Ак халатлы шәфкать ияләрен тәбрикләү
16 июнь – Медицина хезмәткәрләре көне иде. Ә 20 июньдә шәһәр мәдәният йортында медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләү һәм бүләкләү тантанасы үтте. Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов медицина өлкәсендә хезмәт куючыларны котлап, рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Табиб – иң җаваплы һөнәрләрнең берседер, мөгаен, чөнки аларның кулында – кеше гомере. Шул исәптән, шәһәребездә әлеге өлкәдә уңышларга ирешкән хезмәткәрләрне котладылар. Алар өчен иң изге теләкләр һәм иң матур җырлар яңгырады.
Медицина хезмәткәрләрен котлап Геннадий Емельянов:
– 2018 нче елда безнең район, сәламәтлек саклау учрежденияләре арасында шактый нәтиҗәле үсеш күрсәтте. 2017 елда егерме беренче урында торган булса, 2018 елда исә ул өченче урынга күтәрелде. Бу – безнең табибларыбызның казанышы. Сезнең сизгер йөрәгегез һәм алтын кулларыгыз безне авырулардан коткара. Авыру кеше өчен төп дару булып табиб үзе тора. Хезмәтегез, шәфкатьлелегез һәм кайгыртуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Медицина хезмәткәрләренә һәрвакыт ярдәм итәргә тырышабыз: ел саен яңа ФАПлар, табиблар амбулаториясе ачабыз, Алабуга үзәк район хастәханәсендә ремонт эшләре башлап җибәрдек, даими рәвештә заманча медицина җиһазлары сатып алырга тырышабыз, квалификацияле медицина кадрлары әзерләүгә һәм социаль ярдәм күрсәтүгә зур көч куела, – дип белдерде район башлыгы.
Алабуга үзәк район хастәханәсе комиссиясенең карары нигезендә, Елена Кравченко 2019нчы елның иң яхшы табибы исеменә лаек булды. Елена Александр кызы – табиб-бактериолог, шул юнәлештә лаборатория җитәкчесе.
– Кечкенә вакытта ук табиб булырга хыялландым. Әгәр авыру кешегә ярдәм итә алсам – бу минем өчен зур шатлык. Даруларга караганда, табибның елмаюы, терәк булуы, кызгануы мөһим. Әлеге өлкәдә 30 елдан артык хезмәт куйсам да, мин һәрвакыт белем алырга тырышам, фәнни мәкаләләр язам. Медицина өлкәсе, фәне безнең илдә тагын да алга китәргә тиеш. Үземнең эшне яхшы башкарам, әмма коллективка зур рәхмәт әйтәсем килә. Ничек кенә булмасын, коллектив белән бердәм булсаң гына, мондый нәтиҗәләргә ирешеп була, – дип шатлыгы белән уртаклашты Елена Кравченко.
Алабуга үзәк район хастаханәсенең баш табибы Айрат Сафин да үз хезмәткәрләрен котлады. Сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләгән һәркемгә ныклы сәламәтлек, һөнәри уңышлар теләп калды. Айрат Сафин искәртүенчә, 2019 елның беренче кварталында Алабуга үзәк район хастәханәсе өченче урыннан икенче урынга күтәрелгән.
Район башлыгы иң яхшы хезмәткәрләрне билгеләп үтте һәм яшь белгечләр район башлыгы стипендиясенә лаек булды. Шулай ук медицина хезмәткәрләренә ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Сәламәтлек саклау ветераннарына ак чәчәкләрдән символик бәйләмнәр тапшырылды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 май 2022 - 09:11Рөстәм Нуриев: «Яшьләрнең ил тарихы белән күбрәк кызыксына башлавы, аның бөек үткәненә ихтирамы сөендерә»Алабуга районы башлыгы музей хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.2800
-
16 май 2022 - 11:37Татарстанда Сабантуй бәйрәмен үткәрү көннәре билгеле Татарстан Президенты Сабантуй бәйрәмен үткәрү турында Указга кул куйган.24200
-
15 май 2022 - 15:30Алабуга урамнарын юкә һәм миләшләр бизәде Май бәйрәмнәре алдыннан шәһәр урамнарында яңа агач үсентеләре утыртылды.18100
-
16 май 2022 - 10:15Алабугада «Аҗаган» хәрби-спорт уенының зона этабы узды Анда Татарстанның 6 районыннан килгән командалар катнашты.16900
-
15 май 2022 - 13:00Алабуга ветераннарына Җиңү көненә бүләкләр тапшырылды Шәһәр һәм район ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына азык-төлек тупланмасы бирелде.16700
-
15 май 2022 - 09:00Алабуганың 40нчы балалар бакчасында патриотик тәрбиягә багышланган чара узды Биредә хәрби истәлекләр куелган күргәзмә дә бар иде.16300
-
16 май 2022 - 16:41Синоптиклар кырау турында кисәтә Яңгырлы суык һава торышы атна ахырына урнашачак.11800
-
16 май 2022 - 15:46Алабугада атна эчендә 3 караклык очрагы теркәлгән Шуларның берсе ачылган.11000
-
17 май 2022 - 16:35Алабугалыларны иртәнге рейд турында кисәтәләр Иртәгә Алабуга-Гари-Абалач юлында дәүләт инспекторлары тикшерү үткәрәчәк.10100
-
16 май 2022 - 09:27«Алабуга нуры» газетасына язылу дәвам итә Газеталарга почта бүлекчәләрендә язылырга була.9200
-
17 май 2022 - 14:19Рөстәм Нуриев муниципаль конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләде Алабуга районы башлыгы «Җиңүне каршылап» һәм «Тыл фронтка» конкурсларында җиңүчеләргә бүләк тапшырды.9000
-
16 май 2022 - 13:34Алабугада Спас ярминкәсе августта узачак Катнашучыларны рәсми рәвештә теркәү башланган инде.8900
-
17 май 2022 - 13:27Алабуга укытучыларына ноутбуклар тапшырдылар Яңа техниканы шәһәр һәм районның төрле мәктәпләреннән ун укытучы алды.8900
-
16 май 2022 - 14:09Тузганак балы Тузганак балы ясадыгызмы әле? Җитешмәгән булсагыз, сәламәтлек өчен бик файдалы кайнатма рецепты белән уртаклашабыз.8800
-
17 май 2022 - 10:43Алабугада атна эчендә 16 гаилә низагы чыккан Бу турыда полиция бүлегендә хәбәр итәләр.8600
-
15 май 2022 - 10:30«Алабуга нуры» газетасының редакциясендә Дилбәр Булатова китабын алырга була Башкортстанда яшәп иҗат итүче Дилбәр Булатованың әлеге повесте укучыга тирән эчке кичерешләр, мавыктыргыч кискен конфликт тәкъдим итә.8500
-
17 май 2022 - 12:06«Алабугада җәйге кичләр»нең кайчан узачагы билгеле Быел ул дүртенче мәртәбә үткәреләчәк.8400
-
16 май 2022 - 09:40Алабуга районында 4 айда 778 тонна ит җитештерелгән Бу сан узган ел белән чагыштырганда 4 процентка арткан.8300
-
17 май 2022 - 08:30Алабуга спортчысы авыр атлетика буенча Бөтенроссия ярышларында катнашты Шәһәр һәм республика данын «Яшьлек» спорт мәктәбе спортчысы яклады.8300
-
17 май 2022 - 15:40Соңгы кыңгырау бәйрәмен һәм чыгарылыш кичәләрен үткәрү көннәре билгеләнде Быел аларны элеккечә үткәрергә тәкъдим ителә.8200
-
17 май 2022 - 09:14Команда АО «Транснефть — Прикамье» приняла участие в Казанском марафоне Команда АО «Транснефть — Прикамье» приняла участие в ежегодном Казанском марафоне.8000
-
16 май 2022 - 09:09Работники АО «Транснефть — Прикамье» отмечены знаками отличия ГТО Работники АО «Транснефть — Прикамье» получили знаки отличия Всероссийского физкультурно-спортивного комплекса (ФЗСК) «Готов к труду и обороне» (ГТО).7600
-
17 май 2022 - 07:22Бавырның сәламәтлеген кайгыртыйк Моның өчен ниләр ашарга кирәклеген сөйлибез.7400
-
18 май 2022 - 07:15Сирень чәчәге белән дәваланабыз Сирень чәчәге күп кенә авырулардан котылырга булыша.5200
-
18 май 2022 - 10:28Представители АО «Транснефть — Прикамье» провели профориентационные мероприятия в г. Ижевске Специалисты АО «Транснефть — Прикамье» провели серию мероприятий по привлечению перспективных кадров из числа студентов Ижевского промышленно-экономического колледжа и Ижевского индустриального техникума им. Е.Ф. Драгунова.4600
-
18 май 2022 - 12:14КФУның иң яхшы «Автомен» һәм «Автоледи» лары КФУның Алабуга институты студентлары арасында иң яхшы машина йөртүчеләрнең исемнәре билгеле булды.4200
-
18 май 2022 - 09:35Алабугада музейлар көне уза Халыкара музейлар көне — ел саен 18 майда билгеләп үтелә торган бәйрәм.3700
-
18 май 2022 - 08:28Алабугада яңа тротуарлар төзелә Төзелеш эшләрен 1 июньгә кадәр тәмамлау планлаштырыла.3300
-
18 май 2022 - 09:11Рөстәм Нуриев: «Яшьләрнең ил тарихы белән күбрәк кызыксына башлавы, аның бөек үткәненә ихтирамы сөендерә» Алабуга районы башлыгы музей хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.2800
-
18 май 2022 - 15:35Каты кортны ничек бетерергә Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Франс Хәлилов җавап бирә.1800
-
18 май 2022 - 13:34Алабугада иртәнге рейд вакытында 9 хокук бозучы ачыкланды Аларга административ беркетмәләр төзелде.1700
-
18 май 2022 - 16:05Алабуганың 2нче мәктәбенә янгын сүндерүчеләр килде Бинадан 2 кешене коткардылар.1500
-
18 май 2022 - 16:22Рөстәм Миңнеханов ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган күргәзмәне ачты Тантанада Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин да катнашты.800
-
18 май 2022 - 16:42«Кешеләр салоннан очып чыкты». Яшь гаилә коточкыч авариягә очраган Пермь — Екатеринбург трассасында авариядә нәни бала имгәнгән, аның әтисе һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423602, Республика Татарстан, Елабужский район, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика