Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Акча аяк астында гына: алабугалы гөмбә сатып, машина алган

Алабуга районының Дөм-Дөм авылында гомер итүче Гөлнур Сәлимгәрәева үз тырышлыгы белән машина алырлык акча эшләгән.

Татарстанда гөмбә җыю чоры бара. «Тыныч ау» сезоны җитү белән табигать байлыкларыннан авыз итәргә теләүчеләр урманнарга юл тота.
Гөмбә татар халык ашларына хас ризык түгел, ләкин аны җыю белән элегрәк кайбер кешеләр генә мавыккан булса, соңгы елларда гөмбәгә күпләр йөри. Алабуга районы авылларында да әлеге табигать байлыгын җыю белән мавыгучылар җитәрлек. Шундыйларның берсе — Дөм-Дөм авылында гомер итүче Гөлнур Сәлимгәрәева. Моннан кала Гөлнур ханым иртә яздан үләннәр дә киптерә, себерке бәйли, җиләккә йөри, кышка бик күпләп салатлар ясый... Аның булдырганнарын санап бетерерлек түгел. Кыскасы, иртә таңнан кичкә кадәр нәрсә беләндер мәшгуль ул. Авыл җирендә шулай инде, эш тавык чүпләсә дә бетәрлек түгел.
Тумышы белән Гөлнур ханым Дөм-Дөм авылыннан. Алабугада медицина училищесын тәмамлап, аннары Яр Чаллыда эшләгән. Янә Дөм-Дөмгә күченеп кайтканына быел ун ел була. 
Гөмбә җыярга әнисеннән өйрәнгән ул, 8 яшьтән үк әнисенә ияреп урманга йөргән. Былтыр «тыныч ау» сезонын 12 июльдә башлаган булса, быел 7 июльдә керешеп, иң беренчеләрдән булып әтәч гөмбәсен җыйган.
«Гөмбәне үзебезнең яклардан да, Удмуртия урманнарыннан да җыябыз. Анда чиста, бернинди заводлар юк. Ниндидер аерым өстенлек биргән гөмбә юк дисәң дә була. Җыеп кайтабыз да, кайсын тозлыйбыз, кайсын маринадлыйбыз, икрасын ясыйбыз, киптерәбез, сатабыз да. Кыскасы, җаның теләгәнчә кулланырга була. Гөмбә сатып алырга теләүчеләр күп, халык аны яратып ала.»
Тырышкан табар, диләр бит. Иртә таңнан торып эшкә керешүче Гөлнур апа үз тырышлыгы аркасында бер елны хәтта машина алырлык акча эшләгән. Аның ныклы ихтыяр көче, максатчанлыгы, тырышлыгы — һәркем сокланырлык.
Әмма табигать нигъмәтләрен җыйганда төрле очракларга юлыгырга мөмкин. Шундыйларның берсе — елан очрату. Гөлнур Сәлимгәрәева сүзләренә караганда, ул һәрвакыт аягына күн итек киеп йөри, ә кулына таяк ала.
«Еланнардан бик куркам. Күн итек белән таякны кышка алып куеп торабыз да, иртә яздан тагын куллана башлыйбыз. Ул таяк йөртә-йөртә шомарып, ялтырап бетте инде. Шулай ныклап әзерләнеп йөрсәм дә, елан чакканы бар. Итегемдә аның теш эзләре калды хәтта. Күпме еллар урманга йөреп, башка куркыныч очракларга юлыккан булмады алай. Кабан дуңгызларын очратучылар да бар, мин үзем аларны ерактан гына күргән идем. Урман караучы бер тапкыр, ата кабанга гына эләгә күрмәгез, дип әйткән иде.» 
Хуҗабикәнең һәр гөмбәгә аерым рецепты бар. «Тавык шулпасына ак гөмбә салып пешергән аштан да тәмле әйбер юк, аның янында ресторандагы ашамлык бер читтә торсын», — ди ул.
Гөмбә җыючыларга үз киңәшен дә бирде Гөлнур ханым: үзегез белмәгән, шикләнгән гөмбәгә якын киләсе түгел. Агулы булмаганын тәгаен белгән очракта гына җыярга мөмкин.
Алабуга районы Морт авылында да гөмбә җыючылар шактый икән. Хәйдәр абый Гайнанов инде 50 елга якын "тыныч ау«га йөри. Гөреҗдә, нарат гөмбәләренә өстенлек бирә ул. 
«Үзебезнең Морт авылы урманнары бик бай, бирегә хәтта Алабугадан да килеп йөриләр. Гөмбә җыярга бик яратам, аннан күңелгә рәхәтлек алам. Берне күрсәң, икенчесен табасы килә, аннан өченчесен, дүртенчесен... Табылган саен эзлисе килеп тора. Элек урманда эшләдем, ул вакытта гөмбәне бик күп җыя идек. Кар эреп бетүгә үк, кәҗә гөмбәсе (сморчок) күренә башлый. Шулай итеп, бер гөмбә артыннан икенчесе дигәндәй, кара көзгә кадәр йөрдек. Хәзер алай күпләп җыйган юк инде, аз-азлап кына. Гөмбәләрне үзебез өчен әзерлибез — тозлыйбыз, маринадлыйбыз. Әйтик, ак гөмбә тозлау өчен бик әйбәт,» — дип уй-фикерләре белән уртаклашты Хәйдәр абый.
Гөмбә — тәмле ризык, шулай да ашарга яраклысын агулысыннан аера белергә, дөрес итеп әзерләргә кирәк.
«Татарстан-24» хәбәр иткәнчә, шушы көннәрдә Татарстанда бер гаилә гөмбә ашап агуланган. Нәтиҗәдә, гаиләнең өч әгъзасы хастаханәгә эләккән, ә бер баланы коткара алмаганнар. Табиблар икенче баланың гомерен саклап калу өчен көрәшә. Ачыкланганча, гаилә ак гөмбә кыздырып ашаган, шуннан соң хәлләре начарайган. Хәзер ашарга ярый торган гөмбәнең ни рәвешле зыян китерә алганлыгын тикшерәләр. Татарстанда гөмбәдән агулануның 12 очрагы теркәлгән. Алабуга районында әлегә бер очрак та юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев