Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Актив хезмәтчәннәр = төзек авыл

Гражданнарның үзара салым чараларын җәлеп итү барышында Алабуга районында 5 миллион сумнан артык акча үзләштерелгән: юллар төзекләндерелгән, балалар мәйданчыклары урнаштырылган, техника сатып алынган.

Бехтерево авыл җирлегендә танылган якташыбызкүренекле психиатр, невропатолог, академик Владимир Бехтерев исемен мәңгеләштерергә уйлыйлар. Үзара салым программасы нигезендә биредә сквер тирәсе төзекләндерелеп, стела урнаштырылачак. Бу хакта үткән елны узган  референдумда карар кылынган һәм 43 мең сум акча җыелган. Программа шартлары буенча, авыл халкыннан кергән һәр сумга республика бюджеты 4 тапкыр артык – гомуми күләмдә171 мең сумнан артык акча өстәгән.

Киләсе атнада ук диярлек Иске һәм Яңа Күклек, Мишка чокыры авыллары тыныч сулый алачак – су даими булыр дип көтелә. Анда су скважинасын бораулау эшләре тәмамланып килә.

– Иске скважинаны төзекләндерүдән мәгънә юк – ул тыгылган, шуңа күрә яңасын булдырырга уйладык. Үзара салымны һәр кешедән 300әр сум җыйдык, – дип аңлатты Иске Күклек җирлеге башлыгы Аркадий Бахметов. Республика бюджетыннан 270 мең сум акча өстәлгән. Бахметов тагын бер шатлык белән уртаклашты – үзара салым чараларына шулай ук трактор өйгече сатып алынган. Тракторны авыл җирлеге откан грант исәбенә алган булганнар. Хәзер юлларны чистаркан өчен, чит оешмаларга түләргә туры килмәячәк.

Мортта да тракторга сөенеп туя алмыйларалар аны шулай ук грант хисабына 2015 елда ук алган.

Бик табышлы булып чыкты. 1997 елдан эшлим, һәр кыш урамнарны кардан чистарту проблемага әверелә иде. Хәзер кышын урамнарыбызга каравы рәхәт – алар киң, бер кыенлыксыз йөрибез, – ди җирлек башлыгы Фәиз  Закиров. Тракторга өйгеч, чәчкеч алып, үзара салым программасы буенча тагылма сатып алынган, аны өмәләрдә, юл төзекләндерүдә вак таш китерү өчен кулланалар. Фәиз Закиров сүзләренә караганда, авыл матурлана бара, йорт төзергә теләүчеләр күбәя, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучыларының саны арта.

– Бездә бит хастаханә дә бар, инфраструктура яхшы – спорт һәм балалар мәйданчыклары, – дип, авыл өчен  шатлана ул.

– Акрынлап кешеләрнең фикере үзгәрә, башкарылган эшләрне күреп, алар үзара салым программасына ышана башлыйлар, – ди Яковлево авыл җирлеге башлыгы Ольга Козырева. Былтыр Әнзиркә, Яковлево, Черенга авылларында юлларга вак таш җәелгән. Гаҗәп, Черенгада яшәүчеләр планлаштырылганнан да артык акча җыйганнар – алар төзек авылда яшәргә тели. Хәзер бу экология җирлегендә 79 йорт, күптән түгел генә юллар бөтенләй юк иде.

Киләсе елда үзара салым хисабына Яковлевода балалар мәйданчыгы урнаштырырга, Әнзиркәдә юлдагы чокырларны бетерергә уйлыйлар.  Бессонихада юлга ясалма тигезсезлек куярга ниятлиләр – җәйләрен монда автомобиль хәрәкәте тыгыз, Нократка ял итәргә баручылар нәкъ шушы авыл аша йөри.

Үмәк зиратына юлга вак ташны да үзара салым хисабына түшәгәннәр.

– Язгы һәм көзге пычракларда зират юлыннан йөрү мөмкин түгел иде. Анда Үмәк, Күклек, кечкенә авылларның кешеләре күмелгән, хәзер юл яхшы, – дип сөйләде безгә Олы Шүрнәк авыл җирлеге башлыгы Николай Мельников.

Олы Елово зиратына юлга да вак таш түшәлгән, авылга керү юлына стела куелган. Олы Качкада балалар мәйданчыклары урнаштырылып, чишмә төзекләндерелгән.

Программа кысаларында үзләштерелгән акча күләменең иң зурыннан берсе – 555 мең сум, шулкадәр чара хисабына Костенеевода юллар төзекләндерелгән. Биш торак пунктында – Покров, Казиле, Костенеево, Котловка һәм Свиногорьеда иллешәр метр юлга вак таш җәелгән.

– Свиногорье – зур авыл түгел, әмма биредә яшәүчеләр 30 мең сум акча җыйды, өстәвенә монда җәен генә торучы дача ияләре дә кушылды. Мин нәрсә әйтергә телим: үзара салым программасының мәгънәсе кешеләрдән акча җыю түгел, халыкның авыл тормышында активлыгын үстерү. Менә безнең җирлек кешеләре 100 мең сум акча җыйды, бу акчага күп нәрсә эшләп булмый бит. Республика 4 тапкыр арттырып өстәде, һәм кайбер мәсьәләләр бергнәләп чишелде, – дип йомгаклады Костенеево җирлеге башлыгы Антон Соловьев.

Сер түгел, аеруча авыл районнары бюджет чаралары җитмәүдән еш интегә. Шунлыктан авыл һәм салаларда тирәлекне яхшырту кирәк. Үзара салым программасы нигезендә, җыелган һәр сумга республика   бюджетыннан 4 сум өстәлә. Шул рәвешле, бу программа үз территорияңә өстәмә чаралар җәлеп итү өчен бик яхшы мөмкинлек булып тора.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев