Алабуга нуры

Алабуга районы

ҖӘМГЫЯТЬ

Яңгырсыз эсселек тагын күпме дәвам итәчәк: гөмбә, бал, көзге уңышка синоптик фаразы

Августта һава температурасы нормадан 3-5 градуска югарырак.

Татарстанда кабат урманнарга керергә ярамый
Эссе һава торышы аркасында республика урманнарына керүне чикләү киләсе өч атнага кертелде. Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгында "Татар-информ«га шулай дип белдерделәр. «Карарны ТР Министрлар Кабинеты имзалады, һәм ул хокукый мәгълүматның Республика порталында урнаштырылачак. Мондый чикләү җәйгә икенче тапкыр кертелә. Беренче чикләү 8 июльдә 21 календарь көнгә игълан ителгән иде», — дип белдерделәр министрлыкта.

Республика хөкүмәте карары нигезендә, чикләүләр 9 августтан Әлмәт, Арча, Баулы, Болгар, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Идел буе һәм башка урманчылыклар территориясендә кертелде. Тыю вакыты 21 көнгә билгеләнгән, әмма кирәк булганда озайтылырга мөмкин.

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгында 2021 елда аномаль эсселек аркасында урманнарга керүне чикләүләр биш тапкыр кертелгәнен искә төшереп үттеләр. Узган ел безнең төбәк территориясендә 210 гектар мәйданда 19 урман янгыны теркәлгән иде. Быел исә урман янгыннары булмады, әмма бүгенге көндә 397 термик үзәк теркәлгән.

«Августта температура нормадан 3-5 градуска югарырак»
Татарстанда августның беренче, аномаль эссе декадасы тәмамлана. Аның уртача температурасы 23,6 градус тәшкил итте, бу июль күрсәткечләренә тиң. Норма буенча хәзер Казанда уртача тәүлеклек температура 18-19 градус тирәсендә булырга тиеш. Ә ни өчен шулай эссе соң?

«Бу Европа, Россиянең Европа һәм Азия өлешләренең бөтен территориясен Атлантик океаннан килгән зур антициклон каплап алуы белән аңлатыла. Ул гаять зур, киң, бөркеп алган антициклон. Шактый югары атмосфера басымы да шуның белән бәйле. Ул озак вакытлар үзгәрми, шуңа күрә бик эссе һава торышы күзәтелә, болытлар аз, кояш каты кыздыра. Болар барысы да климатик нормадан 3-5 градуска югарырак температурага сәбәпче», — дип аңлатты профессор, КФУның география фәннәре докторы Юрий Переведенцев.

Антициклонда явым-төшем булмый, шуңа күрә август башыннан Татарстан башкаласында яңгырлар күзәтелмәде. Соңгы яңгырлар безнең шәһәрдә 27 июльдә явып үтте. Җәй азагындагы айда Казанда уртача айлык явым-төшем нормасы 60 мм тәшкил итә, ә уртача айлык температура — 17,5 градус. А0бсолют температура рекордлары әлегә булмады.

«32 градуслы максималь температуралар Казанда 7 һәм 8 августта теркәлде. Безнең шәһәрдә августның беренче декадасындагы рекордлы күрсәткечләр метеокүзәтүләр тарихында 2010 елда күзәтелгән, ул вакытта 35-36 градустан эссерәк булды», — дип хәбәр итте КФУ метеостанциясе мөдире Сергей Дмитриев.

Августның беренче декадасында Казанда уртача температура норма буенча 20,5 градусны тәшкил итәргә тиеш, әмма хәзер ул 3-5 градуска югарырак. 9 августта Казанда көндезге сәгатьләрдә термометр баганасы янә 30 градуска кадәр күтәрелде.

«Быел һава торышы логик эзлеклектә бара. Яз салкын килде, чөнки Арктика салкын агымнарны безнең өстәге иңкү урыннарга китерде. Кайчандыр бу атмосфера үзгәрергә тиеш иде, һәм хәзер бу урыннарга гигант антициклон килде», — дип ачыклык кертте Юрий Переведенцев.

Галим аңлатуынча, мондый антициклоннар, гадәттә, озак вакытка килә. Алар ай дәвамында торырга мөмкин. Бу атнада — чәршәмбе көннән пәнҗешәмбегә — Казанга көчле салкын фронт килде, бераз явым-төшем ихтималы булды һәм температураны 26-27 градуска кадәр төшерде. Әмма атна ахырында кабат кыздыра башлаячак.

«Сулыклар «чәчәк ата», пычранган һава сулыйбыз»
Переведенцев сүзләренчә, антициклоннар вакытында җил талгын була, юк дәрәҗәсендә. Болай булганда, пычранган һава таралмый, бигрәк тә зур шәһәрләрдә аска утыра дигән сүз.

«Атмосфераны яңгырлар һәм көчле җил чистарта, хәзер берсе дә юк. Антициклоннарда һава агымнары тәртипкә салынган. Болар барысы да төшә, һава аска утыра», — дип аңлатты КФУ профессоры.

Быел җәй эссе килгәнлектән, сулыклар вакытыннан алда суүсемнәр белән капланды. Акмый торган су «чәчәк ата», Казансу һәм Идел инде яшел, аларда коену уңайсыз. Дым җитмәүдән үсемлекләр шәлперәя, һәм ул буласы уңышка тискәре йогынты ясарга мөмкин. Юрий Переведенцев фикеренчә, төп бәла — янгын куркынычы.

"Себердә урманнар яна, янгыннарның мәйданы арта, меңләгән кеше бу "сугыш кыры"нда мәшгуль. Якутия, Ханты-Мансийск — ул төньяк территорияләр, әмма анда да температура 30 градустан югары күтәрелә. Янгын куркынычы Татарстан урманнарында да саклана«, — дип саный профессор.

Переведенцев сүзләренчә, антициклон Африка эссесе белән туры килә. Аның аркасында Көнбатыш Европада уңыш корый. Эсседә күп кешеләргә кыен. Переведенцев кеше өчен уңайлы температураның 18 градус булуын әйтә. 30 градуслы эсселек вакытында өлкән яшьтәгеләр һәм хроник авырулары булган кешеләр интегә.

Эсселек озакка барырмы? КФУ профессоры фикеренчә, антициклон йогынтысы августның икенче яртысында да сакланыр, дигән фараз бар. Һәрхәлдә, алдагы декада Казанда кызу булыр, аномалия 3-4 градус тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта җәйнең соңгы аеның икенче яртысында көннәр акрынлап кыскара бара, төннәр озыная һәм салкыная. Россиянең Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү буенча федераль хезмәте фаразынча, сентябрь аенда Казанда һава торышы шулай ук җылы булачак.

Урман җиләкләре тамырдан пешә, бал аз булачак
Челләдән күрше төбәкләрдә яшәүчеләр дә әлсерәгән. «Большая Кокшага» тыюлыгының өлкән фәнни хезмәткәре Геннадий Богданов август башының икенче ел рәттән Марий Элда аномаль эссе булуын сөйләде.

«Инде өч-дүрт көн көндезге температура 30 градустан артып китте. Өлгереп килә торган урман җиләкләре — нарат җиләге (брусника) һәм мүк җиләге (клюква) мондый эсселек вакытында «пешеп бетәргә» мөмкин. Ә баллы үсемлекләр нектар бүлүдән туктый яки аны бик кыска вакытка гына бүлеп чыгара. Димәк, кортларның табигый балы аз булачак, кайбер умартачыларга аларны шикәр белән тукландырырга туры киләчәк. Төклетураларга тагын да катлаулырак булачак, чөнки аларны берәү дә ашатмый», — дип сөйләде ул.

Белгеч фаразлавынча, урманнарда эсселек аркасында шомырт, миләш һәм балан уңышы начар булыр дип көтелә. Хәзер чәчәк ата торган күп кенә яшелчә культураларының (томатлар, кыяр, ташкабаклар һ.б.) эсседә чәчәкләре стерильгә әверелә һәм җимеш бирми торган була. Биолог аномаль һава торышының башка нәтиҗәләрен дә билгеләп үтте.

«Быел бездә Йошкар-Ола өстеннән 6 августта ук көнбатышка һәм төньяк-көнбатышка оча торган кара каргалар, чәүкәләр һәм ала каргалар өерләре күренде. 40-50 минут буе йөз мең башка кадәр бетмәс-төкәнмәс төркемнәр күзәтелде. Яр карлыгачлары бетте инде. Мондый челләдә аларның ризыклары кими — ике канатлы бөҗәкләр азая, чөнки урманнарда бөтен җыелып торган сулар кипкән диярлек. Узган елдагы кебек үк, сазлы урманнарда хәзер кроссовкалар яки җиңел аяк киеме белән генә дә йөрергә мөмкин», — дип белдерде «Зур Кокшага» тыюлыгы хезмәткәре.

Тагын Богданов Марий Элның көньяк һәм көньяк-көнбатыш районнарында каен яфраклары саргаюын һәм хәтта коела башлавын хәбәр итте. Чыккан гөмбәләр кибә яки кортлый. Явым-төшем булмау аркасында үләннәр сула башлаган, урманда янгын куркынычы нык арткан, ә урманнарда һәм күлләрдә ял итүчеләр саны тагын да күбәйгән. «Ташлап калдырылган бер шырпы да янгын чыгарырга мөмкин», — дип кисәтте Богданов.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев