Сәләтле балалар өчен ял урыны
Иске Мурзиха авылында “Сәләтле балалар академиясе” профильле лагере эшли башлады.
Лагерь башлангыч мәктәп бинасында урнашты.
“Сәләтле балалар академиясе” сменасының беренче эш көнендә лагерьне ачу тантанасы булды.
– Балалар бездә бөтенләй бушлай ял итәләр, шул исәптән туклану һәм автобуста йөрү бушлай. Эшебездә безгә район башлыгы Геннадий Емельянов зур ярдәм күрсәтә, шуның өчен без аңа бик рәхмәтле. Балалар лагерь дәвамында билгеле бер төр юнәлештәге фәннәр белән шөгыльләнәчәк. Лагерьне оештыру максаты – балаларны олимпиадаларга әзерләү. Укучылар ике сменада ял итәчәк. Беренче смена – химия һәм биологиягә, ә икенчесе – математика фәннәрендә уңыш яулаган балалар өчен оештырыла, – ди лагерь кураторы Гөлнур Җиһаншина.
“Сәләтле балалар академиясе” – бу көн буе балалар уйный һәм ял итә торган гадәти лагерь түгел, аның катнашучылары – районыбызның 20 актив баласы. Әлеге профильле сменада – олимпиадаларда, төрле конкурсларда җиңүчеләр һәм призлы урыннар яулаучылар. Алар математика, физика, информатика, физик тәрбия дәресләренә, психолог шөгыльләренә һәм экскурсияләргә йөриячәк. Балалар белән шәһәр мәктәпләренең тәҗрибәле педагоглары шөгыльләнәчәк. Шулар арасында 8нче мәктәп укытучысы Рушания Нурдәүләтова һәм 3нче мәктәптән Лиана Якупова бар. Әйтүләренә караганда, дәресләр көн саен 45 минут дәвамында узачак, әмма алар гадәти дәресләр түгел, балалар төрле биремнәр рәвешендә тагын да катлаулана торган программа буенча белем алачак. Сменаның ахырында, нәтиҗә итеп, барлык балалар да проек тәкъдим итәргә тиеш. Аларда алар җирле флора һәм фаунаны өйрәнү тәҗрибәсе турында сөйләячәк.
– Узган елда мин биредә укучылар белән эшләдем инде. Алар белән дәрес алып бару үзе бер рәхәт. Барлык укучылар да акыллы һәм бик талантлы, һәрвакыт уку процессында актив катнашалар, – диде Рушания Нурдәүләтова.
Фән педагогларыннан тыш, бу лагерьда тәрбияләнүчеләр белән психологлар да шөгыльләнә. Алар команда һәм лидерлык сыйфатларын формалаштыруга, балалар арасында аралашуны җайга салуга ярдәм итә торган тренинглар үткәрә.
– Бу лагерьга инде икенче тапкыр килдем. Быел да мине бирегә чакыргач, шатландым. Узган җәйдә мин бер ел дәвамында аралашырга кызыккан балалар белән таныштым һәм күпләрнең бүген очраганына шат. Монда ял итүнең уңай ягы – без күп яңа мәгълүмат алачакбыз, кайберәүләр, мәсәлән, мәктәптә әле таныш булмаган фәннәр белән таныша. Былтыр безгә химия турында кызыклы итеп аңлаттылар, – ди 6нчы сыйныф укучысы Алинә Нәҗмиева.
Мәгариф идарәсе башлыгының тәрбия эшләре буенча урынбасары Антон Кузнецов, лагерь башшлагы Ксения Харченко һәм Мурзиха авыл җирлеге башлыгы Илдар Гаделшин укучыларны сәламләде һәм аларга яңа белемнәр алырга гына түгел, яхшы ял да итәргә теләделәр.
Эльвира ВӘЛИЕВА
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 май 2022 - 09:11Рөстәм Нуриев: «Яшьләрнең ил тарихы белән күбрәк кызыксына башлавы, аның бөек үткәненә ихтирамы сөендерә»Алабуга районы башлыгы музей хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.2700
-
16 май 2022 - 11:37Татарстанда Сабантуй бәйрәмен үткәрү көннәре билгеле Татарстан Президенты Сабантуй бәйрәмен үткәрү турында Указга кул куйган.24200
-
15 май 2022 - 15:30Алабуга урамнарын юкә һәм миләшләр бизәде Май бәйрәмнәре алдыннан шәһәр урамнарында яңа агач үсентеләре утыртылды.18100
-
16 май 2022 - 10:15Алабугада «Аҗаган» хәрби-спорт уенының зона этабы узды Анда Татарстанның 6 районыннан килгән командалар катнашты.16900
-
15 май 2022 - 13:00Алабуга ветераннарына Җиңү көненә бүләкләр тапшырылды Шәһәр һәм район ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына азык-төлек тупланмасы бирелде.16700
-
15 май 2022 - 09:00Алабуганың 40нчы балалар бакчасында патриотик тәрбиягә багышланган чара узды Биредә хәрби истәлекләр куелган күргәзмә дә бар иде.16300
-
16 май 2022 - 16:41Синоптиклар кырау турында кисәтә Яңгырлы суык һава торышы атна ахырына урнашачак.11800
-
16 май 2022 - 15:46Алабугада атна эчендә 3 караклык очрагы теркәлгән Шуларның берсе ачылган.11000
-
17 май 2022 - 16:35Алабугалыларны иртәнге рейд турында кисәтәләр Иртәгә Алабуга-Гари-Абалач юлында дәүләт инспекторлары тикшерү үткәрәчәк.10100
-
16 май 2022 - 09:27«Алабуга нуры» газетасына язылу дәвам итә Газеталарга почта бүлекчәләрендә язылырга була.9200
-
17 май 2022 - 14:19Рөстәм Нуриев муниципаль конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләде Алабуга районы башлыгы «Җиңүне каршылап» һәм «Тыл фронтка» конкурсларында җиңүчеләргә бүләк тапшырды.9000
-
16 май 2022 - 13:34Алабугада Спас ярминкәсе августта узачак Катнашучыларны рәсми рәвештә теркәү башланган инде.8900
-
17 май 2022 - 13:27Алабуга укытучыларына ноутбуклар тапшырдылар Яңа техниканы шәһәр һәм районның төрле мәктәпләреннән ун укытучы алды.8900
-
16 май 2022 - 14:09Тузганак балы Тузганак балы ясадыгызмы әле? Җитешмәгән булсагыз, сәламәтлек өчен бик файдалы кайнатма рецепты белән уртаклашабыз.8800
-
17 май 2022 - 10:43Алабугада атна эчендә 16 гаилә низагы чыккан Бу турыда полиция бүлегендә хәбәр итәләр.8600
-
15 май 2022 - 10:30«Алабуга нуры» газетасының редакциясендә Дилбәр Булатова китабын алырга була Башкортстанда яшәп иҗат итүче Дилбәр Булатованың әлеге повесте укучыга тирән эчке кичерешләр, мавыктыргыч кискен конфликт тәкъдим итә.8500
-
17 май 2022 - 12:06«Алабугада җәйге кичләр»нең кайчан узачагы билгеле Быел ул дүртенче мәртәбә үткәреләчәк.8300
-
16 май 2022 - 09:40Алабуга районында 4 айда 778 тонна ит җитештерелгән Бу сан узган ел белән чагыштырганда 4 процентка арткан.8200
-
17 май 2022 - 08:30Алабуга спортчысы авыр атлетика буенча Бөтенроссия ярышларында катнашты Шәһәр һәм республика данын «Яшьлек» спорт мәктәбе спортчысы яклады.8200
-
17 май 2022 - 15:40Соңгы кыңгырау бәйрәмен һәм чыгарылыш кичәләрен үткәрү көннәре билгеләнде Быел аларны элеккечә үткәрергә тәкъдим ителә.8200
-
17 май 2022 - 09:14Команда АО «Транснефть — Прикамье» приняла участие в Казанском марафоне Команда АО «Транснефть — Прикамье» приняла участие в ежегодном Казанском марафоне.8000
-
16 май 2022 - 09:09Работники АО «Транснефть — Прикамье» отмечены знаками отличия ГТО Работники АО «Транснефть — Прикамье» получили знаки отличия Всероссийского физкультурно-спортивного комплекса (ФЗСК) «Готов к труду и обороне» (ГТО).7600
-
17 май 2022 - 07:22Бавырның сәламәтлеген кайгыртыйк Моның өчен ниләр ашарга кирәклеген сөйлибез.7400
-
18 май 2022 - 07:15Сирень чәчәге белән дәваланабыз Сирень чәчәге күп кенә авырулардан котылырга булыша.5100
-
18 май 2022 - 10:28Представители АО «Транснефть — Прикамье» провели профориентационные мероприятия в г. Ижевске Специалисты АО «Транснефть — Прикамье» провели серию мероприятий по привлечению перспективных кадров из числа студентов Ижевского промышленно-экономического колледжа и Ижевского индустриального техникума им. Е.Ф. Драгунова.4500
-
18 май 2022 - 12:14КФУның иң яхшы «Автомен» һәм «Автоледи» лары КФУның Алабуга институты студентлары арасында иң яхшы машина йөртүчеләрнең исемнәре билгеле булды.4100
-
18 май 2022 - 09:35Алабугада музейлар көне уза Халыкара музейлар көне — ел саен 18 майда билгеләп үтелә торган бәйрәм.3600
-
18 май 2022 - 08:28Алабугада яңа тротуарлар төзелә Төзелеш эшләрен 1 июньгә кадәр тәмамлау планлаштырыла.3300
-
18 май 2022 - 09:11Рөстәм Нуриев: «Яшьләрнең ил тарихы белән күбрәк кызыксына башлавы, аның бөек үткәненә ихтирамы сөендерә» Алабуга районы башлыгы музей хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.2700
-
18 май 2022 - 15:35Каты кортны ничек бетерергә Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Франс Хәлилов җавап бирә.1600
-
18 май 2022 - 13:34Алабугада иртәнге рейд вакытында 9 хокук бозучы ачыкланды Аларга административ беркетмәләр төзелде.1500
-
18 май 2022 - 16:05Алабуганың 2нче мәктәбенә янгын сүндерүчеләр килде Бинадан 2 кешене коткардылар.1000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423602, Республика Татарстан, Елабужский район, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика