Алабуга нуры

Алабуганың тарихи кыйммәтләрен саклыйлар

Быел октябрь аеның кояшлы бер иртәсендә Морт мәктәбе коллективы сәяхәткә кузгалды. Сәяхәтләре КФУның Алабуга институты бинасыннан башланып китте.

Алабуга институтына 123 ел элек нигез салынган. 2011 елда бу уку йорты Казан федераль университеты составына керде. Шул уңайдан үзенең материаль-техник базасын һәм кадрлар потенциалын шактый ныгытуга ирешкән. Бүгенге көндә Алабуга институты — заман таләпләренә җавап бирә торган алдынгы югары уку йорты. Ул яңа уку-укыту һәм цифрлы лабораторияләре булган 4 уку корпусын, "Университет мәктәбе"н, "К.А. Вәлиев исемендәге фәнни коллаборация йорты«н, өстәмә белем бирү үзәген, «Буревестник» спорт-сәламәтләндерү лагерен, 3 студентлар тулай торагын, кафе, музейларны һәм спорт-сәламәтләндерү мәйданчыкларын үз эченә ала. Болар турында безгә укыту эшләре буенча директор урынбасары Ирина Михайловна сөйләде. Һәр кабинет заман таләпләренә туры китереп җиһазландырылган. Кабинетларга кереп, студент елларын искә төшердек, яңа приборлар белән танышып, тәҗрибә уртаклаштык.
1903-1918 елларда — Алабуга епархия хатын-кызлар училищесы, 1930 елда — педучилище, 1939 елда — укытучылар институты, 1952 елның 19 августыннан Алабуга дәүләт педагогика институты булып оеша. Экспонатларга бай музей материаллары шул хакта сурәтли.
Сәяхәтебезне дәвам итеп, уку йорты ишегалдында кызыл кирпечтән салынган зур булмаган бер катлы йортка юнәлдек. Бу йортта Россиядә тиңе булмаган «Алабуга — Россия сәүдәгәрләре музее» урнашкан. Ул 2006нчы елның 11нче июнендә ачыла. Музей Алабуга җирлегендә яшәгән һәм игелекле эшләре белән билгеле булган атаклы Стахеев, Гирбасов, Ушков, Черновлар нәселе белән таныштыра. Музейның университет ишегалдында булуы очраклы хәл түгел. Университетны 19нчы һәм 20нче гасыр чигендә ире В. Г. Стахеев истәлегенә Глафира Федор кызы Стахеева төзеткән.
Музейда: «Алабуга сәүдәгәрләре династиясе», «Алабуга сәүдәгәрләренең эшмәкәрлеге», «Алабуга сәүдәгәрләренең җәмәгать һәм иганәчелек эшчәнлеге», «Сәүдәгәрләрнең Алабугада һәм Россиядә калдырган мирасы» темаларына булдырылган берничә зал бар.
Тарихи кыйммәте ягыннан Алабуга сәүдәгәрләре музеена тиңнәр юк. Ул шәһәр тарихында аеруча зур урын алып тора. Уку йорты каршында язучы-сәүдәгәр Дмитрий Иван улы Стахеевка куелган һәйкәл һәм институт бинасының икенче катында урнаштырылган Глафира Стахееваның бюсты музейны тулыландырып тора. Мәгърифәтчелек хезмәте белән бергә, ул туган якны өйрәнүдә дә зур роль уйный. 
Юл аркылы гына урнашкан «Университет мәктәбе» дә тышкы бизәлеше белән үзенә тартып тора. Заманча җиһазландырылган бүлмәләр, стенага эленгән стендлар күз явын алырлык. Мәктәп коллективы безне якты йөз, тәмле сый белән каршы алды. 
Бу көнебезне истә калырлык итеп үткәрергә ярдәм иткән КФУның Алабуга институты директоры Елена Ефим кызына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Моның белән генә чикләнеп калмыйча, көзге каникул вакытында укучыларыбыз да Сезнең ярдәм белән Алабуганың борынгыдан килгән мирасына сокланып, онытылмаслык тәэсирләр алып, сәяхәттә булып кайттылар. Җаваплы хезмәтегездә яңа үрләр, зур уңышлар юлдаш булсын. Шундый эшлекле, файдалы, эчтәлекле очрашулар кабатланып торсын иде.
Морт мәктәбе укытучылары һәм укучылары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: