Алабуга нуры

«Күңелемдә яңа җырлар туа, яшим бар дөньяны яратып»

Кулымда – җирле шагыйрә Кадрия Наилнең шигырьләре тупланган китаплары.

Бу каләм иясенең йөрәгенә нинди серләр яшерелгәнен тулырак белү өчен, зур кызыксыну белән китап битләрен ачам... Моның сәбәбе дә бар — 1 августта шагыйрә үзенең олуг юбилеен — 70 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә.
Газетабызның тугры дусты, берсеннән-берсе матур, эчтәлекле шигырьләре белән укучыларны сөендереп торучы Кадрия апа тумышы белән Актаныш районы Зөбәер авылыннан. Аның балачак һәм үсмер еллары Мөслим районының Симәк авылында үтә. Мәктәпне тәмамлагач, шәфкать туташы булу хыялы белән медицина училищесына юл тота һәм гомерен шәфкать туташы хезмәтенә багышлый. Бүгенге көндә якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп, Алабуга шәһәрендә яши.
Һәрбер шагыйрь, язучы үзенең укучыларын табарга хыяллана. Кадрия Наил шигърияткә соңлап керсә дә, аның инде үз укучылары бар. 2008 елда шигырьләрен туплап, беренче җыентыгын чыгарганнан соң, аның каләменнән аерылган бер генә көне дә юк. 
Шигъри күңелле кешеләр күп ул дөньяда, ләкин һәр сүзең белән күңелеңне ак кәгазь битләренә ачып сала алу, кеше күңеленең иң нечкә кылларын тибрәтердәй, авыр чакта юатырдай шигъри сүзләр табу сәләте бик азларга гына бирелгәндер ул. Газетабыз битләрендә үзенең шигъри тәлгәшләре белән укучыларны сөендерүче Кадрия Наил — әнә шундыйларның берсе.
Кадрия апаның шигырьләре көйләп тора, шуңа күрә аның иҗат җимешләренә композиторларыбыз көйләр иҗат иткән. Бүгенге көндә Кадрия ханым сүзләренә Владимир Мироваев, Рубис Зарипов һәм башкалар язган җырларны Диләрә Мироваева, Гөлсирин Абдуллина кебек җырчылар репертуарында һәрдаим ишетеп торабыз.
Шагыйрәнең нинди генә темаларга язылган шигырьләре юк: мәхәббәт, туган як, туган нигез, ата-ана, туганнар кадерен белү, табигать гүзәллеге, ел фасылларының үзенчәлеге һәм башкалар. Аларны укыганнан соң, син бер мизгелдә балачакка кайтып, тал бишекләрдә атынасың, кырда үскән зәңгәр кыңгыраулар белән серләшәсең, яланаяк инеш буйларын кат-кат урыйсың, мичтән чыккан ипекәйнең исен, тәмен сизәсең...
Мәхәббәт темасын яктырткан шигырьләре аерым бер үзенчәлеккә ия.
«...Адәм баласын якты дөньяга килгән минутлардан башлап мәхәббәт, ярату төреп ала һәм гомер буе озатып бара. Барыбызның да күңел түрләрендә мәктәп, үсмер, гүзәл яшьлек чорында кичергән иң саф, иң якты, матур хисләребез саклана. 
Мәхәббәт хисе күңелләрне олыгайган көннәрдә дә читләп үтми. Бары тик мәхәббәт кенә безгә яшәргә көч бирә, киләчәккә өметләр уята, иртәгәсе көнгә ышанычны арттыра. Гомумән, җирдә булган бар тереклек яратуга бәйләнгән...», — дип язылган «Миләшләр балланганда» дип аталган китабының кереш өлешендә. Бу җыентыкка аның шушы якты хискә багышланган шигъри тәлгәшләре кергән. 
Хәзерге вакытта да Кадрия апа канатланып иҗат итә. Ул бүгенге тормышыннан бик канәгать һәм яшәвенең һәр мизгеленә рәхмәт әйтеп яши. Рәхмәт сиңа Ходаем, дигән шигыре шуның ачык дәлиледер, мөгаен.

Бәхет арты бәхет биреп язмыш
Сөендерә гомер көзендә.
Көзләр диеп тормый — чәчәк ата
Яз гөлләре минем күңелдә.

Шундый матур минем гомер көзе,
Күз тимәсен берүк аңарга.
Сөенечтән, бары куанычтан
Күз яшьләрем тора тамарга.

Нәрсә соң ул миңа гомер көзе,
Күңелемдә язлар булганда.
Яшь чактагы кебек җилкендереп,
Йөрәгемә хисләр тулганда.

Гомер көзләремдә килгән бәхет,
Язмыш бүләгедер, мөгаен.
Бәхет, шатлык, куанычлар өчен
Рәхмәт әйтәм сиңа, Ходаем.
Без үз чиратыбызда Кадрия ханыма уңышлар телибез, иҗат чишмәләрегез мәңге саекмасын. Хезмәттәшлегебез алга таба да дәвам итсен, газетабыз укучыларын матур шигырьләрегез белән киләчәктә дә сөендереп торырга язсын!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: