Игелеклелек атнасы башланды
Алабуга 2003 елдан, шәһәрдә беренче иреклеләр отряды барлыкка килгән көннән бирле, язгы Игелеклелек атнасында катнашып килә. Быел әлеге акция 21-28 апрельдә үтә.
Акцияне үткәрү инициаторлары - халыкны социаль яклау үзәге, район башкарма комитеты, "Ариадна" социаль-психологик ярдәм күрсәтү һәм "Волонтер" иреклеләр үзәге.
Узган елда бу акциядә 47мең 500 алабугалы катнашты, анда 14640 волонтер җәлеп ителде, 1570 кешегә ярдәм күрсәтелде.
Быелгы акциядә күздә тотылган чаралар башланды инде. Акция кысаларында сугыш һәм хезмәт ветераннарына, ялгыз һәм физик мөмкинлекләре чикле гражданнарга беренче чиратта ярдәм күрсәтеләчәк. Алабугада һәм тулаем республикада социаль юнәлешле дистәләгән чаралар үткәрү күздә тотыла.
Алабуга мәктәпләрендә "Игелеклелек дәресләре" бара. Бу укучылар арасында игелеклелек кылуны популярлаштыру һәм яшьләрне язгы игелеклелек атнасында актив катнашуга тарту максатыннан эшләнә. Мәктәп һәм студентларның волонтерлык отрядлары бу атнада мөһим социаль мәгънәгә ия акцияләр үткәрәчәк. Волонтерлар "Янәшәдә ветеран яши", "Чиста подъезд" "Чиста тәрәзәләр" кебек акцияләрдә катнашып, ветераннарга адреслы ярдәм күрсәтәчәк һәм мини концертлар оештырачак.
Шушы чорда Алабугада шәһәрне чистарту буенча "Экологик десант" оештырылачак. Укучылар, студентлар, оешма-учреждение хезмәткәрләре катнашында чәршәмбе һәм шимбә өмәләре үтәчәк.
Шәһәр һәм район уку йортларында Бөтендөнья яман шеш белән авыручы балалар көненә багышлап акча җыю күздә тотыла. Халыкара Җир көнендә кошларга оялар ясау һәм кую, авылларда чишмәләрне тазарту һәм төзекләндерү эшләре алып барылачак.
27 апрельдә авыл җирлекләрендә үтәчәк "Хәтер" акциясендә сугыш ветераннары, педагогик хезмәт ветераннары каберләрен, зиратларны, Җиңү һәйкәлләре территорияләрен чистарту оештырыла. Моннан тыш аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга уенчыклар, китаплар, канцелярия товарлары һәм башка әйберләр җыю күздә тотыла. 30 апрельдә барлык мәктәпләрдә "Бүләк итү көне" оештырылачак.
Быелгы Игелеклелек атнасы башка еллардан массакүләм һәм кайбер чараларның республикакүләм булуы белән аерылып торачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 июль 2022 - 14:24Алабугада тарифлар үзгәрәчәк1 июльдән ут, газ, су һәм җылылык өчен коммуналь хезмәтләргә түләү бәяләре арта.1300
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.44200
-
28 июнь 2022 - 11:45Волонтеры АО «Транснефть — Прикамье» помогли в организации всероссийского праздника, посвящённого Дню молодежи в Казани Центральным местом проведения мероприятия стал парк «Урам».16000
-
28 июнь 2022 - 10:3326 июньдә Алабугада Яшьләр көнен билгеләп үттеләр Бәйрәм Яшьләр стадионында — Шишкин буаларында үтте.15000
-
28 июнь 2022 - 09:01АО «Транснефть — Прикамье» обеспечивает надежность функционирования производственных объектов АО «Транснефть — Прикамье» завершило плановые работы на производственных объектах в Пермском крае, Республиках Татарстан, Удмуртия, Чувашия, Свердловской и Кировской областях.14900
-
29 июнь 2022 - 13:30Алабугада салкын су һәм ут булмаячак 17.00 сәгатькә кадәр су һәм ут булмаячак дип хәбәр итәләр.12800
-
28 июнь 2022 - 18:01Татарстан буенча Росгвардия идарәсе контракт буенча хәрби хезмәткә кабул итү турында игълан итә Тулырак мәгълүматны 8 (843) 231-44-48 телефоны буенча белергә мөмкин.12300
-
29 июнь 2022 - 09:40Алабугада Спас ярминкәсе август аенда узачак 5 августтан 7 августка кадәр узачак XV Спас ярминкәсенең рәсми сайты эшли башлады.10400
-
29 июнь 2022 - 10:40Алабугада Яшьләр көнендә 3 меңнән артык кеше булды Шәһәр халкы һәм кунаклар өчен кызыклы һәм бай программа оештырылган иде.9700
-
30 июнь 2022 - 15:10Ринат Мөхәммәдиев: «Кесә китаплары бүгенге көндә популярлык казана» Бу — кечкенә, кесә форматындагы басмалар.9000
-
30 июнь 2022 - 10:00«Ак таш-Инвестстрой» представляет новый комфортабельный жилой комплекс «Алтын Яр» Строительная компания ООО Специализированный застройщик «Ак таш-Инвестстрой» представляет новый комфортабельный жилой комплекс «Алтын Яр» на берегу озера Средний Кабан в Приволжском районе Казани.7300
-
30 июнь 2022 - 13:01Ринат Мөхәммәдиевнең «Кыргый атауга сәяхәт» китабын тәкъдим итү чарасы үтте Китап «Казан утлары» журналы редакциясе һәм «Татмедиа» җәмгыяте белән берлектә бастырып чыгарылган.7100
-
30 июнь 2022 - 08:30Ел башыннан бирле дәүләт автоинспекторлары Алабугада 200ләп исерек шоферны тоткарлаган Шуларның 31е исерек килеш руль артына кабат эләккән.6800
-
30 июнь 2022 - 11:00Алабугалыларны «Спортлы җәй-2022» гә чакыралар Чаралар җомга көннәрендә Гуляй паркта уза.6700
-
30 июнь 2022 - 09:40Автоматизация агробизнеса: как это происходит В Республике Татарстан стартовала программа поддержки автоматизации СХТП.6500
-
30 июнь 2022 - 12:30Алабугалылар өчен ял паркында кино күрсәтәчәкләр Халык ачык һавада «Кире» фильмын карый алачак.6100
-
28 июнь 2022 - 08:02С 29 июня Росреестр Татарстана и МФЦ переходят на безбумажный документооборот Что изменится для татарстанцев при подаче документов на оформление недвижимости.5600
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.5600
-
1 июль 2022 - 10:00Она мечтала с детства стать врачом Ещё в школе знала, что будет лечить детей! И речь о враче-педиатре Елабужской ЦРБ.3000
-
1 июль 2022 - 09:20АО «Транснефть — Прикамье» модернизировало систему пожарной безопасности в Удмуртском РНУ АО «Транснефть — Прикамье» завершило работы по модернизации системы пожарной безопасности офиса Удмуртского районного нефтепроводного управления.2800
-
1 июль 2022 - 11:00Алабугада аттестатлар һәм алтын медальләр тапшыру тантанасы үтте Ул шәһәр мәдәният сараеның паркет залында узды.2700
-
1 июль 2022 - 14:05Җәй көне зелпене ашап калырга кирәк Аның яфрагы, җимеше һәм кайрысы да файдалы икән.1700
-
1 июль 2022 - 15:15Матурлык яратучы районнар рейтингы билгеле булды «КИТАП FM» радиосы матурлык яратучы районнарда урам концертлары уздырачак.1500
-
1 июль 2022 - 14:24Алабугада тарифлар үзгәрәчәк 1 июльдән ут, газ, су һәм җылылык өчен коммуналь хезмәтләргә түләү бәяләре арта.1300
-
1 июль 2022 - 12:00Алабугалылар Санкт-Петербургта яшәүчеләргә бәйрәм бүләк итте 25 июньдә Ленинград өлкәсендәге Всеволожск районының Энколово авылында кыр эшләре тәмамлану уңаеннан халык күңел ачты.1200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423602, Республика Татарстан, Елабужский район, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика