Алабуга нуры

Алабуга районы

ҖӘМГЫЯТЬ

Эдуард Касыймов: җир язмышы, кеше язмышы

«Алабуга нуры» газетасы «Мәшһүр кешеләр» проекты кысаларында, безнең шәһәр белнә бәйле тагын бер күренекле шәхесне искә төшерә. 

Мең елдан артык тарихлы Алабуга исемнәре илгә генә түгел, дөньяга таныш булган күп кенә тарихи шәхесләрнең истәлекләрен саклый.

Бу шәхесләр күпләргә таныш булса да, аларның безнең шәһәр белән ни рәвешле бәйле булуын һәркем дә белеп бетерми. Татар халкының мәшһүр уллары-кызлары, теге яки бу сәбәпләр аркасында гомер елларының бер чорын безнең шәһәр белән бәйләгән. «Алабуга нуры» аларны бөртекләп җыеп, проект эше итеп туплап бара. Моңа кадәр газета битләрендә Маһинур Фәйзуллина, Фатих Урманчеев, Фазыл Шәех, Кәрим Җаманаклы, Азат Аббасов һәм башкалар турында укырга мөмкин иде. Бүгенге язма ун ел дәвамында Алабугада яшәп иҗат иткән, педагогия институтында белем биргән танылган язучы Эдуард Касыймов турында булыр.

Эдуард Салихҗан улы Касыймов 1930 елның 9 ноябрендә Киров өлкәсенең Слобода районы Нократ авылында хезмәткәр гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе Салихҗан авылда мәктәп директоры, әнисе Мөнәвәрә үзе оештырып, үзе ачып җибәргән балалар бакчасының мөдире булып эшли, ләкин 1937 елда бу гаилә бәхетсезлеккә дучар була. Ялган донос буенча әтиләре кулга алына һәм озак та үтми, кырыс заман законы буенча аны атып үтерәләр (Гаепсезлеге 1956 елда гына ачыклана). Туендыручысыз калган күп балалы гаилә 1943 елда Малмыжга кайта. Эдуард шунда җидееллык татар мәктәбендә укый. Соңыннан эшче яшьләрнең кичке мәктәбендә сигезенчене тәмамлый, тугызынчы-унынчы класс белемен исә шәһәрдәге рус урта мәктәбендә ала.

Биографик белешмәләрдән күренгәнчә, мәктәптә укыганда Эдуард Касыймов барлык фәннәрне дә җиңел үзләштерә. Математикада зур зирәклек күрсәтә, матур әдәбият белән кызыксына, шигырьләр, хикәяләр яза.

1948 елда Эдуард Касыймов В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетына укырга керә. Биредә укыганда да, укуын тәмамлап аспирантурада калырга теләгәндә дә күп каршылылыклар тудыра әлеге «кара тамга». Бары тик шәхес культының дөрес гамәл булмаганлыгын тану ил күләмендә күтәрелгәч кенә аспирантурада белем алу, диссертация яклау бәхетенә ирешә. «Татар халык әкиятләрендә сатира һәм юмор» дип аталган темага диссертация язу, балалар дөньясын өйрәнеп үз итү, бәлки, аңа нәниләр өчен хикәяләр язарга этәргеч биргәндер. 1959 елда аның балалар өчен «Кызыл маяклар» исемле хикәяләр җыентыгы дөнья күрә. 1962 елда исә «Совет мәктәбе» (хәзерге «Мәгариф») журналында галимнәр тормышыннан алып язылган беренче күләмле әсәре — «Кояш көн дә чыга» повесте басыла. Сәнгать кешеләре, галимнәр тормышына багышланган, драматик вакыйгаларга шактый бай әлеге әсәрне укучылар яратып каршы ала.

Эдуард Касыймов гомеренең ун елын Алабуга белән бәйли. Казаннан безнең шәһәргә ул 1962 елда күченеп килә. Алабугада яшәгән шушы ун ел Эдуард Касыймов язмышында хәлиткеч роль уйный. Биредә ул Алабуга педагогия институтында татар фольклоры һәм татар әдәбияты курсын укыта (1965-1967 еллар) һәм танылган язучы булып өлгерә. Нәкъ менә Алабугада яшәгән чорда Касыймов Союз һәм республика күләмендә танылу ала. Аның Сталин репрессиясе корбаннарына багышланган «Гомер ике килми» романы 1964 елда «Казан утлары» журналында басыла һәм Татарстан өчен җитди әдәби вакыйга булып санала. Әсәр автобиографик планда языла. Гыйбрәтле язмышларны, тормышның катлаулы, четерекле якларын психологизм алымнары белән сурәтләгән бу әсәр әдәби җәмәгатьчелектә уңай фикер уята.

Алабугада яшәгән чорда (1962-1972) Эдуард Касыймовның күләмле әсәрләре — Кама буендагы Бондюг (хәзерге Менделеевск) химия заводы тарихына, эшчеләр сыйныфының үткәндәге героик көрәшенә һәм җитештерү хезмәтенә багышланган «Томан аша» романы, тормышның төрле катлауларын кузгаткан «Бир кулыңны, дустым!», «Көмеш язулы кылыч», «Сорбонна профессоры һәм без» повестьлары басылып чыга. 1971 елда әдип «Томан аша» әсәренең дәвамы булган «Һаваларда тургай» романын тәмамлый (бу ике роман-дилогия, русчага тәрҗемә ителеп, «Чулман — река внуков» исеме белән 1976 елда Мәскәүнең «Современник» нәшриятында басыла).

Искәртик, нәкъ менә Эдуард Касыймов һәм шул вакытта Алабугада яшәгән язучы Сергей Ефремов (1917–1965) язучы Рафаэль Мостафинга рус шагыйрәсе Марина Цветаева яшәгән һәм бакыйлыкка күчкән
йортны эзләп табарга булыша.

1963 елда Касыймов «Кояш көн дә чыга» повестен яза. Бу аның беренче күләмле әсәре. Кайбер галимнәр әйтүенчә, повесть автобиографик материалга корылган. Күренекле фольклор галиме Хәмит Ярми белән Эдуард Касыймов Пермь өлкәсендә йөргәндә сукыр җырчы Абдулла Кретовны очрата. Абдулланы әнисе тиф белән авырганда таба, шуңа күрә бала сукыр туа. Галимнәр җырчыны күз табибына алып барып күрсәтәләр. Операция ясату өчен, Абдулла Кретов бер ай чират тора. Операциядән соң Абдулла 12 процентка күрә башлый.

Абдулла Кретов исеме музыкант, татар халык җырларын саклаучы һәм башкаручы буларак Татар энциклопедиясенә кертелгән. Искиткеч музыкаль сәләткә һәм феноменаль хәтергә ия булган Абдулла киләчәк буыннар өчен татар мишәрләренең 50дән артык борынгы җырын саклап кала. Кретов башкаруындагы бу җырлар әле дә Казанның Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтында саклана. 2005 елда бакыйлыкка күчкән Абдулла Кретов исемен җәмәгатьчелеккә Эдуард Касыймов ача. Әсәр әле дә үзенең укучысын югалтмады, кызыксындыра. Абдулланың, аның тирәсендәге кешеләрнең язмышы теләктәшлек таба.

1972 елда әдип Алабугадан Чаллыга күчә һәм Кама буйларына автогигант корылышы алып килгән зур үзгәрешләр, яңарышлар турында байтак кына очерклар, кыска хикәяләр һәм мәкаләләр язып бастыра. Үзе язачак вакыйгаларның уртасында булу теләге белән Касыймов КамАЗ заводындагы бригадаларның берсенә гади эшче булып эшкә урнаша.

Эдуард Касыймов — 20 дән артык китап авторы. Алар арасында «Чулман — оныклар дәрьясы» романы (1976). Әлеге роман өчен Касыймов эшчеләр темасына язылган проза әсәрләренә оештырылган Бөтенсоюз конкурсында ВСЦПС һәм СССР Язучылар союзы премиясенә лаек була. Романны башта татарчадан рус теленә тәрҗемә итәләр, ә 1980 елда китап Мәскәүнең «Современник» нәшриятында 50 мең тираж белән басыла. Роман битләрендә чал тарихлы Алабуга еш искә алына. Мисалга, инде 5нче биттә үк баш герой Фуатның әңгәмәдәше теплоходта барганда болай ди: «...Хәзер Алабуганың үзендә ипекәйне газда пешерәләр. Аннан килеп, байтак йортларга да керттеләр инде», «... Кафе Алабуганың Яр буе урамы чатында урнашкан иде. Каршы як почмакта ике катлы аптека бинасы, аннан ары, сул кулга сузылган урамда, хәрби комиссариат һәм милиция мәктәбе йортлары тезелеп китә...». Китапта Алабуга искә алынган урыннар күп, аларның барысын санап китеп тә булмый. Менә тагын бер кызыклысы: «... Госман Алабуга элеваторына ашлык илтә барган автомашинаның буш әрҗәсендә оча... Ала-кола йорт түбәләре ашкынып каршыга йөгерә... 

Зират урманы, Акай тавы узышалар... Клуб каршындагы чат башында акшарланган тәбәнәк таш баганалар, алар үзара юан-юан зынҗырлар белән тоташтырылган. Эчтә аллы-гөлле чәчәкләр. Уртада таштан түгел, юан тимер торбадан бик пөхтә һәм шома итеп уелган һәм югарыга, шактый биеккә, очлаеп, нечкәреп менгән һәйкәл. Ул гигант штык сыман. Иң очта алсу канга манчылган йолдыз яна. Һәйбәт, күркәм! Бик тә башлы егет диләр бу клуб мөдире Расихны!..». (Акай тавы, Зират урамы, клуб мөдире Расих — Морт авылында яшәүчеләр өчен таныш).

1979 елда аның Мәскәүдәге «Советская Россия» нәшриятында «Язучы һәм заман» дигән сериядә Кама буе нефтьчеләренә багышланган очерклар китабы («На Каме-реке») дөнья күрә.

Язучы Чаллыда төзелеш эшләрендә генә түгел, шәһәрнең әдәби тормышында да актив катнаша. 1972 елдан 1980 елга кадәр Эдуард Касыймов шеф-консультант сыйфатында автомобиль үзәгендәге «Ләйсән» һәм «Орфей» әдәби берләшмәсенә җитәкчелек итә. Ә 1980 елда РСФСР Язучылар союзы идарәсенең махсус карары белән Чаллы язучылар оешмасы ачылгач, ул 1981 елның язына кадәр аның җаваплы секретаре булып эшли. Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен Эдуард Касыймов 1980 елда «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Язучы бу чорда «Җир балкышы» романы өстендә эшли. Аның соңгы исеме — «Шиңмәсен гөлләрең». Бу — Эдуард Касыймовның соңгы әсәре, язучыга романны басылган килеш күрергә насыйп булмый. 1986 елда ул вафат була. Кабере Орловка авылы янындагы зиратта "Атаклы кешеләр аллеясы"нда урнашкан. Чаллы урамнарының берсе Эдуард Касыймов исемен йөртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев