы ташу - 2012" планы расланган һәм эш төркеме булдырылган, диде Алабуганың Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе җитәкчесе Николай Доронин.
Алабуга районында биш буа бар. Алар өчен җавап бирүче үзидарәләргә су җибәрү чараларын күрергә, бикләүче арматурага инвентаризация ясарга, эксплуатация өчен җаваплы кешеләргә инструктаж үткәрергә, күзәтүчеләр билгеләргә һәм критик биеклекне тәгаенләргә кирәк. Язгы су ташуны күзәтү өчен Анзирка, Тойма һәм Кама елгаларында өч пост булдырылган, Атиаз буасында да күзәтү пункты бар.
Уңай температура чоры башлану белән, Шишкин һәм Таулы урамындагы йортларның бер өлешен су басуы ихтимал. Шуңа күрә шәһәрнең иске өлешендә яшәүчеләргә Казан, Мәскәү, Тойма, Шишкин һәм Нефтьчеләр урамнарындагы йортлар янәшәсеннән үтүче табигый суүткәргечләргә игътибар бирергә кирәк. Алар кар белән капланган, диде Н.Доронин. Һәр суүткәргечне чистартып бетерерлек эшче куллар җитми, анда техника да керә алмый. Димәк, су басу куркынычы янаган йорт хуҗалары торбаларны чистартып, суның иркен агуын тәэмин итәргә тиеш. Юкса, ишегалдына, идән астына һәм өйгә су керергә мөмкин.
Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе хезмәткәрләре йорт, бина түбәләрен кар һәм боздан чистартуга зур игътибар бирә. Алар Казан, Мәскәү, Гассар, Тойма урамнарын, Нефтьчеләр проспектын, базар, кибет һәм спорт объектларын тикшергән.
- Узган ел белән чагыштырганда быел кар күпкә аз. Тик җәяүлеләр һәм машина юлында барлыкка килгән кар көртләре һәм боз сөңгеләре халык өчен куркыныч тудыра, - диде Н.Доронин.
Соңгы көннәрдә яуган кар коммуналчыларга да эш өстәде. Казан һәм Яр буе урамнарындагы йортларның түбәләрендә кар аеруча күп.
Кибетләргә керү ишеге өстендә, балалар бакчаларындагы җәйге веранда түбәсендәге кар һәм бозны да тиз арада чистарту зарур.
Ф.Әскарова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 июль 2022 - 14:24Алабугада тарифлар үзгәрәчәк1 июльдән ут, газ, су һәм җылылык өчен коммуналь хезмәтләргә түләү бәяләре арта.4200
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.15100
-
29 июнь 2022 - 13:30Алабугада салкын су һәм ут булмаячак 17.00 сәгатькә кадәр су һәм ут булмаячак дип хәбәр итәләр.12800
-
29 июнь 2022 - 09:40Алабугада Спас ярминкәсе август аенда узачак 5 августтан 7 августка кадәр узачак XV Спас ярминкәсенең рәсми сайты эшли башлады.12700
-
29 июнь 2022 - 10:40Алабугада Яшьләр көнендә 3 меңнән артык кеше булды Шәһәр халкы һәм кунаклар өчен кызыклы һәм бай программа оештырылган иде.9700
-
30 июнь 2022 - 10:00«Ак таш-Инвестстрой» представляет новый комфортабельный жилой комплекс «Алтын Яр» Строительная компания ООО Специализированный застройщик «Ак таш-Инвестстрой» представляет новый комфортабельный жилой комплекс «Алтын Яр» на берегу озера Средний Кабан в Приволжском районе Казани.9700
-
30 июнь 2022 - 08:30Ел башыннан бирле дәүләт автоинспекторлары Алабугада 200ләп исерек шоферны тоткарлаган Шуларның 31е исерек килеш руль артына кабат эләккән.9200
-
30 июнь 2022 - 09:40Автоматизация агробизнеса: как это происходит В Республике Татарстан стартовала программа поддержки автоматизации СХТП.9000
-
30 июнь 2022 - 15:10Ринат Мөхәммәдиев: «Кесә китаплары бүгенге көндә популярлык казана» Бу — кечкенә, кесә форматындагы басмалар.9000
-
30 июнь 2022 - 12:30Алабугалылар өчен ял паркында кино күрсәтәчәкләр Халык ачык һавада «Кире» фильмын карый алачак.8600
-
30 июнь 2022 - 13:01Ринат Мөхәммәдиевнең «Кыргый атауга сәяхәт» китабын тәкъдим итү чарасы үтте Китап «Казан утлары» журналы редакциясе һәм «Татмедиа» җәмгыяте белән берлектә бастырып чыгарылган.7200
-
30 июнь 2022 - 11:00Алабугалыларны «Спортлы җәй-2022» гә чакыралар Чаралар җомга көннәрендә Гуляй паркта уза.6800
-
1 июль 2022 - 18:30Алабугада җәядән ату буенча турнир булачак Шәһәрдә беренче тапкыр Җәядән ату буенча Татарстан Республикасында беренче Бөтенроссия турниры оештырылачак.6600
-
1 июль 2022 - 11:00Алабугада аттестатлар һәм алтын медальләр тапшыру тантанасы үтте Ул шәһәр мәдәният сараеның паркет залында узды.6500
-
1 июль 2022 - 16:55Кырымның «Ак Барс» ял базасында Татарстаннан килгән балаларны каршы алырга әзерләнәләр Кырымның Форос бистәсендәге балалар һәм яшьләрнең «Ак Барс» исемле сәламәтләндерү комплексы кунакларны каршы алды.5900
-
1 июль 2022 - 10:00Она мечтала с детства стать врачом Ещё в школе знала, что будет лечить детей! И речь о враче-педиатре Елабужской ЦРБ.5500
-
1 июль 2022 - 09:20АО «Транснефть — Прикамье» модернизировало систему пожарной безопасности в Удмуртском РНУ АО «Транснефть — Прикамье» завершило работы по модернизации системы пожарной безопасности офиса Удмуртского районного нефтепроводного управления.5300
-
1 июль 2022 - 14:05Җәй көне зелпене ашап калырга кирәк Аның яфрагы, җимеше һәм кайрысы да файдалы икән.4600
-
1 июль 2022 - 15:15Матурлык яратучы районнар рейтингы билгеле булды «КИТАП FM» радиосы матурлык яратучы районнарда урам концертлары уздырачак.4300
-
1 июль 2022 - 14:24Алабугада тарифлар үзгәрәчәк 1 июльдән ут, газ, су һәм җылылык өчен коммуналь хезмәтләргә түләү бәяләре арта.4200
-
1 июль 2022 - 12:00Алабугалылар Санкт-Петербургта яшәүчеләргә бәйрәм бүләк итте 25 июньдә Ленинград өлкәсендәге Всеволожск районының Энколово авылында кыр эшләре тәмамлану уңаеннан халык күңел ачты.4100
-
2 июль 2022 - 08:30Алабугалылар өчен Спас ярминкәсе август аенда узачак 5 августтан 7 августка кадәр узачак XV Спас ярминкәсенең рәсми сайты эшли башлады.1000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423602, Республика Татарстан, Елабужский район, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика