Алабуганың 7 йортында яшәүчеләр Яңа елны кайнар сусыз каршы алырга мөмкин
8 нче мәхәлләдә урнашкан әлеге йортларда 20 декабрьгә кадәр ИТПлар куелырга тиеш булса да, көннәр салкын тору сәбәпле, бу эшләр бераз соңга калды.
Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе генераль директоры Валерий Гурьянов индивидуаль җылыту пунктларын вәгъдә ителгән вакытка куеп бетерә алмаулары өчен халык алдында гафу үтенде.
-Проблемалар күп, шуларның берсе һәм иң мөһиме - көннәрнең салкын торуы. Кеше җитми. Җиде бригададан нибары өчесе генә калды. Бер эшче кулларын, икенчесе колагын өшетте. Шулай итеп җиде йорт Яңа елга кайнар сусыз калды. Болар: Төзүчеләр урамындагы 4 нче, 10 нчы, 12 нче, Яшьләр урамындагы 2 нче, 12 нче һәм Нефтьчеләр проспектында урнашкан 29 нчы һәм 31 нче йортлар. Башка йортларда кайнар су бар. Бу җиде йортта ИТП урнаштыру эшләрен подрядчылар 30 декабрьгә кадәр башкарачак, 2 гыйнвардан ИТП кую эшләре дәвам итәчәк, - диде Валерий Гурьянов.
Район башлыгы Геннадий Емельянов, үзенең чыгышын алабугалыларга Яңа елда күңел җылылыгы теләп тәмамларга теләгән ПТС җитәкчесенең бу сүзләре белән ризалашмады һәм шушы көннәрдә бригадалар санын арттыру өчен чаралар күрергә дигән күрсәтмә бирде.
-Тагын өч-дүрт бригада кирәк. Чаллы, Түбән Кама, Менделеевскига шылтыратыйк. Ниләр эшләргә кирәклеген тәкъдим итегез. Булган мөмкинлекләрнең барысын да файдаланырга кирәк. Халык Яңа елга кайнар сулы булырга тиеш, - диде Геннадий Емельянов.
Фәридә ӘСКӘРОВА
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 август 2022 - 09:24Алабугалылар ачык һавада джаз тыңлый алачакУл бүген, дүшәмбе көнне булачак.3400
-
12 август 2022 - 10:07Лилия Гыйбадуллинаның «Рәкыйп Хәмитов. Копченый» китабы сатыла Китап кесә форматында38300
-
12 август 2022 - 16:02Алабуга автоинспекторлары рейд үткәрәчәк Бу хакта Алабуга ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.28200
-
12 август 2022 - 13:21АО «Транснефть — Прикамье» завершило подключение участков нефтепроводов после реконструкции в Пермском крае Общая протяженность построенных в рамках реконструкции участков МН составляет более 600 м.22700
-
12 август 2022 - 08:00Новости «Агрополии»: добавили сервис просмотра «Паспортизация полей» Теперь аграрии на главной странице платформы могут просматривать паспортизацию полей на карте в процентах и динамике.17900
-
15 август 2022 - 10:59«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр 360 мең сум түләнәчәк Хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган акча федераль түләүләргә өстәмә рәвештә түләнә.4700
-
15 август 2022 - 08:12Алабугада парк төзелеше ахырына якынлаша Университет мәктәбе белән янәшәдә барган төзү эшләре әле тәмамланмаган, ә кешеләр бу ял урынына ияләнгән инде, балалар да үз иткән.4200
-
15 август 2022 - 09:43Алабуга районында урак өсте Августның икенче ункөнлеге башлануга районда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 2846 гектарда суктырылган, бу барлык биләнгән мәйданның 15 процентын тәшкил итә.4000
-
15 август 2022 - 13:11Алабугада Мәктәп укытучыларының XII Халыкара фестивале башланды Ул 17 августка кадәр барачак.3500
-
15 август 2022 - 09:24Алабугалылар ачык һавада джаз тыңлый алачак Ул бүген, дүшәмбе көнне булачак.3400
-
15 август 2022 - 11:20Татарстанда «Форум лигасы» Студентлар белем бирү форумы башлана Быел форум өч смена форматында 15-31 августта үткәрелә.3300
-
15 август 2022 - 10:25«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр түләү күләме 100 мең сумга арткан Бу турыдагы боерык якын арада имзаланачак.3000
-
15 август 2022 - 14:20Мальцево авылында яңа су манарасын төзиләр Эшләр җирле бюджет хисабына алып барыла.2200
-
15 август 2022 - 15:03Олы Качка авылында яңа фельдшер-акушер пункты төзелә Төзелеш республика программасы буенча бара.1900
-
15 август 2022 - 16:07Алабуга үзәк район хастаханәсенә «РЕНЕКС-РЦ» цифрлы рентген комплексы кайтарылды Аппарат «Сәламәтлекне саклау» илкүләм проекты кысаларында алынды.900
-
15 август 2022 - 16:34Чаллы янындагы дача җәмгыятендә бер яшьлек бала мәете тапканнар Үлем сәбәбе ачыклана.400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423602, Республика Татарстан, Елабужский район, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика