Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга аграрийлары урып-җыю эшләренә йомгак ясады

Алабуга районында 20,9 мең гектар мәйданда бөртекле культуралар җыю тәмамланды.

Костенеево авылы янындагы басуларга арыш җыюга беренче булып «Аммоний Агротехнологии» ҖЧҖ механизаторлары чыкты. Алар ике районда эшләде, шуңа күрә урып-җыю кампаниясе дә бераз озаккарак сузылды. Районда урып-җыю эшләрен беренчеләрдән булып «Яңа Юраш АФ», «Светлая долина», «Әхмәтҗанов Ф. Г.» хуҗалыклары тәмамлады. Район хуҗалыклары тарафыннан барлыгы 45 мең тонна ашлык суктырылды. Уртача уңыш — гектардан 24 центнер.

— Гомумән алганда, урып-җыю кампаниясе бердәм һәм яхшы оештырылган рәвештә үтте. Быел һава торышы да яхшы булды, яңгырлар комачауламады. Җитәкчеләрдән һәм белгечләрдән алып механизаторларга кадәр — барысы да бик яхшы эшләде, ‒ ди районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Косов.

Аның сүзләренчә, быелгы иген уңышы барлык ихтыяҗларга артыгы белән җитәргә тиеш. Терлек азыгы өчен 10500 тонна ашлык, орлык салу өчен — 5119 тонна кирәк.

Иң яхшы механизаторлар
Гадәттәгечә, урып-җыю кампаниясе вакытында иң яхшы механизаторлар билгеләп үтелә. Бу юлы да нәтиҗәләр атна саен, биш номинация буенча ясалды. Җиңүчеләргә район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм премияләре тапшырылды. Беренче урынны яулаучы 5 мең сум, 2нче урын — 4 мең, 3нче урын иясе 3мең сум акча белән бүләкләнде. Гомуми премия фонды 262 мең сумнан артык тәшкил итте.

Быелгы урып-җыю нәтиҗәләре буенча лидерлар өчлеген «Яңа Юраш» ЯАҖ механизаторлары җитәкләде. Алар — Тимур Хәмидуллин, ул «Акрос 580» комбайнында 1929 тонна ашлык суктырган. Аның артыннан, үкчәсенә басып ук, аның абыйсы Руслан Хәмидуллин килә, ул 1905 тонна суктыра. Бергә алар инде дүртенче сезонда лидерлыкка чыга. Өченче урында 1830 тонна ашлык суктырган Динар Юнысов.

Шулай ук «Аммоний Агротехнологии» җәмгыятеннән Александр Максимов һәм Юрий Тимофеев, "Яшь Көч АФ«ннан Искәндәр Хәбибуллин һәм Илнур Бохаров, «Әхмәтҗанов Ф. Г.» хуҗалыгыннан Сабир Мамасалиев, «Мир» җәмгыятеннән Сергей Радзевичус югары нәтиҗәләргә иреште.

Александр Косов билгеләп үткәнчә, урып-җыю кампаниясе лидерлары иң яхшы комбайнчылар республика конкурсында катнашачак.

Әйтергә кирәк, урып-җыю кампаниясе вакытында комбайннарда эшләүче механизаторларның гына түгел, ашлык ташу белән шөгыльләнүче машина йөртүчеләрнең дә, шулай ук үзйөрешле чапкычлар һәм башка күчәрле ургычлар белән идарә итүче механизаторларның да хезмәте билгеләп үтелде.

Авыл хуҗалыгы белән «Вятский берег» җәмгыятендә дә ныклап шөгыльләнә башлаганнар. Бүген анда 470 баш затлы болан һәм 464 баш таплы болан бар. Бу терлекләрне тукландыру өчен хуҗалык бөртекле һәм азык культуралары үстерә башлаган.

Быел алар 280 гектар җирдә бодай, 120 гектарда солы, 310 гектарда берьеллык үләннәр һәм 175 гектарда күпьеллык үләннәр чәчкән. Игеннәр уңышы 716 тонна тәшкил итә.

Әлеге ашлыкны киптерү һәм эшкәртү өчен хуҗалыкта сәгатенә 30 тонна ашлык җитештерүчәнлеге булган үз ашлык киптерү комплексы төзелгән.
— Быел ашлык коры булды, әмма һәрвакытта да мондый күренеш күзәтелми. Яңгырлар явып торганда ашлык дымлы килеш килә. Аны тиешле кондициягә җиткерү өчен яхшылап киптерергә кирәк, ‒ диде авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы.

Көзге чәчү
Алабуга кырларында көзге культуралар чәчү ахырына якынлаша. Алар өчен 4735 гектар җир бүлеп бирелгән. Бүгенге көнгә булган мәгълүматларга караганда, 4581 гектарда көзге чәчү башкарылган, бу планлаштырылган мәйданның 97 процентын тәшкил итә. Эшне барлык хуҗалыклар диярлек тәмамлаган.

Көзге чәчүгә параллель рәвештә туфракны көзге эшкәртү дә бара. Бу эшне 32 мең гектар җир мәйданында башкару планлаштырыла. 17,7 мең гектардан артык (55 процент) эшкәртелгән. Эшләр әле дә дәвам итә.
«Әхмәтҗанов Ф. Г.» хуҗалыгында финиш сызыгына чыктылар, анда планлаштырылган мәйданның 87 проценты эшкәртелгән, «Яңа Юраш АФ» эшләрнең 73 процентын, «Яшь Көч» агрофирмасы — 64 процентын башкарган.

Азык әзерләү
Алабуга районында терлекләрне кышлату өчен 7400 тонна печән, 53,7 мең тонна сенаж һәм 35 мең тонна силос әзерләргә кирәк. 8 сентябрьгә аграрийлар 80 тонна печән, 44,3 мең тонна сенаж һәм 5 мең тонна силос әзерләгән.

Район буенча бер баш шартлы терлеккә барлыгы 23 центнер азык берәмлеге туры килә. Районның уртача күрсәткеченнән күбрәк азык «Мир» җәмгыятендә әзерләнгән — 26 центнер, «Әхмәтҗанов Ф. Г.» КФХда — 25 центнер, «Яңа Юраш АФ» һәм "Колос«та — 24шәр центнер.

Иң күп ашлык суктырылган:
«Яңа Юраш АФ» — 10,8 мең тонна, уңдырышлылык — 25 ц/га
«Аммоний Агротехнологияләр» — 6,7 мең тонна, уңдырышлылык — 30 ц/га
«Мир» — 5 мең тонна, уңдырышлылык — 26 ц/га
«Вятские Зори» — 4,6 мең тонна, уңдырышлылык — 35 ц/га
«Әхмәтҗанов Ф. Г.» КФХ — 4,4 мең тонна, уңдырышлылык — 23,5 ц/га
«Якты үзән» — 3,4 мең тонна, уңдырышлылык — 24,1 ц/га
«Яшь көч» АФ — 2,2 мең тонна, уңдырышлылык — 29,4 ц/га
«Башак» — 1,3 мең тонна, уңдырышлылык — 12,2 ц/га.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев