Алабуга нуры

Алабугалы Җәмигъ мәчете территориясендә шәһәрдә иң тәмле пылау пешерә

Пылау пешерү остасы белән әңгәмә. 

Таралып торган дөге, хуш исле суган һәм күп, бик күп ит... Менә шундый ул — чып-чын пылау. Ә күңел биреп әзерләнгән ризыкның тәме озакка истә кала. Җәмигъ мәчете территориясендә шәрыкъ ризыгын әзерләүче Алиҗан Назаркулов бу хакта бик яхшы белә.

Алиҗан пешергән танылган таҗик пылавын беренче тапкыр быелгы Ураза гаетендә ашап карадым. Башта читтән генә пешекченең оста итеп ризыкны ничек әзерләвен күзәттем, аннары беренчеләрдән булып ашамлыкны татып карау бәхете дә елмайды. Айдан артык вакыт узуга карамастан, шул пылауның тәме әле дә хәтердә. Ниндидер тылсым дияр идең, ләкин Алиҗан бу чагыштыру белән ризалашмый, саф күңел, зур җаваплылык һәм чиста уй-фикерләр белән пешерәм дип төзәтә. Шуңа күрә ул бик тәмле килеп чыга да.

— Мөселман кешесе, ниндидер эшкә тотыныр алдыннан, иң элек дога укырга тиеш. Һәр эшкә дә Аллаһ исеме белән тотынырга кирәк. Шул очракта ул, һичшиксез, уңышлы булыр, ди ул.

Алиҗан көнчыгыш әкиятләре герое кебек: ачык, аралашучан, эчкерсез, юмор хисе дә бар, әмма эштә бик җитди. Ике зур казанда 500 кешегә пылау пешерү җиңелләрдән түгелдер. Мондый күләмгә 50 килограммга кадәр дөге китә. Ә бит моннан тыш, күпме ит, кишер, суган әзерләргә кирәк! Билгеле, боларның барысын да безнең героебыз алдан, кичтән үк турап куя. Алиҗан изге Рамазан ае вакытында да күп эшләгән. «Көн саен ифтарга пылау пешердем: мәчеткә 50дән 200гә кадәр мөселман җыелды. Эшеңне яратсаң, күп кешегә ризык әзерләү кыен түгел. Миңа бу бер дә авыр түгел, киресенчә, уен кебек, мавыктыргыч».

Пылауны әзерләргә аңа әтисе өйрәткән. Ә әтисен аның әтисе. Урта Азиядә борынгыдан шулай: өлкәннәр үз тәҗрибәсен яшьләр тапшыра. Көнчыгышта бу ризыкны ир-атлар гына әзерли. Героебызның туган ягы Таҗикстанда исә малайларны кечкенәдән пылау пешерергә өйрәтәләр.

— Мин генә «космонавт» түгел (көлә). Беренче тапкыр, өченче сыйныфта укыганда пылау пешердем. Күзгә төтен кереп бимазалаганга, елап та алдым. Әти, үз чиратында, миңа киңәшен бирде: башыңны казан уртасына якынрак тот, ул чакта күзеңә төтен кермәс диде. Менә шулай мин акрынлап барлык нечкәлекләренә өйрәндем. Ә беренче «зур» пылауны күршеләрнең туена пешердем. Ул вакытта 10нчы сыйныфта укый идем. Әти дә, башка кеше дә түгел, нәкъ менә мин әзерләсен дип сорадылар. Димәк, пешерүем ошаган. Минем өчен бу зур дәрәҗә иде.

Әмма Алиҗан Мәхмәткул улының кулинариядән тыш та сәләтләре бик күп. Ул менә дигән итеп рәсем ясый һәм торбада бик яхшы уйный. Заманында Дүшәнбе музыка училищесында тынлы уен кораллары бүлегендә укыган, оркестрда уйнаган, өстәвенә, солист булган һәм төрле парадларда чыгыш ясаган. Танылган музыкант та булыр иде, әмма тормыш үз төзәтмәләрен кертә шул. Менә шундый ул безнең герой: иҗади сәләтле пешекче.
Алиҗан Назаркулов тормыш юлын әтисе кушканча сайлаган һәм бар булган сәләтен кулинарияга багышлаган. Алиҗан абзыйның зур гаиләсе аның пешерү сәләтен инде күптән бәяләгән, ә менә алабугалылар бу данлыклы пылауны июльдә билгеләп үтеләчәк Корбан бәйрәмендә һәм августта Спас ярминкәсендә татып карый алачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: