Изгелекләр халык күңеленнән китмәс

Шунысы куандыра: милләтебезнең асыл сыйфатлары яши, халкыбыз дини йолаларыбызга битараф түгел, үсеп килүче буыннарга үрнәк булырлык гамәлләр кылып, игелек сабакларын бирүен дәвам итә.
Бу көннәрдә миңа Җәмигъ мәчетенә йөрүче өлкәннәр белән сөйләшергә туры килде. Өлкәннәр көне турында сүз чыккач, алар быел бу уңайдан мәчеттә шәһәребезнең имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов тәкъдиме белән оештырылган кичә турында бәян иттеләр. 3 октябрьдә бирегә мөхтәрәм әби-бабайларны чакырып, алар өчен бәйрәм табыны оештырганнар.
- Кичәдә мәртәбәле өлкәннәребез күп иде. Мәсәлән, Галимҗан хәзрәт Ягъфәров, ул шәһәрнең иске өлешендәге "Нур" мәчетенең беренче хәзрәтләреннән берсе, аны төзекләндерүдә үзеннән зур өлеш керткән кеше. Аның өчен икеләтә бәйрәм булды, без аны туган көне белән дә тәбрикләдек, 84 яше тулды, - ди Зөләйха Вафина.
90нчы еллар искә төште. Тойма урамы, 34нче йорт бинасын мәчет итүгә рөхсәт алганнан соң, Фирүс Шәфыйков тырышлыгы бәрабәренә (аның белән бергә шәһәр советыннан карар юллап йөргән Тәскирә апа Шәрипованың җаны оҗмахта булсын) ул төзекләндерелгән иде. Сабирҗан бабай Мөхтәров, Зәйнәгытдин бабай Камалетдинов, Мөхәммәтҗан бабай Гайнанов, Ильяс бабай Якупов һәм башкалар ул чагында бик булышты. Хәтта әбиләр читтә калмады. Диния, Фәйрүзә әбиләр, Миңлегаләм, Нурлыбанат, Камилә абыстайлар да ярдәм итте. Шәһәрнең өске өлешендәге төп мәчетебезне бар итүдә ярдәме тиючеләрне санап кына да бетерерлек түгел. Алабугада яшәүче татар, рус, мари, чуаш, удмурт һәм башка милләт вәкилләре бергәләшеп торгызган, 2001 елның языннан эшләп киткән мәчет мәһабәт манарасы белән әллә кайлардан күренеп тора.
Зөләйха ханым әйтүенә караганда, кичәдә иллеләп кеше җыелган. Мәчетләребезне торгызуда башлап йөргән, хәзер инде арабыздан киткән мөселманнар рухына багышлап дога кылганнар.
- Актив әби-бабайларыбыз күп безнең. Зирәк апа Садыйкова бирегә укырга йөргән иде, хәзер үзе дәресләр бирә, мәдрәсәгә килә алмаучылар янына үзе йөреп укыта. Тәлгать хәзрәт Каюмов, Рөстәм хәзрәт Хадиевне халык бик ихтирам итә, - ди Зөләйха ханым.
Мәчет эшчәнлегенә һәрвакыт булышып йөргән Сания, Галия, Тәгъзимә апаларны да җылы сүз белән телгә алды ул. Миргарифан бабай Давытовның (үзе вафат инде, урыны җәннәттә булсын) хәләл җефете Гадәния апаны да мәҗлескә чакырганнар. Бәйрәм ашларын Вәсилә апа әзерләгән. Сәламәтлеге йомшак булу сәбәпле килә алмаучыларны да онытмаганнар, һәммәсен искә алып, өйләренә шалтыратып, бәйрәм белән котларга тырышканнар.
Мәчет ишекләре һәркемгә ачык. Кизү торучы Рафаил, Рәшит, Әхтәм бабайлардан башлап, мәчетнең матди ягын кайгыртучыларның да барысына рәхмәт укый бирегә йөрүчеләр. Сәгъдәтҗан хәзрәт Зарипов, Равил хәзрәт Мостафин, Наил хәзрәт Габдрафиков, Марс Фәезов һәм башкалар -динебез яшәсен дип хезмәт итүчеләр.
Мөселманнар өммәтеннән булган татарларның ерак әби-бабайларыбыздан калган матур гадәтләрен, дини йолаларын, белемгә омтылышны саклавы безне милләт буларак яшәтә. Саф күңелле, якты йөзле булу, олыларны хөрмәтләү, бер-беребезне ихтирам итү көн дә кирәк, ул бит безнең тамырлардан килә.
Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов әйтүенчә, динебез шулай өйрәтә:
- Пәйгамбәребез әйткән: "Кем яшьләргә мәрхәмәтле булмаса, һәм өлкәннәрнең хаккын хакламаса, ул безнең өммәттән түгел".
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 май 2022 - 09:11Рөстәм Нуриев: «Яшьләрнең ил тарихы белән күбрәк кызыксына башлавы, аның бөек үткәненә ихтирамы сөендерә»Алабуга районы башлыгы музей хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.2900
-
16 май 2022 - 11:37Татарстанда Сабантуй бәйрәмен үткәрү көннәре билгеле Татарстан Президенты Сабантуй бәйрәмен үткәрү турында Указга кул куйган.24200
-
15 май 2022 - 15:30Алабуга урамнарын юкә һәм миләшләр бизәде Май бәйрәмнәре алдыннан шәһәр урамнарында яңа агач үсентеләре утыртылды.18200
-
16 май 2022 - 10:15Алабугада «Аҗаган» хәрби-спорт уенының зона этабы узды Анда Татарстанның 6 районыннан килгән командалар катнашты.16900
-
15 май 2022 - 13:00Алабуга ветераннарына Җиңү көненә бүләкләр тапшырылды Шәһәр һәм район ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына азык-төлек тупланмасы бирелде.16800
-
15 май 2022 - 09:00Алабуганың 40нчы балалар бакчасында патриотик тәрбиягә багышланган чара узды Биредә хәрби истәлекләр куелган күргәзмә дә бар иде.16400
-
16 май 2022 - 16:41Синоптиклар кырау турында кисәтә Яңгырлы суык һава торышы атна ахырына урнашачак.11800
-
16 май 2022 - 15:46Алабугада атна эчендә 3 караклык очрагы теркәлгән Шуларның берсе ачылган.11000
-
17 май 2022 - 16:35Алабугалыларны иртәнге рейд турында кисәтәләр Иртәгә Алабуга-Гари-Абалач юлында дәүләт инспекторлары тикшерү үткәрәчәк.10100
-
16 май 2022 - 09:27«Алабуга нуры» газетасына язылу дәвам итә Газеталарга почта бүлекчәләрендә язылырга була.9200
-
17 май 2022 - 13:27Алабуга укытучыларына ноутбуклар тапшырдылар Яңа техниканы шәһәр һәм районның төрле мәктәпләреннән ун укытучы алды.9000
-
17 май 2022 - 14:19Рөстәм Нуриев муниципаль конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләде Алабуга районы башлыгы «Җиңүне каршылап» һәм «Тыл фронтка» конкурсларында җиңүчеләргә бүләк тапшырды.9000
-
16 май 2022 - 13:34Алабугада Спас ярминкәсе августта узачак Катнашучыларны рәсми рәвештә теркәү башланган инде.8900
-
16 май 2022 - 14:09Тузганак балы Тузганак балы ясадыгызмы әле? Җитешмәгән булсагыз, сәламәтлек өчен бик файдалы кайнатма рецепты белән уртаклашабыз.8800
-
17 май 2022 - 10:43Алабугада атна эчендә 16 гаилә низагы чыккан Бу турыда полиция бүлегендә хәбәр итәләр.8600
-
15 май 2022 - 10:30«Алабуга нуры» газетасының редакциясендә Дилбәр Булатова китабын алырга була Башкортстанда яшәп иҗат итүче Дилбәр Булатованың әлеге повесте укучыга тирән эчке кичерешләр, мавыктыргыч кискен конфликт тәкъдим итә.8500
-
17 май 2022 - 12:06«Алабугада җәйге кичләр»нең кайчан узачагы билгеле Быел ул дүртенче мәртәбә үткәреләчәк.8400
-
16 май 2022 - 09:40Алабуга районында 4 айда 778 тонна ит җитештерелгән Бу сан узган ел белән чагыштырганда 4 процентка арткан.8300
-
17 май 2022 - 08:30Алабуга спортчысы авыр атлетика буенча Бөтенроссия ярышларында катнашты Шәһәр һәм республика данын «Яшьлек» спорт мәктәбе спортчысы яклады.8300
-
17 май 2022 - 15:40Соңгы кыңгырау бәйрәмен һәм чыгарылыш кичәләрен үткәрү көннәре билгеләнде Быел аларны элеккечә үткәрергә тәкъдим ителә.8200
-
17 май 2022 - 09:14Команда АО «Транснефть — Прикамье» приняла участие в Казанском марафоне Команда АО «Транснефть — Прикамье» приняла участие в ежегодном Казанском марафоне.8000
-
16 май 2022 - 09:09Работники АО «Транснефть — Прикамье» отмечены знаками отличия ГТО Работники АО «Транснефть — Прикамье» получили знаки отличия Всероссийского физкультурно-спортивного комплекса (ФЗСК) «Готов к труду и обороне» (ГТО).7700
-
17 май 2022 - 07:22Бавырның сәламәтлеген кайгыртыйк Моның өчен ниләр ашарга кирәклеген сөйлибез.7400
-
18 май 2022 - 07:15Сирень чәчәге белән дәваланабыз Сирень чәчәге күп кенә авырулардан котылырга булыша.5300
-
18 май 2022 - 10:28Представители АО «Транснефть — Прикамье» провели профориентационные мероприятия в г. Ижевске Специалисты АО «Транснефть — Прикамье» провели серию мероприятий по привлечению перспективных кадров из числа студентов Ижевского промышленно-экономического колледжа и Ижевского индустриального техникума им. Е.Ф. Драгунова.4800
-
18 май 2022 - 12:14КФУның иң яхшы «Автомен» һәм «Автоледи» лары КФУның Алабуга институты студентлары арасында иң яхшы машина йөртүчеләрнең исемнәре билгеле булды.4400
-
18 май 2022 - 09:35Алабугада музейлар көне уза Халыкара музейлар көне — ел саен 18 майда билгеләп үтелә торган бәйрәм.4000
-
18 май 2022 - 08:28Алабугада яңа тротуарлар төзелә Төзелеш эшләрен 1 июньгә кадәр тәмамлау планлаштырыла.3400
-
18 май 2022 - 09:11Рөстәм Нуриев: «Яшьләрнең ил тарихы белән күбрәк кызыксына башлавы, аның бөек үткәненә ихтирамы сөендерә» Алабуга районы башлыгы музей хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.2900
-
18 май 2022 - 13:34Алабугада иртәнге рейд вакытында 9 хокук бозучы ачыкланды Аларга административ беркетмәләр төзелде.1900
-
18 май 2022 - 15:35Каты кортны ничек бетерергә Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Франс Хәлилов җавап бирә.1900
-
18 май 2022 - 16:05Алабуганың 2нче мәктәбенә янгын сүндерүчеләр килде Бинадан 2 кешене коткардылар.1700
-
18 май 2022 - 16:22Рөстәм Миңнеханов ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган күргәзмәне ачты Тантанада Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин да катнашты.1300
-
18 май 2022 - 16:42«Кешеләр салоннан очып чыкты». Яшь гаилә коточкыч авариягә очраган Пермь — Екатеринбург трассасында авариядә нәни бала имгәнгән, аның әтисе һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.1000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423602, Республика Татарстан, Елабужский район, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика