Их, җиләкле җәйләрнең оныта алмамын ямен!
Халкыбыз юкка гына әнә шулай дип җырламыйдыр инде... Узган атналарда туган якның хуш исле болыннарында ауный-ауный җиләк җыймаган бер генә кеше дә калмагандыр.
Калса да, ниндидер сәбәпләр аркасында гынадыр, мөгаен. Гомерендә бер тапкыр җиләк җыеп, хуш исле мәтрүшкә өзеп алган кеше өйдә чыдап ятамы соң! Баз тулы җиләк кайнатмасы булса да, сахрага чыгып әвекне басып кайтмый түзеп булмый икән! Әллә канга сеңгән, әллә табигатьнең үзенә тартуы шунда...
Биек үлән арасында посып яткан эре-эре җиләк тәлгәшләре әле дә кызарып бетә алмый, ә тау битләрендә алар кып-кызыл булып учма-учма тезелешкән дә "мине ал, мине ал!" дигәндәй, ерактан ымсындырып тора. Чалгы белән чабып алырдай җирләре бар, билләһи! Җиләкнең күплегеннән беркавым каушап куясың: кул кайсына үрелергә белми аптырый. Читтәгеләре, үчекләгәндәй, һаман сине ымсындырып, күз кыскалый кебек: җилдә талгын гына тирбәлешеп, бер җайга иелә-бөгеләләр. Алары тагын да эрерәк, баллырак кебек. Әнә шулай алданып, чиләк төбен озак кына күмә алмый болын уртасында йөрисең. Сирт-мирт үскән куаклыкларда кошлар чут-чут килә: кайсы бала очыра, кайсы җим табып кайта да, тырышып-тырышып, нәниен үз янына чакырырга керешә! Әнә шундый гүзәллектән ничек аерыласың да, ничек итеп тынчу фатирыңда ятасың! Шимбә көн җиләк җыю өчен менә дигән иде: артык эссе дә түгел, ара-тирә рәхәт талгын җил исеп куя. Чиләкләреңнең туласына ышангач, болында бер кат ял итеп алулары да җан рәхәте бит: мондый көнне авылдан килгән тавык йомыркасы худка китә. Аның тәмлелекләрен генә күр син! Бу сиңа тавык кетәге кебек аш бүлмәсендә ах-вах килеп, тагын ни ашарга микән дип, суыткычыңны "җилтерәтү" түгел инде. Аппетит гаҗәп шәп. Еллар буе иркенлек күрмәгән аяклар гына бирешеп киткән. Утырган җирдән тора алмый гаҗизләнәсең бераз. Тик ерактан ук башларын кырын салып сине чакырып торган җиләк кызы янына бармый ничек түзәсең. Алабуга болыннарында бигрәк тәмле, бигрәк баллы бит алар. Күрше-тирә шәһәр халкы юкка гына безнең болыннарга "яу чапмый". Кая карама, Чаллы, Түбән Кама халкы машиналарга төялеп, җиләклек һәм дә ташландык бакча нигъмәтләре эзләп йөри. Ә безнең күңелләрдә горурлык: күрегез, әнә без нинди байлыклар өстендә утырабыз.
Ни кызганыч, җиләк сезоны үтеп бара, чөнки яңгыр юк. Ачык урыннарда инде алар үткән атнада ук кибә-кипшерә башлаган иде. Шифалы яңгыр явып узса, андагы нигъмәтне җыеп кына бетерерлек булмас иде. Ярый инде, хәерлегә булсын. Алабугалылар үзләре үстергән бакча кишәрлекләрендә дә уңыш җыю белән мәшгуль. Димәк, йорт-фатирларыбыздан тәмле-тәмле исләр аңкып торачак. Бәрәкәтле ризыклар булсын!
Кояш Габиди
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 июль 2022 - 14:24Алабугада тарифлар үзгәрәчәк1 июльдән ут, газ, су һәм җылылык өчен коммуналь хезмәтләргә түләү бәяләре арта.9600
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.34200
-
30 июнь 2022 - 10:00«Ак таш-Инвестстрой» представляет новый комфортабельный жилой комплекс «Алтын Яр» Строительная компания ООО Специализированный застройщик «Ак таш-Инвестстрой» представляет новый комфортабельный жилой комплекс «Алтын Яр» на берегу озера Средний Кабан в Приволжском районе Казани.14600
-
30 июнь 2022 - 09:40Автоматизация агробизнеса: как это происходит В Республике Татарстан стартовала программа поддержки автоматизации СХТП.13800
-
30 июнь 2022 - 12:30Алабугалылар өчен ял паркында кино күрсәтәчәкләр Халык ачык һавада «Кире» фильмын карый алачак.13700
-
1 июль 2022 - 11:00Алабугада аттестатлар һәм алтын медальләр тапшыру тантанасы үтте Ул шәһәр мәдәният сараеның паркет залында узды.11600
-
1 июль 2022 - 18:30Алабугада җәядән ату буенча турнир булачак Шәһәрдә беренче тапкыр Җәядән ату буенча Татарстан Республикасында беренче Бөтенроссия турниры оештырылачак.11500
-
1 июль 2022 - 10:00Она мечтала с детства стать врачом Ещё в школе знала, что будет лечить детей! И речь о враче-педиатре Елабужской ЦРБ.10800
-
1 июль 2022 - 16:55Кырымның «Ак Барс» ял базасында Татарстаннан килгән балаларны каршы алырга әзерләнәләр Кырымның Форос бистәсендәге балалар һәм яшьләрнең «Ак Барс» исемле сәламәтләндерү комплексы кунакларны каршы алды.10700
-
30 июнь 2022 - 08:30Ел башыннан бирле дәүләт автоинспекторлары Алабугада 200ләп исерек шоферны тоткарлаган Шуларның 31е исерек килеш руль артына кабат эләккән.10500
-
1 июль 2022 - 09:20АО «Транснефть — Прикамье» модернизировало систему пожарной безопасности в Удмуртском РНУ АО «Транснефть — Прикамье» завершило работы по модернизации системы пожарной безопасности офиса Удмуртского районного нефтепроводного управления.10300
-
1 июль 2022 - 14:24Алабугада тарифлар үзгәрәчәк 1 июльдән ут, газ, су һәм җылылык өчен коммуналь хезмәтләргә түләү бәяләре арта.9600
-
30 июнь 2022 - 15:10Ринат Мөхәммәдиев: «Кесә китаплары бүгенге көндә популярлык казана» Бу — кечкенә, кесә форматындагы басмалар.9500
-
2 июль 2022 - 15:00«Алабугада җәйге кичләр» фестивале 14-17 июльдә узачак Проект 2018 елда ТР Президенты Р. Н. Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә.9400
-
1 июль 2022 - 15:15Матурлык яратучы районнар рейтингы билгеле булды «КИТАП FM» радиосы матурлык яратучы районнарда урам концертлары уздырачак.9200
-
2 июль 2022 - 12:00Алабуганың 8нче мәктәбендә капиталь ремонт бара Шәһәр һәм районның берьюлы берничә мәктәбендә ремонт бара.9000
-
1 июль 2022 - 14:05Җәй көне зелпене ашап калырга кирәк Аның яфрагы, җимеше һәм кайрысы да файдалы икән.8100
-
30 июнь 2022 - 13:01Ринат Мөхәммәдиевнең «Кыргый атауга сәяхәт» китабын тәкъдим итү чарасы үтте Китап «Казан утлары» журналы редакциясе һәм «Татмедиа» җәмгыяте белән берлектә бастырып чыгарылган.7600
-
30 июнь 2022 - 11:00Алабугалыларны «Спортлы җәй-2022» гә чакыралар Чаралар җомга көннәрендә Гуляй паркта уза.7500
-
2 июль 2022 - 08:30Алабугалылар өчен Спас ярминкәсе август аенда узачак 5 августтан 7 августка кадәр узачак XV Спас ярминкәсенең рәсми сайты эшли башлады.6900
-
2 июль 2022 - 10:30Алабугада — ябык футбол мәйданы булачак Тугаров урамында 1408 квадрат метрлы мәйданда каркас-тентлы өслек белән футбол манежын төзү эшләре бара.6700
-
1 июль 2022 - 12:00Алабугалылар Санкт-Петербургта яшәүчеләргә бәйрәм бүләк итте 25 июньдә Ленинград өлкәсендәге Всеволожск районының Энколово авылында кыр эшләре тәмамлану уңаеннан халык күңел ачты.4800
-
3 июль 2022 - 09:00Алабуга районында сөт җитештерү артты Бер тәүлектә савып алынган сөт күләме 73 тонна тәшкил итте.3500
-
3 июль 2022 - 12:00Әбисеннән калган истәлекне саклый «Алабуга нуры» нда «Гаилә истәлекләре» акциясе дәвам итә.2400
-
3 июль 2022 - 14:00Алабугада җәядән ату буенча турнир узачак Шәһәрдә беренче тапкыр Җәядән ату буенча Татарстан Республикасында беренче Бөтенроссия турниры оештырылачак.1500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423602, Республика Татарстан, Елабужский район, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика