Алабуга нуры

Бер очрашу — үзе бер гомер

КФУның Алабуга институтында шагыйрь Ркаил Зәйдулла һәм язучы Тәлгать Галиуллин белән очрашу кичәсе булды

14 майда КФУның Алабуга институтында Язучылар берлеге рәисе, шагыйрь Ркаил Зәйдулла һәм язучы, Алабуганың шушы уку йортында күп еллар ректор булып эшләгән, студентларга рус шигьриятеннән белем биргән мөгаллим Тәлгать Нәбиулла улы Галиуллин белән очрашу кичәсе булды.

Матур кояшлы бу көн минем өчен тоташ хәтирәләр кочагына әверелде. Үзем шушы уку йортында укыган вакытлар истәлегенә кереп чумдым, чөнки аның белән күпме хәтердән чыкмый торган вакыйгалар бәйләнгән. Ә Тәлгать Нәбиевич Галиуллин бу вакытта Алабуга дәүләт педагогия институтының ректоры булып эшләде. Һәрвакытта үзен тиешле дәрәҗәдә тота белүче, кешелекле, абруйлы шәхес. Шәхес кенә түгел, үрнәк тә. Чын педагог нәкъ аның кебек була, ди идек без.

Тәлгать Нәбиулла улы Галиуллинны 39 елдан соң, нәкъ безгә диплом тапшырылган 43нче аудиториядә күрү минем өчен шатлыклы бер мизгелгә әверелде. Кулымдагы каләм белән ап-ак биткә мин түбәндәге юлларны язып куйдым:

Кайчан гына мин дә студент идем,
Тырыша-тырыша белем алучы...

Янәшәбездә генә бүгенге студентлар утыра. Яшьләр, үзләрен тотышлары белән дә безгә охшамаган, башка, ләкиналарны да бирегә белем алу теләге алып килгән. Араларында мөселманча киенгәннәре дә күренә. Алары бөтенләй башка. Тыйнаклар, дини тәрбия үз ролен башкара, күрәсең. Болгар җирендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын каршы алганда, диннең милләтебез тарихында, тәрбиядә тоткан урынын уйламый мөмкин дә түгел. Ничә буынны берләштереп килә бит ул.

21 майда Изге Болгар җирендә меңнәрчә милләттәшләребезнең очрашуы белән дә күңелләрдә калыр ул вакыт. Безнең халык кабат динебезне олыларга, хөрмәтләргә өйрәнеп килә.

Иң элек сүзне Тәлгать Нәбиевичкә бирделәр. Ул чыгышым ике өлештән тора дип аңлатты: Алабугада эшләгән чоры һәм проза әсәрләре язуы, аларда чагылыш тапкан темалар. Тын да алмыйча тыңладылар аны. Мин үзем дә аның тормышындагы әһәмиятле вакыйгаларны беренче тапкыр үз авызыннан ишеттем. Эчкерсезлек дигән олы төшенчә язучыны таныткан һәм шул ук вакытта гади итеп калдырырга да мөмкинлек биргән.

Карап торырга таләпчән Ркаил Зәйдулла икенче булып сүз алды, шигырь укыганда, үз сүзен башкаларга шулкадәр дә оста җиткерә белүче шәхес икән ул. Нигәдер, мин рус шагыйре Владимир Маяковскийны искә төшердем. Татарларда аны Ркаил Зәйдулла кабатлый түгелме?!

Килгән кунакларыбызга сораулар да шактый бирелде. Студентларны мәхәббәт темасы, тел мәсьәләсе, әсәрләрендә сурәтләнгәп темаларның ачылышы, хәтта Зифа Кадыйрова иҗатының тоткан урыны да кызыксындырды. Араларында үзләре каләм тибрәтүчеләр дә бар. Монысы да куанычлы тәэсир калдырды. Иҗат — кешенең үсеше, милләтенең яшәеше ич ул. Сәнгать һәм әдәбият кенә чын матурлыкны тоеп аңларлык рухи азык бирә.

Тәлгать Нәбиулла улының сөйләгәннәре миңа бик нык тәэсир итте, чөнки олуг әдибебез безне үз итеп, якын итеп сөйли. Алабугага килеп яши һәм эшли башлавы, рус шигьриятен укытуы, институтта шул вакытта төзелә башлаган ашханә, теплица, бергә эшләгән хезмәткәрләр — болар барысы җитәкче күңелендә тирән эз калдырган. Хәзерге Алабуга да ана бик якын, чөнки шәһәребез тормышында аның да өлеше бар. Укучыларына салынган кешелеклелек орлыклары эзсез каламы соң?

Тәлгать Галиуллинның бер генә әдәби герое да уйлап чыгарылган зат түгел икән, аларның прототиплары бар — киң күңелле, яшәүне яратучы үз кешеләр. Һәрберсенең яраткан эше, шөгыле, тормышка ашырырга теләгән максаты бар. Аларны язучының «Замана балалары» китабыннан танып була.
Ркаил Зәйдулла иҗатын яхшылап белим дисәң, аның шигырьләрен укыганын тыңларга кирәк. Шагыйрь авызыннан чыккан һәр сүз игътибарга лаек булып ишетелә. Анда — чишмә тавышы да, мәңгелек мәхәббәт тә. Кешелеклек авазы да, моң да, телебезнең җанны айкарлык ялваруы да чагылыш тапкан. Сорауларга җавап бирүе дә үзенчәлекле аның. Бары тик белемле, үз фикеренең дөреслеген яхшы белгән кеше генә шулай тапкыр җавап бирә ала.

Ямьле май аенда шәһәребезгә кунакка килгән әдипләр күңелләрдә тирән эз калдырды. Рәхмәт аларга. «Бер күрешү — үзе бер гомер», — дип белеп әйтәләр ич. Күрешеп, күзгә-күз карап сөйләшүләргә ни җитә!
Хашия ТӨХБӘТУЛЛИНА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: