Алабуга нуры

Алабугада элмә такталарны тикшерделәр

Шәһәрдә райбашкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов һәм муниципаль контроль вәкилләре катнашында рейд үтте.

Алабуга урамнарын тәртипкә китерү буенча эш дәвам итә. Бу уңайдан сәүдә объектларының, шул исәптән, аларның атамаларының, шулай ук реклама корылмаларының тышкы күренешенә зур игътибар бирелә. 


Үткән сишәмбедә шәһәрдә райбашкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов һәм муниципаль контроль вәкилләре катнашында рейд үтте. Махсус комиссия элмә такталарда һәм реклама язуларында киткән хаталарны ачыклау өчен, берничә объектны карады. Эшне Төзүчеләр урамыннан һәм Нефтьчеләр проспектыннан башлап, 6нчы микрорайондагы базарга хәтле бардылар. Биредә дөрес язылмаган элмә такталы сәүдә нокталары һәм башка оешма биналары очрый. Мәсәлән, Нефтьчеләр проспектындагы 35нче йорт янында эчемлекләрне ваклап сату кибете. АМР башкарма комитетының шәһәр төзелеше һәм архитектура буенча бүлек башлыгы Илнара Гыйләҗева сүзләренә караганда, бу кибет хуҗасына былтыр ук дөрес язу элсенгә һәм тирә-якны чүптән чистартып, карын чыгарып, тәртипкә салырга күрсәтмә бирелгән булган. Шулай да хәл элеккечә кала. 
Фасадка килгәндә, аны яңарту өчен, кибет иясенә шушы елның 1 маена кадәр вакыт бирелгән. Бу бинадан ике адымда гына кәрәзле элемтә салоны урнашкан. Узган елның ахырында, аның иясенә, салонның алгы ягындагы законсыз куелган реклама баннерларын алырга, элмә тактасын яңадан эшләп, архитектура бүлеге белән килештерергә кушылган булган. Моның өчен бер ай вакыт билгеләнгән. 
Ленар Нургаянов алда язылып үтелгән урыннарның тирәлеге торышына да игътибар итте. 
— Сәүдә объектлары янындагы территиорияне кем җыештырырга тиеш? Кар таулары, тулып ташыган чүп савытлары... Атна ахырына бөтенесен чистартырга һәм карны түгәргә, — дип, райбашкарма комитеты җитәкчесе күрсәтмә бирде. 

Машина урыны түгел бу! 
Алга таба маршрут буенча — ашамлыклар кибете (ул да Нефтьчеләр проспектындагы 35нче йортта урнашкан). Аның хуҗасы элмә тактаны алмаштырган, ләкин аны архитектура бүлеге белән килештермәгән. Җитмәсә, кибет каршында рөхсәтсез генә машиналар кую урыны оештырылган. Автомобильләрен бирегә килгән сатып алучылар да, якындагы йортларда яшәүчеләр дә куя. Шуның белән алар монда куркыныч урын хасил итә, чөнки җәяүлеләргә йөрергә юл да калмый. Кибет яныннан узып баручылар автотранспорт тәгәрмәче астына эләгүдән курка. 
— Бу бит җәмәгать урыны, ә күпме машина тора! Аларны кую урыны рөхсәт ителмәгән, җәяүлеләргә йөрер урын юк. Биредә машина кую тыелганлыкка билге урнаштырырга кирәк, — дип искәртте Ленар Нургаянов. 
Моннан тыш, ул каршыдагы тукталыш янәшәсендәге иске ут баганаларын сүтәргә кушты. Райбашкарма комитеты җитәкчесе әлеге проспекттагы гаилә кафесы янындагы тирәлеккә дә күз салды, анда да машина кую тыелган. Шуңа да карамастан, тамак ялгап алырга килүчеләр машиналарын калдырып тора. Бу хакта без газета битләрендә язган идек инде, тик берни дә үзгәрмәде. 
Игътибарны җәлеп итә торган тагын бер элмәле такта — күрше йорт ишегалдында. Анда медицина хезмәтләренә реклама урнаштырылган. Ленар Нургаянов Россия кулланучылар күзәтчелегеннән әлеге хезмәтләрне күрсәтүгә һәм язуның шул урында торуын законлаштыруга рөхсәт сорарга кушты. 
Нефтьчеләр проспектындагы 23нче йорттагы реклама язуында да җитешсезлекләр бар: анда күрсәтелгән хезмәтләр исемлегеннән тыш, телефон номеры да урнаштырылган, болай булырга тиеш түгел, дип белдерде архитектор. Моның өчен штраф салына. 
Ленар Нургаянов шушы проспекттагы 19нчы йорт янында урнашкан сәүдә үзәгенең тирә-юнен уңай үрнәк итеп билгеләп үтте — карны җыештырып бетергәннәр. Әмма ерак түгел генә икенче бер сәүдә урыны бар, аның тирәсе кардан чистартылган булса да, каршы якка өеп куелган. 

Татарчасы ничек? 
Шәһәрнең кайбер объектларына кагыла торган тагын бер тәртип бозу — элмә такталар рус телендә генә. «Татарстан Республикасында дәүләт телләре турында» законы буенча, оешма, учреждение, кибетләр, халыкка хезмәт күрсәтүнең башка урыннарында элмә такталар дәүләт телләренең икесендә дә — рус һәм татар телендә булырга тиеш. Шул ук вакытта, корылма хуҗаларының кайберләре законны үти, тик атамаларны татарча хаталы яза. Мисалга, чәчтарашханәләрне алыйк. Күбесендә:
«Чәчтараш» дип тора, монысы «Парикмахер» дигәнне белдерә. Дөрес вариант — «Чәчтарашханә» — «Парикмахерская». 
Әйтергә кирәк, мондый тикшерүләр үткән елның декабреннән башланган иде, быел да дәвам ителәчәк. Атна саен һәр объект иясенең элмә такталары яисә реклама корылмаларының законлылыгына документларын караячаклар. Аларда җитешсезлек булса, төзәтү өчен 30 көн вакыт бирелә. Шул арада элмә тактасын алырга яисә архитектура бүлеге белән килештерергә кирәк. Чара күрелмәсә, хуҗаны штраф көтә. 

Закон ни ди? 
Сәүдә ноктасы яисә кибет алдында нинди дә булса товарларның фотосурәте, рәсеме (мәсәлән, аракы шешәсе, ниндидер техника, кием) аерым бер билгеләре, сыйфатлары, бәяләре белән куелмаган икән, алар реклама итеп танылмый, чөнки базарда товарны этәрү максаты күздә тотылмый. Федераль закон (ФЗ № 38-ФЗ, 2 маддә, 2 өлеш, 5 пункт) реклама рәвешендәге белешмәсе булмаган элмә такталары һәм күрсәткечләргә кагылмый. 
Шулай ук оешма (аптека, ресторан) кайда урнашкан булуына карамастан, аның эшчәнлеге яисә сатыла торган товарлар һәм хезмәтләр хакында (икмәк, җиһазлар) корылма-күрсәткечләрдә язылган мәгълүмат та реклама төшенчәсенә карамый. 
Үз эшчәнлеген алып бара торган бинага терәлеп торган оешма атамасын, товар һәм предприятиеләр исемен (эш, хезмәтне) күрсәткән корылмалар, җир кишәрлегенең кемнеке булуына карамастан, оешма урынында урнашкан саналмый һәм реклама корылмасы булып тора. Архитектор әйтүенчә, Алабугада андый урыннар җитәрлек.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: