Алабуга нуры

Егерме ел тормышы — Алабугада

Бүген Алабугада яшәгән шагыйрь Кәрим Җаманаклының туган көне.

Узган гасырның 30нчы елларында шагыйрь булып танылган Кәрим Җаманаклы — әдәбият белгече һәм фольклорчы галим буларак тарихка кереп калган шәхес. 1945 елда язмыш аны Алабугага китергән һәм ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр биредә яшәгән. 

XX гасырда Татарстан һәм Кырым мөнәсәбәтләре тарихында Кәрим Рәшидов исеме олы игътибарга лаек. Кәрим Җаманаклы бөтен татар дөньясына танылган. Ул күренекле татар язучылары Галимҗан Ибраһимов, Галимҗан Нигъмәти, Кави Нәҗми, Муса Җәлил белән таныш булган, Таҗи Гыйззәт, Салих Сәйдәшев белән дусларча аралашкан. Көнчыгыш халыклары әдәбияты һәм мәдәниятен яхшы белгән Кәрим Җаманаклының Татарстанда иң яхшы әсәрләре, әдәби мәкаләләре басылган. Аның үзбәк, кыргыз, төрек телләрен белгәнлеге мәгълүм.

Биографиясеннән
Кәрим Рәшидов 1905 елның 21 гыйнварында Россия империясе Таврия губернасының Евпатория өязе, Кизләү районы (хәзер Кырым өлкәсе) Җаманак авылында, Фатыйма Әмирамәт кызы һәм Әбдерәшит Таир улы гаиләсендә олы бала булып туган. Аның тагын 5 энесе һәм бер сеңелесе булган. 

Кәрим Рәшидов авылда дүрт сыйныфлы башлангыч мәктәпне тәмамлаган. Кырымда Совет хакимияте урнашкач, Акмәчеткә (Симферопольгә) китеп, педагогия техникумына укырга керә. 1928 елда Альма-Тархан авылында башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли башлый. Аның укытучылык хезмәте шулай башлана. 

1929–1934 елларда шул ук Акмәчеттәге педагогия институтының тарих-филология факультетында белем ала. Яхшы укыган егетне аспирантурада укырга калдыралар. 

Гаилә тормышына килгәндә, Кәрим Рәшидов 1933 елда Казан кызы Рәшидә Хөсәеновага өйләнгән. Гаиләдә өч бала үскән: Илдус, Фәридә, Нурия. Рәшидовларның балалары да фән юлыннан киткән, Илдус — энергетика, Фәридә — икътисад, Нурия — филология фәннәре кандидатлары.

Кәрим Җаманаклы җәмәгать эшләреннән читтә калмаган. Ул 1934 елдан СССР Язучылар Берлеге әгъзасы була. Делегат булып, әлеге оешманың I корылтаенда катнашкан.

1937 елда ул Казан дәүләт университетында диссертация яклый һәм филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алуга ирешә. 1935 елдан ул Бакчасарайда яши. Тел һәм әдәбият фәнни-тикшеренү институтының фольклор бүлеген җитәкли.

1941–1942 елларда Кәрим Җаманаклы Бөек Ватан сугышында була. Кырым фронтында, Перекоп, Керчь районнарында, Кубанда фашистларга каршы көрәшә. Фронтта ул солдатларның каһарманлыгы турында мәкаләләр, очерклар, шигырьләр яза. 1943 елда «Кызыл Кырым» газетасының хәрби хәбәрчесе буларак, 9нчы авиаполк составында Ростов-на Дону, Таганрог, Мариуполь тирәләрендә көрәшә. Кәрим Җаманаклы фронттан үпкәләре ялкынсынып, каты авырып кайта, туганнары пенициллин юнәтеп кенә аның гомерен саклап калалар.

1943 елда Тукайның үлеменә 30 ел тулган елда Җаманаклы «Тукай — шигърият йолдызы» исемле күләмле әдәби мәкаләсен бастыра.
Аны Мәскәүгә, Фәннәр Академиясенә җибәрәләр. Шунда баргач, Җаманаклы ватандашларының куылуларын ишетә. 

Билгеле булганча, нәкъ шул елда, бер гаепсезгә Кырым татарларын туган җирләреннән читкә чыгару башлана. Ул да, үзенең милләттәшләре белән бергә, Урта Азиягә китә. Сәмәрканд шәһәрендә бер ел яши. Андагы университетта рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасында доцент булып эшли. Бу вакытта гаиләсе Татарстанда була. 

Татарстан җирендә
1945 елда ул Татарстан җиренә килергә рөхсәт ала. Кәрим Җаманаклы Алабуга педагогия институтына эшкә урнаша. Рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасында мөгаллимлек итә, 1948 елдан кафедра мөдире була. Алабугада яшәгәндә дә, ул гыйльми һәм әдәби иҗат эшен дә дәвам итә. 1965 елга кадәр ул студентларга әдәбият теориясе, рус теле һәм совет әдәбияты курслары буенча лекцияләр укый, семинарлар алып бара. Шигырьләрен, Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Муса Җәлил турында мәкаләләрен, фәнни тикшеренүләрен бастыра. 

Кәрим Рәшидовның тормыш иптәше Рәшидә Акмәчет авыл хуҗалыгы институтында белем алган булган, ул җиләк-җимеш питомнигында директор булып эшли. Рәшидовлар өендә Салих Сәйдәшев, Нури Арсланов, Әнвәр Бакиров, Геннадий Паушкин, Эдуард Касыймов кунакта булган. Тоткынлыктан кайткан Хәсән Туфан 1958 елда Алабугага килгәч, Җаманаклы белән таныша. 

Алабугада яшәүче тел галиме Наиб Хәбибназар улы монографик хезмәтендә Кәрим Рәшидовны тынгысыз җанлы, киң колачлы җәмәгать эшлеклесе иде, дип искә ала (Наиб Лаисов. Татар язучылары — Алабугада. 2008). Әлеге хезмәттәге мәгълүматтан билгеле булганча, 1964 елның июнендә Алабугада татар әдәбияте атналыгы уздырылган. Алабугада Фатих Хөсни, Әмирхан Еники, Габдрахман Минский, шагыйрь Әхмәт Исхак, Әхмәт Юныс, Мансур Саттаров, әдәбият галиме, тәнкыйтьче Рафаэль Мостафин килгән. Берничә көн буена оештырылган кичәләрдә Кәрим Җаманаклы, ул вакытта Алабугада яшәгән язучы Эдуард Касыймов, Сергей Ефремов һәм шагыйрь Егор Уткин катнашкан. Төрле коллективларда булып, Морт авылында да кичә үткәреп кайтканнар. 

Үз ватаныннан аерылган Кәрим Рәшидовның язмышы гыйбрәтле. Сугыш кырларында Севастополь өчен барган көрәшләрдә һәлак булган энесе Мәннән, туган җирләреннән куылган туганнары, якташлары бер дә күңеленнән китмәгәндер, шуңа күрә дә ул Алабугада күбрәк фәнни-педагогик эшкә керешкән. Шулай да безнең республика язучылары аның белән аралашып тора, композиторлар, артистлар белән элемтәне өздермиләр. Алабугада Кәрим Рәшидов драматург Таҗи Гыйззәт белән дуслаша.

Кәрим Җаманаклы вафатыннан соң, 1966 елда Татарстан китап нәшриятында «Кырым татарларының халык авыз иҗаты» җыентыгы бастырыла. Анда әдәбият галименең фольклорчы буларак эшләгән 35тән артык хезмәте бирелгән. Фәнни-тикшеренүләренең темалары кырым татар халык авыз иҗатына, татар халык авыз иҗатына һәм әдәбият укыту мәсьәләләренә кагыла. Җыентыкның редакторы Эдуард Касыймов булган.

Кәрим Җаманаклы институтта эшләгән елларда аның «Лирик шигырьләр» китабы басылганлыгы билгеле.

Филология фәннәре докторы, профессор Тәлгать Галиуллинның Җаманаклы белән танышуы безнең шәһәрдә булган. 1965 елда республиканың Язучылар берлеге идарәсе, СССР Фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият һәм тарих институтының кече фәнни хезмәткәре Тәлгать Галиуллинны, Алабуга педагогика институтының рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасы мөдире Кәрим Рәшидовның 60 яшьлек юбилее уңаеннан, Алабугага җибәргән. Соңрак Тәлгать Галиуллин Җаманаклы киңәше белән Алабуга пединститутында да эшләп ала. 

2016 елда Казанда Татарстан Республикасы Милли музеенда «Кәрим Рәшидов (Җаманаклы): ил тарихында исеме. Кырым — Казан — Алабуга» исемле китапны тәкъдим иттеләр. Ул Габдулла Тукай музее тарафыннан оештырылды. Бу хезмәтне ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты, Алабуга тарихи-мәдәни һәм сәнгать музеена нигез салучы Доларис Галләмова эшләгән. 

Китап Тукайның иң яшь замандашы булган Кәрим Рәшидовның (1905-1965) тууына 110 ел тулуга багышлап чыгарылган иде. Хезмәтнең безнең өчен мөһим әһәмияте шунда, аның соңгы өлеше галимнең Алабуга тормышын чагылдыра. 

Кәрим Рәшидов 1965 елның 1 августында вафат булган. ТАССР Язучылар берлегендә торган Эдуард Касыймов, Тәлгать Галиуллин, Әхмәт Гадел (ул кырым татарлары телен белгән) Кәрим Җаманаклының иҗади мирасын туплауга алынган. Кызлары Фәридә һәм Нурия әтиләре белән бәйле бөтен язмаларны, истәлекләрне, хатларны Әхмәт Гаделгә тапшырган. Җыентык басылмый калган, һәм сакланган материаллар АДПИга тапшырылган. Аннан озак вакыт узгач, шушы институтта белем алып, аспирантура тәмамлаган, ул елларда хатын-кыз галимнәрдән Татарстанда беренче яшь профессор Әлфинә Сибгатуллина күренекле кырым-татар вәкиле Кәрим Җаманаклы турында яңа истәлекләр эзләп, тормыш юлын аныклады, аның иҗатын өйрәнде, әсәрләрен, хезмәтләрен татарчага тәрҗемә итте. Шул рәвешле, Әлфинә Таһир кызының тырышлыгы белән әзерләнгән җыентык 2005 елда, институт нәшриятында татар һәм рус телләрендә басылып чыкты, китапка «Кырым бакчасыннан өзелгән гөл» дип аталган кереш сүзне дә автор үзе язды. 

1995 елның 15 мартында институтның актлар залында Кәрим Җаманаклының тууына 90 ел тулуга уңаеннан зур кичә булды. Кичәне Наиб Лаисов алып барды. Язучылар, кызы Фәридә ханым сүз алды. Студентлар әзерләгән концертта Төркиядән килеп укучылар да шигырьләр сөйләп, төрек телендә матур җырладылар. Арада берсенең моңлы тавышы аеруча хәтердә калды, ул татар-инглиз теле бүлегендә укыган, хәзер инде танылган тәрҗемәче Фатих Котлу иде. 

Кәрим Җаманаклы тууга 100 еллык уңаеннан очрашу 2005 елның маенда оештырылды һәм анда галимнең улы, килене, ике кызы һәм оныгы килгән иде. Алар Алабуга институтының татар мәдәнияты музеенда Җаманаклыга багышланган бүлекне карап киттеләр, Кәрим Рәшидовның каберен зыярәт кылдылар. Наталья Вердеревская, Ария Вәлиева, Наиб Лаисов, Роза Нотфуллина, Николай Григорьев — галимнең хезмәттәшләре, ул чагында университет ректоры Наил Вәлиев, филология факультеты деканы Әлфинә Сибгатуллина истәлекләрен уртаклаштылар. 

Билгеле, Алабугада яшәп, якты эз калдырган шәхесләр турында бер язмада гына сөйләп булмый. Аларның рухи ныклыгы сокландыра. Алабуга урамнарының берсенә Кәрим Рәшидов исеме бирелгән икән, димәк, шәһәрдәшләр аны онытмый. Алабуга дәүләт педагогия институтында белем алучылар, тел белгечләре өчен аның иҗаты — мөһим фәнни эшләр чыганагы. 

Фотода: Кәрим Рәшид улы Рәшидов (уңда утыра) гаиләсе белән. («Новая Кама» газетасы архивы)
Зөлфия ПРИМАКОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: